Илле ел кулга-кул тотынып, пар былбылдай тормыш итәсез…

image (1)Илле ел кулга-кул тотынып, пар былбылдай тормыш итәсез.

Авыр чакта аумас терәк булып, гомер йомгакларын сүтәсез.

Камышлы районының ​Дәүләткол авылында яшәүче Ким абый һәм Рәйхана апа Мөхетдиновларның бергә гомер итүләренә — 50 ел! Алар 5 ел буена очрашып, сөйләшеп йөргәннән соң гына өйләнешкәннәр икән, шуңа да: «Безнең мәхәббәткә — 55 ел!» — диләр үзләре.

1941 елны Гәйнетдин ага белән Сәхипҗамал апа Хәйретдиновлар гаиләсендә кыз бала туа, аңа Рәйхана дигән исем бирәләр. Бик тә сөйкемле, чибәр, чая, уңган кыз булып үсеп җитә ул.  7 сыйныфны тәмамлап, Камышлы авыл хужалыгы техникумына укырга керә, әмма әти-әнисе бик каты авырып китәләр, шул сәбәпле кыз укуын ташларга мәҗбүр була. Колхоз фермасында чучкалар, бозаулар карый ул, сыер савучы булып хезмәт күрсәтә. Эшләү дәверендә шактый Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.  

Ким абый 1931 елның җәендә Мәскәү шәһәрендә  Җәмалетдин ага һәм Мөнәвәрә апа гаиләсендә  дөньяга килә. Сугыш башлана, гаилә башлыгы үзе теләп фронтка китә, ә гаилә әгъзалары Дәүләткол авылына кайтып урнашалар. 

​Ким абый Камышлыга йөреп укый, урта мәктәпне тәмамлый. Авыл хужалыгы техникумына укырга керә, тик укып бетерә алмый, чөнки исәнлеге какшый. Әйе,  ачлы-туклы балачак, сугыштан соңгы авыр еллар эзсез югалмый шул. Шулай да ул механизатор таныклыгы ала һәм авыл колхозында тракторда эшли башлый. Аннан соң егет армиядә хезмәт итеп кайта һәм «Мир» колхозына эшкә керә, биредә үзен бригадир итеп сайлап куялар. Эшләү дәверендә аңа шактый Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр,  орден-медальләр тапшыралар. Соңгы елларда «За заслуги перед поселением» дип аталган билге дә бизи аның күкрәген.  

Ике яшь йөрәк ​1965нче елның  июнендә никах укытып, язылышалар-кавышалар. Шуннан бирле һәркемгә урнәк гаилә булып яшиләр. Үзләре кебек  чибәр, уңган ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Ике балалары да тормышлы, читтә яшиләр. Олы кызлары Светлана тормыш иптәше белән 4 ул, кече кызлары Альвира ире белән 2 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балалары-оныклары туган төбәкләренә кайтып, әти-әниләренә, әби-бабаларына ярдәм итеп торалар.  Ким абый белән Рәйхана апаның алтын туйларын да алар җәен Камышлыдагы кафеда зурлап уздырып киттеләр. 

image (6)

Рәйхана апа районыбызда уздырылган барлык бәйрәмнәрдә дә актив катнаша, моңлы итеп җырлый ул.

Ир белән хатын ярты гасыр иңне-иңгә куеп гомер иттеләр, һәрвакыт бер-берсенә ихтирамлы, ярдәмле булдылар. ​Киләчәктә дә пар былбылдай бер-берсенә кирәк һәм терәк булып, исәнлектә, иман байлыгында яшәсеннәр һәм дә дөньяларыбыз тыныч булсын иде, дип теләп калам!

«Камышлы хәбәрләре» газетасындагы язмага таянып, «Терра-Камышла» дип аталган төркемне алып баруда актив катнашучы Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНЕГАЛИМОВА әзерләде.

Просмотров: 1411

Комментирование запрещено