Татар хатыны ниләр генә күрмәгән…

SONY DSC

Бу хәл үткән гасырның 32-33нче елларында, бер татар авылында була. Ул вакытта кызлар егетләр белән сөйләшергә дә батырчылык итмәгәннәр. Кияүне әти-әниләре эзләгән яисә алар кияүгә димләп чыкканнар.

Авылның иң чибәр кыз­ларының берсе – Гискамалны да мондый язмыш урап узмаган. Озын толымлы, зифа буйлы чибәр кызга тирә-якта усаллыгы белән дан тоткан авылдашы Хөснетдин күз төшерә. Гискамалның әти-әнисе моны ишеткәч: “Егет бик тә усал, андый-мондый хәл килеп чыкмагае”, — дип тизрәк кызларына хәллерәк гаиләдән кияү эзли башлый.

Күрше авылда бәләкәй чагында бәкегә төшеп имгәнгән Нәбиулла атлы бер егет яшәгән. Аларның гаиләсе күпләп мал асраган, умарта тоткан. Нәбиулла үзе дә бик оста куллы булып, кышын кешеләргә заказ буенча тун, җәен сандалийлар, башмаклар тегеп саткан. Гискамалны нәкъ менә шушы Нәбиуллага димлиләр. Кыз, бер дә белмәгән, җитмәсә әле бәләкәй буйлы, бөкре егеткә кияүгә чыгасы килмәсә дә, әти-әни сүзеннән чыга алмый, буйсына.

Тик Хөснетдин генә Гискамалны югалтуы белән ризалашасы килми, аның башында кара уйлар йөри башлый.  Бер кичне ул иптәше белән атка атланып, кыз килен булып төшкән авылга китә. Атларын авыл читендә бәйләп калдыралар да Гискамал яшәгән йортны эзләп табалар. Яшь парның йорттагы келәттә йоклаганын каян белгәннәрдер инде, тик Хөснетдин келәтнең бер почмагын күтәртеп, кызны урлап чыга. Мескенкәй, нәрсә булганын да аңламый кала.

Хөснетдин Гискамалны өч көн бикләп, өендә тота. Кызның көне-төне елаганын күреп, егетнең Гайшә исемле апасы: “Ул барыбер синеке булмый, җибәр инде үзен”, — дип, көч-хәл белән энесен кызны җибәрергә күндерә. Гискамал әти-әнисе йортына кайтып егыла.

Сөйләшеп-киңәшәләр дә, абыйсы, җиңгәсе һәм Хөснет­диннең Гайшә апасы Гискамалны ире йортына илтергә китәләр. Кыз иреннән курка, гафу итмәс дип уйлый. Ул юл буе гарьлегеннән елап бара, хәтта юлда үз-үзенә кул салмакчы була. Аны кабат Гайшә коткарып кала.

Кайнана-кайнатасы килен­нәрен бик куанып, ачык йөз белән каршы ала. Тик Нәбиулла гына хатынына борылып та карамый.

- Син миңа хыянәт иттең, мондый хатынның кирәге юк, кайтып кит! — дип кенә кыч­кыра. Хатынының: “Мин Хөснет­дин белән бер сүздә булмадым, аның мондый кара эш уйлаганын белмәдем! Намусыма тап төшермәдем, мин бары синеке генә!” — дип ант итүләрен дә ишетергә теләми ул. Хөснетдин апасы Гайшәнең кызның сүзләрен раславы да ярдәм итми.

Бераздан, әти-әнисе үгетли торгач, ир хатыны белән килешергә ризалаша. Тик бер шарт куя – Гискамал аның табан асларын үбәргә тиеш була.

Кызга берни эшләргә калмый, тугры хатын булып калганына антлар итә-итә, иренең аякларын үбә. Нәбиулла хатынын гафу итеп, йортта калырга рөхсәт бирә. Тора-бара бу хәл онытыла, гаилә матур гына гомер кичерә башлый. Нәбиулла белән Гискамалның бер-бер артлы биш баласы туа.

Хөснетдин дә бераз сүрелә. Ул  инде күрше авылда яшәгән башка бер сылукайга гашыйк була һәм: “Барыбер аны үземнеке итәм”, — дип хыяллана. Ә бу кыз башкага кияүгә чыгып куя. Тик аның да тормышы уңмый, иреннән аерылып, яңа туган малае белән әти-әнисе йортына әйләнеп кайта. Хөснетдин озак уйлап тормый, аңа өйләнә.

Ә Гискамал бүтән бер дә туган авылына бармый. Әллә гарьлегеннән, әллә авылдашының усаллыгын гафу итәлми… Ул иртә үлеп китә. Ире Нәбиулла аңардан соң байтак яши әле, улы белән килене кулында тәрбияләнеп, 80 яшендә бакыйлыкка күчә.

Менә шундый аянычлы хәлләр дә булган татар гаиләләрендә. Татар хатыны ниләр генә күрмәгән, тик барыбер иренә, гаиләсенә тугры булып калган. Яшь буынга уйланырга әйберләр бар биредә.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

  «Бердәмлек».

Просмотров: 1355

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>