«Гакиль Сагиров – о себе и все о нем…» (ВИДЕО) / Батырлык, вөҗданлылык, чыдамлылык үрнәге

jrvfujyhgrw9 октября в самарском Доме журналиста состоялась презентации книги «Гакиль Сагиров – о себе и все о нем»

Творчество этого человека сравнивают с кругами на воде, которые идут от камня и расходятся далеко-далеко, по всему миру. Гакиль Сагиров – поэт и художник, которого не смогла остановить даже тяжелая болезнь.

Еще в 15 лет, когда Гакиль готовился к поступлению в художественное училище, его настигло несчастье. Неудачная операция на позвоночник, которая сковала тело молодого человека полностью. Осталась лишь возможность слегка поворачивать голову. Взяв в зубы карандаш, Гакиль Сагиров заново научился жить и творить. За 71 год своей жизни, несмотря на недуг, он написал десятки картин и выпустил 8 стихотворных сборников.

Несмотря на то, что жил Гакиль в Самарской области, в селе Старое Фейзуллово Кошкинского района, стихи писал на родном татарском языке, многие, конечно в дальнейшем переводились на русский. На родном языке поэта и художника так же вышла книга «Гакиль Сагиров – о себе и все о нем…», автором которой является главный редактор Самарской областной газеты «Бердэмлек» Рафгат Аглиулин. 7 лет назад ему удалось найти рукописи поэта, которые стали основой будущей книги. Сюда вошли воспоминания автора, цитаты из его дневников времен становления. Так же собраны высказывания известных поэтов, художников и писателей о Гакиле как о мастере и как о человеке. В сборнике собраны фотографии из личного архива Гакиля Сагирова и архива газеты «Бердэмлек».

Идея создания этой книги возникла еще при жизни поэта, но реализовалась лишь в этом году. Содержание книги затрагивает обширный круг тем, например, взаимоотношение людей в обществе, воспитание детей в семье, школе. Тираж книги составляет 700 экземпляров, которые направят в библиотеки городов и районов образовательных центров Самарской и Ульяновской областей, Республики Татарстан. К сожалению, пока прочитать книгу смогут не все, ведь вышла она только на татарском языке. Но в ближайших планах перевести ее на русский и даже английский язык.

Во время презентации книги, которая прошла 9 октября, вспоминали и произведения Гакиля, и его судьбу, и влияние его на других людей. Ирина Цветкова — председатель Самарской областной организации Союза журналистов России, призналась, что когда-то ее поразила его сила и любовь к творчеству. Человек, который не мог нормально двигаться, рисовал так, как она не может здоровой рукой. Это, по ее словам, перевернуло сознание и заставило посмотреть на жизнь иначе. Чтобы об этом человеке помнили еще долгие годы, в Самарской области планируют создать музей, где будут представлены его неопубликованные рукописи и рисунки.

Наталья ДЕНИСОВА.

диалог.онлайн

* * *

Без “Бердәмлек”тә каһар­ман якташыбыз, күренекле татар шагыйре һәм рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сә­гыйровның тормыш һәм иҗат юлы турында аның үзенең истәлекләре, көндәлекләре, хикәяләре, публицистик язмалары, шулай ук күп кенә танылган шәхесләрнең — ша­гыйрьләрнең, рәссамнәрнең уй-фикерләре тупланган китап дөнья күрүе хакында язган идек инде. Китапның исеме дә — “Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барысы да аның турында” дип аталуына гаҗәпләнәсе юк. Ул төрле елларда төшерелгән аклы-каралы һәм төсле фото­сурәтләр белән бизәлгән. Шушында ук рәссамның теш­ләренә каләмен кабып ясаган рәсемнәре дә укучыга тәкъдим ителә.

Самараның Журналистлар йортында Самара өлкәсе хө­күмәте мәдәният һәм сәнгать буенча губерна гранты акчасына нәшер ителгән шушы китапны журналистларга тәкъ­дим итү — презентацияләү үт­кәрелде. Бу турыда телевидение, газета-журналлар журналистларына проектның авторы һәм редакторы, “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин, Россия Журналистлар берлегенең Самара өлкә оешмасы җитәкчесе Ирина Цветкова, Россия Язучылар берлегенең өлкә оешмасы рәисе Александр Громов, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров сөйләделәр.

Мондый китап язу турында фикер әле шагыйрьнең үзе исән чагында ук әйтелгән булган. 2009 елның 29 июлендә 71нче яше белән барганда бакыйлыкка күчкән каһарман якташыбыз турында бу күптән көтелгән китап, ниһаять, дөнья күрде. Аны Гакыйль Сәгыйровны, аның ачы язмышлы тормышын белүчеләр, шагыйрьнең шигырьләренә, рәсемнәренә мөкиббән булганнар, әлбәттә, яратып, кызыксынып укыячаклар. Чөнки анда бик күп мәгълүматлар бирелгән.

