Ислам дине яңалыклар кертүгә мохтаҗ түгел

555 266Бу хакта Похвистнево шәһәре мәчетенең 66 яшьлек имам-хатыйбы Миневәли хәзрәт белән әңгәмә тоттык. Ул -муллалар нәселеннән. Үз гомеренә актив тормыш позициясендә торган һәм тора. Төрле һөнәр иясе. Бүгенге көндә ата-бабалары үрнәгендә дингә кертелгән яңалыкларга каршы актив көрәшә.

- Миневәли хәзрәт, бүгенге көндә сез ничек имамлык вазыйфасын күзаллыйсыз?

- Имам - халыкның рухи җитәкчесе, дин сакчысы. Аның төп вазыйфасы – халыкны хак дин юлына бастыру һәм шул юлдан тайпылмыйча алып бару.

Ислам дине – халыкта кешелек сыйфатлары тәрбияләүче илаһи көч. Ул мөселман җәмгыятенең рухи нигезе.

Татарлар үз өен, торган җирен чиста һәм халык төзек тотарга гадәтләнгән. Бу аның динлелегенә бәйләнгән. Ислам дине – сафлык, пакьлек дине. Тик үткәндәге изүләр, кимсетүләр аңа зур зыян китерде. Ул бүген кирәкмәгән, ясалма тагылган “яңалыклардан” арындыруга мохтаҗ.

- Ширеклек кайлан килә?

- Бу – җан чире. Кешелек тарихында үзләрен Аллаһы Тәгаләгә тиң итеп танытырга тырышкан кешеләр булуы яхшы билгеле. Тик барыбер башкалар белән үлем аларны тигезли. Алар корган илләр, зур империяләр тар-мар килә. Үзләре туплаган байлыкны бүлешеп, төрле илләр, халыклар һәм үз балалары да үзара, канга батып, сугышалар.

Ширеклек – ул мин-минлек нәтиҗәсе. Динне зурлаган, аны тирәнтен аңлаган кеше моннан ерак тора. Бу – аннан-моннан сай дин мәгълүматлары туплаган яисә дин тирәсендә файда күрергә ниятләгән кешеләргә хас булган сыйфат.

- Сүз аерым кешеләр турында бара. Ә нигә соң бөтен халык моңа иярә?

- Ике Кеше психологиясе төрле. Берәүләр – ияртүчеләр, икенчеләр – иярергә әзер торучылар. Ияртүчеләр, гадәттә,көчле рухлы, зиһенле һәм куркусыз шәхесләр булганнар.

Тик хәзерге җәмгыятьтә бу тәртип бозылган. Кем кеше башына басып, өскә калка, башкаларның рухын сындырып, тик үзенекен алга сөрә – шундыйлар җитәкчелеккә үрелә.

Тормышта тавыклар да бит әтәчкә иярә. Тик халык теләсә кемгә иярергә әзер, ә мулланы тыңларга, аңа иярергә әле генә түгел күпләр бөтенләй әзер. Бу сарыкларның азгын кәҗәгә иярүен хәтерләтә.

Ислам диненә яңалыклар кертү элгәре дә булган, хәзер дә бар. Мисалга мәет күмү тәртибен алсак та, төрле яңалыклар күрәбез. Кабер өстенә ясалма чәчәкләр, таҗлар, рәсемнәр, һәйкәлләр куела, теләсә нинди төче сүзләр языла. Кабер өстенә төрле агачлар утыртыла. Ахырда таҗлардан чүп җыела, ә агачлар үтеп булмаслык чытырманга әверелә. Аларны йөзәрләгән мең сум акчалар биреп кисәргә, чистартырга туры килә.

Бу – христианнарга иярү рәвеше. Ясалма бизәкләү ул әле юлбасарларның (бандитлар) каберлекләрен дә хәтерләтә.

Мәетләрнең һәм Исламда сыннарын сурәтләрен ясау мәкруһ санала. Аларда геномының копиясе барлыкка кеше килә. Бу мәрхүмнәребез рухын борчуга сала, ә кыямәт көнендә җан өчен сыннар белән тартыш башланачак, дип исәпләнә.

Мәетләребез бездән бары тик бер нәрсәгә – догага мохтаҗ. Безнең догалар алар өчен корылыктагы ләйсән яңгыры кебек. Мәетләребезне мактап, изгелекләрен искә алу аларның әҗер-сәвапларын арттыра. Артыкчыгымнар тоту аларны борчу рәвеше генә.

- Сез яңа зират ачкансыз. Монда мәет күмү тәртибе ничек булачак?

- Һәр эштә, һәр гамәлдә тыйнаклык кирәк. Бу татарлардагы иң күркәм милли сыйфат.

Яңа зиратта мәет күмү тәртибе хәзер Ислам дине кануннары буенча бара. Буе – 50, иңе 40 сантиметр булган кабер ташы куела. Анда бары тик мәетнең һәм туган үлгән еллары, кемнең улы-кызы булуы һәм исем-фамилиясе генә языла. Бернинди чәчкә, таҗ куелмый, агачлар утыртылмый. Кабер өстенә бары тик, яшел келәм кебек, биек үсми торган хәтфә үлән чәчеләчәк.

Тәртип урнаштыру җиңел эш түгел. Мулланың сүзе төпле, катгый һәм хаклы булырга тиеш. Күпләр бу тәртипкә каршы. Ни хәл итмәк, көрәшергә кирәк. Тарихтан белгәнебезчә, бөек дин башлыгы, галим Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләренең һәрвакыт кулында таягы булган. Ул аны тел белән аңламаучыларга хакыйкатьне аңлату өчен йөрткән.

- Миневәли хәзрәт, кабер ташында нигә Коръән сүзләре язылырга тиеш түгел?

- Коръән сүзе – бар ул нәрсәдән дә бөек. Аның Китабы да, аятьләр язылган сүзләр дә кешенең биленнән түбән куелырга тиеш түгел. Гади Әле генә плакатлар да югарыга, биек урынга эленәләр.

Коръән сүзләре мәетләргә тел белән, чын күңедән әйтелергә тиеш. Ул алар өчен илаһи ризык. Безнең аларны бу ризыктан мәхрүм итеп, ач тотарга хакыбыз юк.

Без күп вакытта дөнья мәшәкатьләре белән кешегә исән чагында тиешле хөрмәтне күрсәтеп бетерә алмыйбыз. Шуңа күрә,бакыйлыкка күчкәч булсалар да, аларга рәхмәтләребезне изге догалар аша җиткереп торыйк.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

«Сәлам».

Просмотров: 1764

Комментирование запрещено