Җәмигъ мәчетендә Корбан мәҗлесе / 2015 елгы Корбан тантаналары

SAM_3029 (1)Бу көннәрдә һәр җирдә диярлек Корбан мәҗлесләре бара. Шуларның берсе Самараның Җәмигъ мәчетендә дә булып узды.

Соңгы елларда биредә Корбан чалу, Корбан мәҗлесләрен үткәрү бер матур гадәткә әйләнеп китте. Мәчет йортында Корбан чалу өчен яхшы итеп җиһазландырылган махсус урын булдырылган. Краннардан биредә чиста су агып тора, ә пычрагы канализация челтәренә җибәрелә. Корбан чалу белән яхшы әзерләнгән егерме кеше шөгыльләнә.

Мәҗлесне ачып җибәргәндә бу турыда Самара өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин сөйләде.

- Мәчет йортында бәй­рәмнең өч көнендә корбанга Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дүрт йөзгә якын сарык чалынды. Моннан тыш, әле тагын 147 кеше бергә җыелып, 21 баш сыерны корбан итен чалды.

Ятимнәргә, фәкыйрьләргә, зәгыйфьләргә корбан итен бирү нияте белән 69 кеше мәчеткә акчалата ярдәм күрсәтте, 88 кеше корбан итен мәчетебезгә һәм мәдрәсәбезгә садака итеп бирде. Соңгы көннәрдә генә корбан ите меңнән артык зәгыйфь, фәкыйрь мөселман кардәшләребезгә таратылды.

Олуг бәйрәмебезне ихтирам итеп, изгелек күрсәтеп, шәхси малларыннан аерым мохтаҗларга булышкан дин кардәшләребезгә Аллаһы Тәга­ләнең рәхмәтләре, шәф­катьләре булса иде, — диде үзенең чыгышында Талип хәз­рәт.

Аннан соң ул һәм Җәмигъ һәм башка мәчетләрнең имамнары Коръән сүрәләрен укып, багышлап, дога кылдылар.

Мәҗлескә Җәмигъ мәчетенә йөрүче 120 дән артык мәчет карты, дин әһелләре һәм башка дин кардәшләребез чакырылган иде.

SAM_3029 (1)SAM_3008 SAM_3010 SAM_3016 SAM_3021(1)

Рәфыйк НУРИСЛАМОВ.

 «Бердәмлек».

 * * *

2015 елгы Корбан тантаналары аеруча истә калырлык.

Корбан гаете алдыннан Ватаныбыз Русиянең башкаласы Мәскәүдә Европада иң зур мәсҗид ачылды. Берьюлы 10 мең кеше намаз укырлык заллары бар. Мөселман дәүләтләренең җитәкчеләре һәм дәрәҗәле кунаклар килде.

Татарстан илбашы Рөстәм Миңнеханов беренче намазны укучылар сафында иде. Шул бәйрәмдә дәрәҗәле шәхесләр белән бергә Самар өлкәсе мөфтие Талип Яруллин хәзрәт да булды. 

Русия Президенты Владимир Путин, мөселманнарны олылап, зур нотык тотты. Аның чыгышыннан бер өзек:

“Дәүләт алга таба да илебездә мөселман динен өйрәнү мәктәбен, дини белем бирү системасын торгызуда зур ярдәм күрсәтәчәк.

Татарстан һәм әйдәп баручы мөселман Диния нәзарәтенең Болгар Ислам академиясен төзү турындагы тәкъдимен хупладым. Шул рәвешле Россия мөселманнарының борынгы һәм рухи фәнни үзәге торгызылачак”, — диде Путин.

Ватаныбыз динебез Ислам юлыннан баручыларга чикләү күрсәтми. Барлык эш тә тик үзебездән генә тора. Намаз укырга гыйбадәтханәләребез бар, вәгазь сөйләргә һөнәрмәнд хәзрәтләребез җитәрлек. Тик теләк кенә кирәк.

Самар Җәмигъ мәсҗидендә уздырылган корбан ашына йөзләгән ир-ат килде. Әгәр дә шул “йөзләгәннәр” намаз залларына балаларын, оныкларын, туруннарын алып килсәләр, Самар Җәмигъ мәсҗидендә һәр көнне җомгадагыдай халык ташкыны булыр иде.

555 002(1)

Бүгенге көндә вәгазьне оста иттереп сөйләүчеләр күп. Ризыклы өстәлләр тирәсендә тыңлаучылар да биниһая.

Бер генә проблем калды – вәгазьне тормышка ашырырга. Ашау, сыйлану белән чагыштырганда, анысы читенрәк. Шул читенлекне җиңик, туганнар. 

555 018

Соңгы елларда Самар шәһәрендә хәләл ашханәләр исемлегенә Самар Җәмигъ мәсҗиденең ашханәсе ургылып килеп керде. Авыз тутырып әйтергә була: Гөлфия Яһудина (фотода сулдан беренче) җитәкләгән коллективта татарның иң уңган, асыл, эшчән, баллы телле, алтын куллы Самар татар хатыннары эшли. Алар өчен 100 – 200 кешегә табын кору берни тормый.

Әлбәттә, тик акыллы, хезмәт сөючән, үз татарын үлеп яратучы, динебез Исламга мөкиббән Гөлфия генә ел әйләнәсенә барлык Самар татарларын хәләл ризыклар белән сыйлый ала. Гөлфиядәй ханымнар турында: “Кулларыннан гөлләр түгелә, йөзләреннән сибелә нурлар”, — дип әйтәләр.

Дини табыннар, гадәттәгечә, ике өлештән тора.

Беренчесе – Изге Китабыбыз Коръәни-Кәримне яңгырату, вәгазь сөйләү. Монысын галим хәзрәтләребез башкарды.

Табынның икенче бүлеге – ул кунакларның рухи дөньясын рухландыручы татар халык ризыклары.

Ашханә мөдире Гөлфия ханым Яһудинаның кызлары бу гамәлне “бишле”гә башкардылар.

Шамил БАҺАУТДИН язмасы һәм фотосурәтләре.

«Сәлам»

Просмотров: 1491

Комментирование запрещено