“Кем сукыр кешегә кырык адым атларга булыша, аңа җәннәт ваҗиб була”

dd85ef2671d7db9ae81dab34e79af098

Намаз укый башлагач бернинди яктылык күрми яшәгән карчык кояш нурларын күрә, кешеләрнең шәүләсен чамалый, төсләрне аера башлый.

Урамда берәр сукыр кешене күрсәм, ирексездән күзләр яшьләнә, бу мизгелдә әбием күз алдыма килеп баса. Ул 1921 елгы ачлыкны, сугыш ачысын үз җилкәсендә татыган, яшьлеген үги ана янында үткәргән кеше.  Сугыштан  соң кияүгә чыга. Бабам да сугыш афәтен узган ир була.  Ярыйсы гына торып китәләр, бер-бер артлы балалар дөньяга аваз салалар.  Әби дүртенче-бишенче булып туган игезәк балаларын тапкач, күрү сәләте начарая, табибка күренергә була. Ул вакытта глаукома авыруы икәнен белмиләр дә. «Тагын бер бала тапсаң, күзең ачыла», – дигән сүзгә ышанып, ул минем әнине дөньяга тудыра һәм шуннан соң гомерлек сукыр кала. Шул хәлендә дә ул тормыш авырлыкларына бирешмичә, сыкранмыйча яшәвен дәвам итә, караңгы дөньяга ияләшеп, бар эшне эшләргә өр-яңадан өйрәнә.

Тора-бара әбием дин юлына баса һәм сәламәтлегенә бәйле могҗизалы хәлләргә тап  була. Намаз укый башлагач бернинди яктылык күрми яшәгән карчык кояш нурларын күрә, кешеләрнең шәүләсен чамалый, төсләрне аера башлый. Ә үзе:  «Күз күрмәү кур­кы­ныч түгел, күңел күзе сукыр булудан сакланырга кирәк», -  дип кабатлый килә. 

…Коръәни Кәримдә дә, пәйгам­бәре­без Мөхәммәднең хәдисләрендә дә күрмәүчеләр, аларга булышкан кешеләр турында күп мәртәбәләр искә алына. “Кем сукыр кешегә кырык адым атларга булыша, аңа җәннәт ваҗиб була”, – диелә анда. Әбием кебек югалып калмаган кешеләрдән гыйбрәт алып, аларга ярдәм итеп яшәсәк иде.

Әби 86 яшенә җитеп, тормышны яратып гомер итте һәм безгә дә: «Кемнеңдер хәле сезнекенә караганда да авыррак. Кемнеңдер ашарга ризыгы, эчәргә суы юк. Авыр минутларда шуларны уйлау җиңеллек өсти. Ешрак елмаерга тырышыгыз, балаларым. Дөнья матур, кадерен белеп яшәгез», —  дия иде.

Гөлнур НУРЕТДИНОВА.

samtatnews.ru

Просмотров: 1450

Один комментарий

  1. Татар эстрадасында бер җырчысы бар, Закир Шаһбан!!! ул тумыштан тулысынча сукыр, яхшы җырларны үзен башкара, гармунда матур уйный! мин аның җырларны тыңларга яратам! һәм Башкортостанда шулай ук тумыштан сукыр булгн җырчы һәм композиторы Салават Низаметдинов булды! Могҗизалы кешеләр, чын җинүчеләр!