Янгын чыгып, өебез янганнан соң, үзем, кызым һәм кечкенә оныгым, бар нәрсәбезне дә югалтып, урамда утырып калган идек. Ходайның рәхмәте белән ярдәм кулы сузучылар табылды. Гали авылындагы өч мәчетебез һәм авылдышларым, Похвистнево шәһәренең Венера бистәсе мәчете һәм тирә-юньдә яшәүче милләттәшләребезнең ярдәме белән тагын өйле булдык. Халыктан җыелган акчага йорт сатып алдык.
Бөтен ихлас күңелдән кыен чакта безгә булышучыларга зур рәхмәт белдереп, барысын да Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм һәм исәнлек-саулык телим. Аллаһы Тәгалә сезне дә зурласын, үзенең рәхмәтеннән ташламасын иде.
Римма МОСТАФИНА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1215