“Сөмбелә”гә рәхим итегез! / XV татарский праздник «Сембелэ» (праздник урожая)

Афиша Сембелэ-2015“Сөмбелә” бәйрәме 1 ноя­брь­дә Самара шәһәренең Киров мәйданындагы Мә­дәният сараенда сәгать 12дә башлана.

Җәйге хезмәткә йомгак ясап, татар халкы элек-электән  Сөмбелә бәйрәмен уздырган. Советлар заманында бераз онытылып торган бу матур йоланы 2000 елда Россиядә беренче булып Самараның “Туган тел” оешмасы башлап җибәрә һәм быел ул шәһәребездә 15нче мәртәбә үткәрелә. Үзенә карата бу кечкенә юбилей. Шуңа да быел  “Сөмбелә”не оештыручылар аеруча кызыклы үткәрергә планлаштыра. Биредә Камышлы районы Иске Ярмәк авылының танылган “Ак каен” фольклор ансамбле, чараның махсус кунагы-Татарстанның атказанган җырчысы Резедә Шәрәфиева чыгыш ясаячак. Шулай ук бәйрәм кысаларында фотокүргәзмәләр, авыл хуҗалыгы уңганнарын бү­ләкләү, төрле бәйгеләр үткәрү ка­ралган.

- Сөмбелә — уңыш бәйрәме. Шуңа да без бу чарада “Көзге өстәл” күргәзмәсе оештырабыз. Бәйгедә уңган бакчачыларга үз куллары белән үстергән уңышлары хакында  мактанырга мөмкинлек була, хуҗабикәләр дә кышкылыкка әзерләгән төрледән-төрле яшел­чәләре, вареньелары бе­лән гаҗәпләндерерләр, дип уйлыйбыз. Күргәзмәдә катнашырга теләгән һәркемгә без шат, — дип хәбәр итә чараны оештыру комиссиясе.

Халкыбызның милли бәй­рәмен үткәрүне быел да өлкә һәм шәһәр татар милли-мәдәни автономияләре үз өсләренә алдылар.

«Бердәмлек».

* * *

1 ноября 2015 года в Самаре пройдет XV татарский праздник «Сембелэ» (праздник урожая). Организатор – татарская национально-культурная автономия г. Самара при поддержке Правительства Самарской области и ГКУ СО «Дом дружбы народов».

Место проведения: г.о. Самара, пр. Кирова, 145, МП г.о. Самара «Дворец торжеств».

Просмотров: 1912

Комментирование запрещено