Муфтий Татарстана: «От псевдоисламских сект мусульмане страдают больше, чем кто-либо» / Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Мөселманнар псевдоислам секталардан аеруча зур зыян күрә”

img-20140826102419-598Для противодействия распространению псевдоисламских сект необходимо устранять религиозную безграмотность. Об этом заявил председатель Духовного управления мусульман Татарстана, муфтий Камиль хазрат Самигуллин на международной конференции мусульманских религиозных деятелей «Исламская религия против экстремизма», сообщили в пресс-службе ДУМ РТ.

Мероприятие проходит эти дни в Москве в конгресс-парке «Волынское». В нем принимают участие представители 13 исламских государств.

Решение организовать в Москве встречу ведущих мусульманских улемов было принято членами группы по предложению министра иностранных дел РФ Сергея Лаврова. Цель форума – совместно проанализировать основные причины вспышки радикализма на современном этапе и разработать идеологическую платформу по противодействию экстремизму.

«Что касается псевдоисламских сект, то мусульмане страдают от них больше, чем кто-либо. Мы все признаем, что это болезнь, которая уже распространилась, и теперь следует подумать о лекарстве. Первое лекарство – это устранение религиозной безграмотности», — считает председатель ДУМ РТ.

По словам Камиля хазрата, «катастрофически не хватает присутствия традиционных богословов на федеральных каналах, нужно усилить религиозные учебные центры внутри страны, довести их до международного уровня».

Второй способ противодействия, считает муфтий Татарстана, – «это некий союз мусульманских ученых и богословов России», действующий как «более глобальная структура, которая объединяла бы всех по-настоящему грамотных богословов, издающих единые фетвы, единые ответы на все современные вызовы. Нам следует изучать глубже различные секты, их мотивы деятельности, их доказательную базу и затем давать адекватный ответ».

Также с приветственным словом на форуме выступил заместитель Премьер-министра Республики Татарстан – полномочный представитель РТ в РФ Равиль Ахметшин. Он зачитал приветствие председателя группы стратегического видения «Россия – Исламский мир», Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова участникам форума.

Итоговым результатом дискуссий известных мусульманских религиозных деятелей станет принятие декларации «Ислам и терроризм» группы стратегического видения «Россия – Исламский мир».

* * *

Бу көннәрдә Мәскәүдә «Ислам дине экстремизмга каршы» халыкара конференциясе үткәрелә. Аның эшчәнлегендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм дөньяның 13 ислам иленнән килгән вәкилләр катнаша. Конференция радикализмның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау һәм экстремизмга каршы чараларны билгеләү максаты белән оештырылды, дип хәбәр итәләр ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән.

Аерым алганда, кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында төрле ислам кыйммәтләренә каршы килгән секталар белән көрәшне дини наданлыкны бетерүдән башларга кирәклеген ассызыклады. “Мөселманнар псевдоислам секталардан аеруча зур зыян күрә. Без барыбыз да әлеге авыруның киң колач җәйгәнен таныйбыз, әмма хәзер дәва турында уйларга вакыт. Беренче чиратта, дини гыйлемне ныгытырга кирәк”, — дип саный ТР МДН рәисе.

Камил хәзрәт фикеренчә, Россиядә бердәм фәтвәләр һәм замана таләпләренә туры килгән югары белемле дин белгечләрен туплаган мөселман галимнәре берлеген булдыру кирәк. Дини секталарга тиешле җавап кайтару өчен, шулай ук, аларның эш мотивларын, дәлилләрен өйрәнү тиешле.

Мөфти хәзрәтләре федераль каналларда традицион исламны аңлатучы дин белгечләренең аз күренүен һәм ил эчендә дини уку үзәкләренең эшчәнлеген көчәйтү, аны халыкара дәрәҗәгә күтәрү мөһимлеге турында әйтте.

Конференциядә катнашучыларны шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТРның РФдагы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, “Россия – ислам дөньясы” стратегик төркем координаторы Венимамин Попов сәләмләде.

Мөселман руханиларының әлеге конференциядәге эш нәтиҗәсе буларак “Ислам һәм терроризм”дип аталган декларация кабул ителә.

«Татар-информ»

Просмотров: 764

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>