Дөнья без уйлаганнан күпкә кызыграк…

DIGITAL CAMERA

Әлфия Нургали кызы Кызыларслан Казанның Кол-Шәриф мәчете янында.

Соңгы вакытларда Россиядә һәм Самара өлкәсендә дә төрле илләргә сәяхәткә бару гадәти күренешкә әйләнеп бара. Моның өчен төрледән-төрле турагентлыклары оештырыла, алар аркылы үзеңә теләгән юлламаны сатып алырга мөмкин. Шундыйларның берсен – “Красный Лев” дип аталганын, Самарада менә биш ел инде милләттәшебез Әлфия Нургали кызы Кызыларслан җитәкли.

Без 27 сентябрьдә билгеләп үтелгән халыкара туризм көне алдыннан Әлфия Нургали кызы Кызыларслан (ул төрек милләттән булган ире фамилиясен алган) белән очрашып, “Бердәмлек” газетасы укучыларына үзләренең хезмәтләре турында сөйләвен соралдык. Милләттәшебез белән әңгәмә сезнең өчен кызыклы да, файдалы да булыр дип ышанабыз.

- Әлфия ханым! Үзегез турында, гаиләгез турында бераз сөйләп китсәгез иде.

- Мин үзем Похвистнево районының Подбельск бис­тәсендә туып үстем. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Мәскәү институтларының бер­сендә туризм факультетында туризм һәм кунак йорты менеджеры дигән белгечлек буенча укып, диплом алдым. Менә шул 2005 елдан башлап туризм өлкәсендә эшлим дә инде. Хәзер мин үземне башка профессиядә күз алдыма да китерә алмыйм.

Булачак ирем төрек кешесе белән танышып өйләнештек тә, бергә эшли дә башладык. Самарада үзебезнең туристик агентлыгыбызны оештырып җи­бәргәч,  оешманы иремнең фамилиясе буенча “Кызыларслан» — “Красный Лев” дип атарга булдык.

Миңа шушы дәвердә күп илләрдә булырга насыйп булды, күп яңа юллар үтеп, кызык­лы кешеләр белән очрашырга, төрле туристик күргәзмәләрдә, семинарларда, реклама турларында катнашырга туры килде. Тик шуны әйтәсем килә, дөньяда күп матур шәһәрләр, урыннар бар. Шулай да үзе­безнең туган ягыбыздан — Самара шәһәреннән, яхшырак урын юктыр, мөгаен.

Тормыш иптәшем белән бергәләп гаиләбездә ике бала үстерәбез. Аларны да үзебез белән ял итәргә алып барабыз. Өлкәбезнең татар мәктәпләре белән бәйләнешләребез дә яхшы. Соңгы вакытларда гына ата-аналар безнең турагентлыгы аша Похвистнево районының Подбельск мәктәбе укучыларын поезд белән — Мәскәүгә, Гали мәктәбе балаларын — Санкт-Петербургка, Савруха мәктәбе укучыларын теплоходта Казанга һәм Волгоградка алып барып ял иттерделәр. Аларны оештырып алып барган укытучыларны туризм көне белән котлыйсым килә.

- Сезнең бүгенге клиент­ларыгыз ниндиләр соң?

- Без гадәттә төрле катлам кешеләренә, төрле ихтыяжлары булганнарга тигезләнергә тырышабыз. Янучы юлламалар буенча турларда катнашучылардан башлап югары таләпле кешеләр белән дә күп эшләргә тырышабыз. Акчалы кешеләр өчен без иң популяр, бүген модадагы курортларны һәм кунакханәләрне сайлыйбыз.

Үзләренең якыннарына гаҗәеп бүләк ясап, аларны гаҗәпләндерергә теләүче ке­шеләргә без һәрвакыт ярдәм итәргә тырышабыз. Мәсәлән, Париж тирәсендәге урта гасыр замокларының берсендә якын кешеңне туган көне белән котлау өчен бик тә шәп тур оештырырга мөмкин. Бу, минемчә, искиткеч бүләк булачак.

- Клиентлар белән сез үзара нинди мөнәсәбәтләр бул­дырасыз?

- Беренче очрашкан чакта ук без аларны үзебезнең даими заказчигыбыз итәргә тырышабыз. Зур игътибар күрсәтеп, бөрле ташламалар тәкъдим итәбез, аларның самолетта очканда ук бөтен таләпләрен үтибез, гадәти көннәрдә дә үзебезнең клиентларыбызны күз алдыннан чыгармыйбыз, туган көннәре, төрле бәйрәмнәр белән тәбрикләргә дә онытмыйбыз.

