Банкка кредит сорап барма, башыңа бәла алма…

admin-ajax


1 октябрьдән Россиядә физик затларның банкротлыкка чыгуы турында закон үз көченә керде. Банкка кредитын түләп бара алмаган затлар хәзер әлеге закон нигезендә үзен банкрот дип игълан итәргә хокуклы. 


Чит илләрдә кешеләр кредитка яшәргә күнеккән. Инде безнең халык та әлеге ысул белән көн күрергә өйрәнеп бара. Рәхәт ич: банкка барасың да кредит аласың. Тик аны кайтаруы гына бик авыр: алганда кешенекен, биргәндә үзеңнекен чыгарып саласы була шул.

Ирем белән бик матур гомер кичердек, Самар шәһәрендә яшәдек, бер ул, бер кыз бала үстердек. Инде икесе дә тормышта, үз гаиләләре белән көн күрәләр. Мин шушы көннәрдә генә 61не тутырдым, ә ирем үземнән ике елга яшьрәк иде.

Хәләл җефетем акчаны күп алып эшләде, минем пенсиям дә шактый. Шуңа да картлыкта бер юаныч булыр дип, дача сатып алырга уйладык. Өе иске булгач, шуны сүтеп, яңа йорт-кура, мунча да төзербез, дип, банктан кредитка 350 мең сум акча алдык. Тик шатлык-куанычларым озакка бармады, кредит алып, ике ай узуга, ирем дөнья куйды - таза-сау килеш үлде дә китте ул.

Инде менә хәзер нишләргә дә белмим. Өстәвенә, хәләл җефетем җан дусты өчен дә 100 мең сум кредитны үз исеменә алып, икеләтә камыт кигән иде. Ул үлеп китте, ә барлык проблемалар минем өскә ауды. Менә шушы бурычларны каплау артыннан чабып йөрим.

Бәхеткә, ирем, үлем-китем очрагыннан, кинәт авырулардан үзен «страховкалаган» булган. Югыйсә, белмим, нишләгән булыр идем. Ун мең пенсиядән яртысын фатир өчен түләгәч, яшәрлек тә калмый бит. Ә монда әле өстәвенә кредит та бугазлый…

Дөрес, суд юлларын шактый таптыйсы була инде, тик бу эшне тиз арада азагына ирештерергә кирәк. Югыйсә, безнең хафабыз балалар өстенә авып, аларны рәнҗетергә туры килмәсен дип бик борчылам. 

Телевизордан кредитын түли алмаган кешеләр турында чәчләрең үрә торырлык тапшырулар күрсәтәләр. Интернет та кредит тозагына килеп эләккән кешеләрнең “тарих”лары белән тулы. Берәү бөерен сата, икенчеләре кеше үтерүгә кадәр барып җитә, чарасызлыктан үз-үзенә кул салучылар да бар. Бигрәк тә мондый хәлләр турында кризис чорында күп ишетелә. Хәзерге вакытта меңләгән кеше эшен югалтып, алган кредитларын түли алмыйча азаплана бит.

Бүген исә, кредитны үтә кичектергесез булганда гына алырга була. Ул очракта да алдын-артын уйлап эш итәргә кирәк. Кредит рәсмиләштерү банк каршында гына түгел, гаиләң өчен дә зур җаваплылык икәнен онытмау мөһим.

Мәдинә.

samtatnews.ru

Просмотров: 1314

2 комментариев

  1. После вступления в силу положения Закона о несостоятельности (банкротстве) физических лиц, в Арбитражный суд Самарской области поступило 17 заявлений о признании граждан банкротами, в том числе 11 по заявлениям должников и 6 по заявлениям кредиторов.

  2. Ислам динендэ кредитка акча биру зур гэнах санала. Анын ярдэмендэ кешегэ бер тиен акчаны бурычка биру дэ уз эниен белэн зина кылуга ук тинлэнэ. Бу очракта бурычка акча бируче генэ тугел, ана ярдэм итуче дэ гэнахлы. Кредитка акча алучылар мен шул булышучылар була да инде.
    Мэселман кешесенен мондый проблемасы булырга тиеш тугел. Исламда кредит тугел, бурычка акча алу да – гэнах. Ачтан улэм дисэн, бик кэчле авыруын булып дэвалану чен акча кирк булганда гына бурычка керэ аласын. Кеше бит куп очракта узенэ эллэ ни кирэк булмаган, артык мохтажлык кичермэгэн эйберлэр сатып алырга ярата. Шул телэге аркасында узе ук зыян да күрэ.