Кызганыч ки, китап бик аз – бары 700 данә тираж белән генә басылган һәм ул башлыча Самара һәм Ульян өлкәләренең, Татарстан Рес­публикасының татарлар кү­мәкләшеп яшәгән авылларындагы һәм шәһәрләрендәге китапханәләргә, мәктәпләргә, бигрәк тә әдипнең бөтен гомере үткән Нурлат, Кошки, Дмитровград якларына җибәреләчәк.

Очрашу вакытында, китап­ның өстәмә тиражын укучыларга сату өчен чыгарырга, рус һәм хәтта инглиз телләренә тәрҗемә итеп бөтен илгә һәм дөньяга таратырга кирәк иде, дигән фикерләр һәм тәкъдимнәр дә яңгырады.

Өлкә Язучылар оешмасы рәисе Александр Громов шагыйрьнең байтак шигырь­ләре, хикәяләре рус теленә тәрҗемә ителеп, төрле газета-журналларда, җыентыкларда дөнья күргәнен әйтеп, бу эшне алга таба да дәвам итү кирәклегенә басым ясады. Якташыбызны дөньяга ныграк таныту өчен аның әсәрләренә сыйфатлы тәрҗемә ясалырга тиеш. Иске Фәйзулла авылында Гакыйль Сәгыйров озак еллар яшәгән йортны яңартып сипләп, анда аның музеен ачарга да күптән вакыт инде. Бу эшне ничек тә урыныннан кузгатып җибәреп, тизләтәсе иде.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров та әй­телгән фикер­ләрнең һәм тәкъ­димнәрнең тормышка ашмаслык түгеллеген, шагыйрьнең тормышына һәм иҗат юлына багышланган бу китапны да, бергәләп алынсак, күбрәк тираж белән татарча да, русча да, хәтта инглизчә дә дөньяга чыгарырга, аның әле беркайда да басылмаган шигырьләрен укучыларга җиткерергә мөмкин булачагын белдерде.

Ирина Цветкова әле 1998 елда ук Гакыйль Сәгыйровка беренчеләрдән булып “Вөҗ­данлылык” (“Благородство”) бүләге тапшырылуын искә тө­шерде. Бу турыда китап­­та да искә алына. Бу кеше­нең чиксез батырлыгына, вөҗ­данлылыгына соклан­мый­ча мөмкин түгел. Өлкә Жур­налистлар оешмасы җи­тәкчесе шушы елдан башлап “Вөҗданлылык” акциясендә Га­кыйль Сәгыйров исемендәге “Чы­дамлылык өчен” дип аталган номинациянең дә булдырылачагы турында белдерде.

Ә шагыйрьнең шигырьләрен төрле телләргә тәрҗемә итеп, бөтен илгә, дөньяга таныту, ул яшәгән йортта аның музеен булдыру барыбызның да изге бурычы булып тора.

Китапта әйтелгәнчә, элеккеге елларда да иң кыен вакытларда Гакыйль Сәгыйровка Луиза Әхтәмова, Рәшит Зәкиев, Ирина Цетина кебек журналистлар беренчеләрдән булып риясыз ярдәмнәрен күрсәткәннәр, дөньяга танытканнар бит. Тырышсак, без дә моны булдыра алачакбыз.

Рәфыйк НАРИМАНОВ.

 «Бердәмлек».

КОНТЕКСТ:

“Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барысы да аның турында…”

Просмотров: 2958

Один комментарий

  1. Вот уж, действительно: ЖИЗНЬ — ПОДВИГ!
    И со стороны самого Гакиля Сагирова, и со стороны его близких, помогавших ему жить и творить, — родственников и друзей, товарищей, ценителей и поклонников его необычайного творчества..
    Гакиль Сагиров — это наш современный Герой, большой Человек (с большой буквы), художник, писатель и поэт. Его личность, его труд и его произведения еще не до конца оценены. Это выдающийся сын татарского народа и, как мне представляется, мы, татары, в первую очередь должны знать о нем, о его жизни, труде, его произведениях. .
    Спасибо автору книги, главному редактору Самарской областной татарской газеты «Бердэмлек» Рафгату Аглиулину и спонсорам, оказавшим содействие в издании книги.
    Уверен, что многие люди с благодарностью оценят Ваши труды, усилия, глубинные движения Вашей души, такое проявление Вашей высокой духовности и Ваших лучших благородных чувств в наше черствое жестокое и меркантильное время. Бик зур ряхмят сезгя!