Саклану чаралары үзебезнең кулда

хайруллина6 октябрьдә страховкалаучылар көне билгеләп үтелде

Россиядә Дәүләт страхов­калаучылар оешмасының эше гади халык өчен файда­лымы дигән сорауларымны мин Кләүле муниципаль районының страховка компаниясе хезмәткәре, бүгенге көндә Камышлы районындагы Яңа Усман авылында яшәп, шушы хезмәтне башкаручы Рәхимә Фәйзерахман кызы Хәйруллинага бирдем.

- Рәхимә ханым, эшегез турында бераз сөйләп үтсәгез иде.

- Мин 1994 елдан бирле страховкалау компаниясендә эшлим. Иминләштерү хезмәте бүгенге көндә иң кирәкле эш-гамәлләрдән санала. Би­редә, күчемсез һәм күчемле милекләрдән тыш, кеше үзе­нең гомерен дә, бәхетсез вакыйгаларга тарган очрак­ларын да иминләштерә ала.

- Бүгенге көндә авыл кешесенең акчасы бик аз. Ул сыерын, өен ничек иминләштерә ала соң?

- Сыерны бер елга ун мең сумга иминләштерергә теләсәң, моның өчен бер мең ике йөз сум акча түләргә кирәк. Ә инде өеңне иминләштерергә телисез икән, иң элек аның биеклегенә, буена, квадрат метрына карап бәя бирелә. Шуны онытмаска кирәк: алдагы елларда өй янына йорттагы каралты-куралар өстәлгән булса, хәзер алар барысы да аерым иминләштереләчәк.

Машина йөртүчеләр дә аерым контрольгә алынды. Алар — ОСАГОдан һәм КАСКОдан файдалана алалар. Әгәр дә син каршы килүче автомобильгә бәрелеп, аңа зыян салган очракта, синең өчен ОСАГО буенча страховка компаниясе түли. Ә инде синең машинаңны бәрдерсәләр, бу машина йөртүченең чыгымнары өчен безнең компания җаваплы. Ул — автогражданка, дип атала.  Менә шуның өчен машина йөртүчеләр үз гомерләрен генә түгел, башка кеше автомобилен дә страховкалый алалар.

Өйләрне страховкаларга теләсәң дә, мондый ысулны кулланырга була. Әйтик, күршеңнең өе янып китеп, синең хуҗалыгыңа да зыян килсә, Россия страховкалау компаниясе синең чыгымнарыңны да күтәрә. Шунысы да  уңайлы, әгәр дә страховкалаучы клиентның акчасы җитеп бетмәсә, бүлеп түләү очраклары да каралган. Ә автогражданкада бу юк.

Өр-яңа машина сатып алган вакытта КАСКО ярдәмгә килә. Биредә машина бәясенә карата взносы да билгеләнә. Аннан соң машина йөртүченең стажы һәм яше дә исәпкә алына. Әгәр дә машина йөртүченең яше илле яшьтән артып, аның ун ел машина йөртү тәҗрибәсе булса, аңа 60 процент ташлама биреләчәк. Теләге булса, машина йөртүче үз гомерен дә иминләштерә ала.

- Сабый балаларның һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең гомерен  иминләштереп була­мы?

- Сабый балаларны бер яшьтән алып, унсигез яшькә кадәр төрле бәхетсезлек оч­рак­ларыннан страховкалап була. Ә хәвеф-хәтәрдән саклау страховкасы акчаларын балага  унсигез яше җитеп, югары уку йортына кереп, һөнәр үзләштерүгә яки өйләнгәндә, кияүгә чыкканда куллану мөмкинлеге дә бар.

Өлкәннәр  вафат булгач, алар тарафыннан билгеләнгән кешеләр иминләштерелгән акчаларны алып, мәрхүм булучыларны мәңгелек йортка озату өчен дә файдалана алалар.

- Авыл җирендәге басу-кырларны страховкалау мөм­кинлеге бармы?

- Страховкаланган кыр-басуларда үстерелгән икмәк җил-давылдан, көчле яңгырдан, корылыктан каза күрсә, аңа шулай ук тиешле сумма түләнәчәк.

- Рәхимә ханым, клиент­ларыгызга тагын нәрсә әйтер идегез?

- Дөнья хәлен белеп булмый. Шуның өчен саклану чараларын алдан кайгыртырга кирәк. Аллаһы Тәгалә  дә: “Сак­ланганны саклармын”, дигән бит. Ә страховкалау компаниясе үз клиентларын беркайчан да авыр хәлдә калдырмаячак, ул билгеләнгән акчаны биреп, һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Яңа Усман авылы,

Камышлы районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1256

Комментирование запрещено