Даими клиентларыбыз бе­лән безнең озак срокка тө­зелгән килешүләребез бар. Безнең агентлыкта юллама сатып алганда андыйлар артык күп акча түләмичә, киресенчә, туроператордан берникадәр ташлама да ала алалар. Шуның белән без башкалардан яхшы якка аерылып торабыз да инде. Гадәттә, без һәр клиентның ихтыяҗларын үтәргә тырышабыз.

Бөтен тәкъдимнәрне безнең сайтта, “ВКонтакте”, “Одноклассники” төркемнәрендә карарга, теләсә нинди сораулар белән компаниябезнең менеджерларына мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бар.

Шулай ук интернет аша сервисны яхшы итеп үстерергә тырышабыз. Инде бүген дә үзегез теләгән турга интернет буенча безнең агентлыкта бронь ясарга була.

Хәзер көз җитте. Каникуллар вакытында аеруча балалар өчен экскурсия турлары оештыру зур игътибарга лаек. Бигрәк тә Кипр, Испания, Төркия, Египет, Тайланд илләрендә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Чехиядә, Карловые Вары, Россиянең Кисловодск, Кырым курортларында ял итү өчен зур сайлау мөмкинлеге бар.

Кечкенә балалар белән ял итүчеләргә без аниматор программалары, Урта диңгез яры, Кавказның популяр курортларында кунакханәләрне тәкъдим итәбез.

- Юлламаның бәясе нидән гыйбарәт?

- Самолетта очуга, ку­накханәгә, ашау-эчүгә, страховка түләүгә акча күбрәк тотыла. Янучы турлар, әлбәттә, берникадәр очсызга төшә. Берәр атна вакыт калгач, әгәр юллама сатылмаса, оператор баштан бәяне очкычка, аннан кунакханәгә түләүне төшерергә тотына. Ләкин бу күп вакыт үзен акламый, сез ялгышып үзегез теләгән ялны барыбер тиешенчә ала алмаячаксыз. Шуңа барсын да алдан кайгыртырга кирәк. Бу очракта сез юлламаның да түбән бәясен сайлаячаксыз. Гомумән, үзе­гез нәрсә теләсәгез, шуны сатып алачаксыз.

- Соңгы ун елда ту­ристлар үзгәрдеме?

- Әйе, берникадәр үз­гәрде. Хәзер алар күпкә тынычраклар һәм тәртип­лерәкләр. Ә менә безнең кешеләрнең нәрсәгә мөкиб­бән булулары һаман искечә кала бирә. Алар күбрәк диңгезне, кояшны, тәмле ризыкны, яхшы тәэсирләрне яраталар. Ә моның өчен сайлау мөмкинлеге хәзер зуррак. Ял итәргә хәзер Вьетнамга да, Камбоджага да, Кубага да, Көньяк-Көнчыгыш Азиягә дә барып була. Безнең мөселманнар бигрәк тә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен яраталар.

- Безнең сәяхәткә ба­рырга яратучы милләт­тәшләребезгә нинди теләк­ләрегез бар?

- Күбрәк йөрегез, карагыз, үзара аралашыгыз, төрле телләрне үзләштерегез, үзегезнең “кабыгыгызда” гына ябылып ятмагыз, дияр идем. Дөнья гүзәл дә, кызыклы да ул.

Сәяхәтләр тормышны, сә­ламәтлекне, гыйлемне арттыру, үзеңнең карашыңны баету өчен яңа мөмкинлекләр ача.

Сәяхәтләрдә йөреп сез тагын да яхшырак булачаксыз. Барыгызга да уңышлар, сәяхәтләр телим! Барыгызны да узган туризм көне белән котлыйм.

Самараның “Красный Лев” туристик агентлыгы җитәкчесе Әлфия Кызыларслан белән әңгәмәне Рәис НУРИЕВ үткәрде.

 «Бердәмлек».

Адресыбыз: Самара шә­һәре, Тургенев тыкрыгы, 4, 5нче офис.

Телефоннарыбыз: 8-927-706-04-00, 8-927-602-34-64.

Сайтыбыз: Lion-red.ru

Электрон почтабыз: krasniy-lev@mail.ru

Просмотров: 1465

Один комментарий

  1. АссаламуАлейкум сестра !!! Если ты была бы покрытая, то около Мечети смотрелась бы куда милее… да внушит в твое сердце Аллах — Богобоязненность !!!