Мәчәләй авылында яшәүче Шамил МАМЫШЕВ: «Үзең үскән йортка кайтудан да зур бәхет юк»

Шамил МамышевИрләр язмышы һәрвакыт ил язмышы белән бәйләнгән. Сәбәбе дә гади генә. Алар — йөкнең иң авырын тартып баручылар.  

Похвистнево районының Мәчәләй авылында яшәүче Исмәгыйл углы Шамил МАМЫШЕВка 55 яшь тулды. Ирләрнең, җигелеп, дөнья куган дәвере.

Шамил әфәнде белән түбәндәге фикер алышу булды.

- Гомернең яртысы узган. Матур һәм дөрес яшәлгән. Үзегезне кемнәргә бурычлы, дип саныйсыз?

- Кеше формалашканда иң күп көч куючылар — алар ата-ана һәм мәктәп. Сүземне укытучыларымнан башлыйсым килә. Хәреф танырга һәм укырга өйрәткән укытучы апам Оркыя Габдуллинаны һәм аның кызы Тәнзилә апаны, Галия апа Исмәгыйлеваны ничек онытасың инде! Класс җитәкчеләребез Җәүһәр апа Мамышева, Мария Михайловна, Ибраһим абый олуг тәрбияче булдылар. Мәчәләй мәктәбенең гөрләп яшәгән чоры бар иде бит. А, Б, В, Г сыйныфлары булган чаклар.

Әти-әни — һәркемгә якын затлар. Мин аларга гомеремә бурычлымын. Әткәй Мулланур Вахитов исемендәге күмәк хуҗалыкта колхозчы булып эшләде. Ул авылыбызда баһадир гәүдәле олпат ир иде. Сабан туйларында батыр калган көчле пәһлеван. Гаделлеккә өйрәтте. «Кешенекен алмагыз, үзегезнекен саклый белегез», дия торган иде. Гомумән, әтием көчле нәселдән. Зур әтием җиде ел буена сугышта булган, хәрби хезмәттә.

- Зур әтиегез ниндирәк хезмәтне кулай күргән?

- Төзүче, балта остасы. Көпчәкләрне яхшы ясый иде.

- Ирләр ягы бик көчле булган. Ә уңган ирләр, гадәттә, уңган кызларны үзләренә караталар.

- Бик дөрес. Әнием шәфкать туташы да, колхозчы да, саклык банкы хезмәткәре дә булып эшләгән. Соклангыч хатын. 

Аллаһыга шөкер, әнием бүген дә исән. Куанып бетә алмыйм. Бакчада кайный, кош-корт тота. Намазчы. Хөрмәтле абыстай. Туган нигезне саклаучы. Оча-оча кайтабыз, канатланып китәбез. Ул безгә дәрт вә дәрман биреп яшәүче. Үзең үскән йортка кайтудан да зур бәхет юк.

- Авылда гаиләләр зур була. Сездә дә шулай булдымы?

- Зур гаилә хәсрәтле дә була. Апам Гөлсинәне дүрт яшендә ат таптап үтерде. Шәһит абыем 44 яшендә үлде. Сеңелем белән төпчек энем исәннәр.

- Шамил, үзегез ниндирәк юл үттегез?

- Сикәлтәле юл. Ничек ерып чыгылган бу тормышны.  Самарның 33 нче һөнәр училищесында ташчы, буяучы, эретеп ябыштыручы хезмәтләрен үзләштердем. Мәскәүдә гаскәр хезмәтен уздым. Ел ярым Монголиядә булдым. 21 яшемдә туган Мәчәләемне үлеп сагынып кайттым. Гаскәр хезмәтеннән кайткач, өйләнәсең инде.

- Кызны ничек таптың?

- Классташым Фәнияне сайладым. Тормыш өчен белгән кеше ышанычлы һәм ялгышмадым.  Уңган. Булдыклы. Изге күңелле. Игътибарлы. Малай бүләк итте. Еллар белән кызлы да булдык.

- Сез бәхетлеме?

- Һичшиксез. Хатыным, балаларым, оныкларым белән гөрләшеп яшибез, Аллаһыга шөкер.


Исмәгыйл углы Шамил МАМЫШЕВ серләрен  Шамил БАҺАУТДИН чиште.

«Сәлам»

Просмотров: 1283

Комментирование запрещено