Авыл кешесен ниләр көтә?

421ac68c9f4a43fccf586f60a7f90a21“Бердәмлек” газетасында (№39, 26 сентябрь 2015 ел) Эльмира Шәвәлиеваның “Авыл халкы яклауга мохтаҗ” дип аталган язмасын укыгач, бераз уйланып йөрдем дә үз фикерем белән уртаклашырга булдым.

Авыл халкы гомер-го­мергә гел төрле үзгә­решләр кичереп яши. Революциядән соң бичара авыл кешесенең гомер буе ата-бабаларыннан мирас буларак күчеп килгән җир кишәрлекләре таланып алынган, хәлле­рәкләре сөрген­нәргә сөрелеп, актыккы көннә­рендә гаиләләре белән хушлаша алмый, каты газаплар кичереп, шунда һәлак булганнар. Ә кайберәүләр бөтен гаиләләре белән авылдан куылганнар.

Менә шундый зур югалтуларга дучар ителгән халык язмышы аша, аның мал-мөлкәте белән күмәк хуҗалыклар төзелгән. Аннан соң бик озак еллар үткәч, тормыш көйләнеп, колхозчылар, ниһаять, эшләгәннәре өчен акча алып яши башлагач, бу күмәк хуҗалыклар да таркатылып, халык эшсез калды. Ә яңа тормыш җаена кушылып, әкрен генә үз көннәрен үзләре күрергә өйрәнеп килгән вакытта, “биш сыер асрасаң, салым салынырга тиеш булачак” дигән сүзне хәзер бөтенләй аңларлык түгел.

Миңа төрле авылларга барганда моны кешеләрнең хәсрәтле йөзләреннән үк укып була. Чөнки һәркем алдына киләчәктә ничек яшәрбез? Балаларыбыз нишләр? – дигән сораулар килеп баса.

Әле күптән түгел генә күр­шем Рөстәм абый Гарифуллин белән сөйләшеп тордым. Ул гомере буе йортын тутырып терлек, хәтта ат асрап яшәгән кеше буларак, кырт кистереп: “Мин мондый закон белән килешмим”, — диде. Ул әтиләребезнең Бөек Ватан сугышы кырларында башларын салуларын, әнкәйләребезнең, без ачтан үлмәсен, илебездә кабат тыныч тормыш урнашсын өчен, көне-төне колхоз кырларында, фермаларында эшләүләрен, шәхси хуҗалардагы сыерларга, сарыкларга гына түгел, хәтта тавыкларга да салым түләгән чакларны искә төшерде.

- Ул вакытларны аңлап та була, чөнки андый авырлыклар илебез бәйсезлеге, безнең тыныч тормышыбыз өчен эшләнде бит. Ә хәзер моның кирәге бармы икән? Без олыгайдык, сыер асрый алмыйбыз инде. Сөт кәҗәсе генә тотабыз. Кәҗәләргә дә салым түләтә башламасалар ярыйла. Авыл җирендә гомер буе эшләп, хәзер авыру кешеләргә сөткә дә тилмереп яшәргә туры килмәсме? — диде Рөстәм абый нык борчылып.

Дөрестән дә, авыл кеше­ләренең кайгыга төшүләрен аңлап була. Минем бала чагымда шәхси йорт хуҗалыкларында ат асрау да катгый тыелган иде. Ул вакытларда ярый әле колхоз абзарларында ат күп, йортыңда эш-фәлән кузгатылса, аннан сорап алып тору гадәте бар иде. Ә хәзер авылда ат дигән хайван калмады диярлек. Булса да бөтен авылга алар берничәү генә. Шәхси хуҗалыкларда мон­дый терлек санын чикләү авыл халкын  финанс яктан гына түгел, әхлак ягыннан да үтерәчәк.

Бер елны авылыбызда алма агачларының санын да алып йөргәннәре исемдә әле. Һәр агач саен салым салыначак, дигән хәбәр сәгате-минуты белән бөтен авылга таралып өлгерде. Икенче көнне иртә белән йокыдан уянганда, биредәге алмагачларның саны икеләтә, өчләтә кимегән иде инде. Чөнки болай да тормышны очын-очка ялгап яшәүчеләр, алма агачлары өчен дә салым түләп торып булмый, дип кисеп ташладылар аларны. Хәзер сыерларыбыз да шушы алмагачлар язмышына дучар ителмәсләрме икән соң? — дигән урынлы сорау туа.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Редакциядән. Күптән түгел Премьер-министр Дмитрий Медведев, хөкүмәт шәхси хуҗалыкларда терлекләр санын чикләргә җыенмый, дип белдерде. “Бернинди закон да әзерләнми! Ышанмагыз! Буш, мәгънәсез сүзләр генә ул, өстәвенә аны оппозициядәге “дусларыбыз” эләктереп алып, арттырып сөйләп йөриләр, — диде хөкүмәт рәисе Рязаньда халык белән очрашуда. — Сүз дә юк, 15 мең баш сарык асрап, салым түләмәсәләр, бу дәүләткә карата бик матур күренеш түгел. Ләкин хәтта бу да уйланылмаган җүләр карарлар кабул итәргә нигез булырга тиеш түгел, безнең халык болай да 60нчы еллардагы шундый карарның аяныч нәтиҗәсен яхшы хәтерли әле”.

Россия Федерациясенең Авыл хуҗалыгы министрлыгы да шәхси хуҗалыкларда терлекләр санын чикләүгә каршы чыгыш ясаган иде. Министрлыкта моны илдә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең 40 проценттан артыгы нәкъ менә шундый хуҗалыкларга туры килү белән аңлаттылар, әгәр дә мал-туар санына чикләүләр кертелсә, җитештерү кимиячәк, бу санкцияләр чорында куркыныч гамәл диделәр.

Әмма моңа кадәр ике атна элек кенә авыл хуҗалыгы министры А.Ткачев Россиядә шәхси хуҗалыкларда терлекләр һәм кош-кортлар санына чикләүләр кертеләчәк дип белдергән иде. Мондый чаралар санитария нормаларын һәм экологик хәлне тәртиптә тоту өчен кирәк дигән иде ул.

Гаҗәп, башта халыкның башын бутап, бертөрле сөйләделәр, аннары кинәт кенә үз сүзләренә үзләре каршы килә башладылар. Аңламассың бу түрәләрне…  Шулай да, соңгы сүзләре дөрес булса, моңа шатланырга гына кала.

 «Бердәмлек».

КОНТЕКСТ:

Авыл халкы яклауга мохтаҗ (өлкәбезнең сыер асраучыларыннан сораштыру)

Просмотров: 2229

Один комментарий

  1. Фатхутдинов Мухаммат Мубинович в пишет:

    Шатланырга бердә урын юк. Аю фамилиясе йөрткән кеше атнасына сигез төрле сөйли. ВТО исемле организациягә кердек, аның законнары бердә гади мал асраучылар яклы түгел. Санитария, ветеринария дигән нәрсәләр ярдәмендә малның санын чикләү генә түгел, әмма бөтенләй дә бетерүе бик җингел булачак. 40 процент продукцияне шәхси хуҗалыклкар җитештерә дибез. Шушы күрсәткеч безне үтерәчәк тә инде. Чөнки без базарның 10 нан 4 өлешен кулда тотабыз булып чыга. Бик зур кисәк! Шуңа кызыгалар да инде холдинглар!