Яңа Ярмәкнең гүзәл затлары

image (6)

Рәмзия һәм Рәфкать Мифтаховлар.

15 октябрь – Халыкара авыл хатын-кызлары көне

Гомер-гомергә авылларда “чапкан атны туктаткан”, “утлы өйгә кергән” хатын-кызлар яшәгән. Безнең Яңа Ярмәк авылының гүзәл затлары да нәкъ шундыйлардан. Тәвәккәл, уңган ханымнар йорт хуҗалыгын да алып баралар, балалар да тәрбиялиләр. Хатын-кызларыбыз арасында тормыш дилбегәсен  үз кулларына алып, язмышны үзләренә буйсындырып гомер итүчеләр дә байтак. 

Колхоз таралып, эшсез калган ир-атларның күбесе бүген авылдан Самарга килеп эшкә урнаша, йә күрше районнарга “шабашка”га йөри. Гаилә башлыгы кайтканын көтеп торып булмый бит, хатын-кызга вак-төяк булса да ир-ат эшләрен дә башкарырга туры килә. Бүгенге тормышларыннан,  авыл хатын-кызы булып яшәүләреннән канәгатьме соң безнең гүзәл затлар? Бу сорауны авылыбызның берничә хатын-кызына бирдек.

Рәмзия МИФТАХОВА:

- Газ — су булмаганда авылда тормыш авыр иде. Кышкы салкыннарда баштан өйгә утын ташыйбыз, аннан соң көлен чыгарып түгәбез. Керләр юарга, мунчада юынырга, ашарга пешерү өчен, малларга  эчерергә суны коедан чиләкләп ташый идек.

Җәйләрен үзебезнең бакчаларны караудан башка, колхоз бүлеп биргән чөгендер, суганны утый, көзен аларны елкып, кисеп колхозга тапшыра идек. Бу эшләрнең күбесе хатын-кыз җилкәсендә иде бит. Менә шул вакытларда шәһәргә китәсе килә иде.

Бүген яшәү шартларыбыз бик әйбәт: өебезне газ белән җылытабыз, утын хәзерләп торасы юк, су да керттек. Мал-туарны да элеккеге кебек күп асрамыйбыз.

Аннан соң, авыл тормышы эштән генә тормый бит. Без табигать кочагында яшәп, моңардан чын ләззәт алабыз. Җәен саф һавасын сулап, җиләк-җимешен  жыеп,  урманнарда йөрерга яратабыз, ә кыш көне рәхәтләнеп чангыда шуабыз.

Шәһәргә кунакка барсам да тизрәк авылга кайтасы килә, анда һава житми кебек.

image (1)Галия ВӘЛИӘХМӘТОВА:

-          Әлбәттә, авылда яшәүче хатын-кызның эше, бигрәк тә җәй көне, санап бетергесез.  Яз җиттеме – йортларны тәртипкә китерәбез, аннан соң бакча эшләренә тотынабыз.

Җәен җиләк-җимеш җыеп, кышкылыкка компотын, вареньесын ябабыз. Кызу печән өстендә дә без, хатын-кызлар, ир-атлар белән беррәттән эшлибез дисәм дә дөрес булыр, мөгаен.

Шулай да  тормышым белән канәгать мин. Янымда яраткан ирем, ике кызым – бәхет өчен тагын ни кирәк?! Ә хатын-кыз авылда яшиме, шәһәрдәме — аның үзенә, балаларына һәм иренә вакыты калырга тиеш, дип саныйм. Үзем дә гаиләмә күп игътибар бирергә тырышам. Без бергәләп эшлибез дә, ял да итәбез.

_EH3PUsKHlIТамара ХАМАДИЕВА:

- Яшьрәк чакта иремә берничә тапкыр: “Әллә шәһәргә күченикме икән?” – дип тәкъдим итеп караган идем, тик ул каршы килде. Хәер, бу теләк үземдә дә көчле булмагандыр инде, чөнки тормыш иптәшемне башкача авылдан китәргә үгетләмәдем. Авылда халык ачык, күршеләр белән рәхәтләнеп аралашып яшибез, шәһәрдәгечә, “таш читлек”кә бикләнеп гомер иткән кебек түгел инде. Тормышым белән чын-чынлап канәгатьмен.

“Авылда эш күп”, — дип зарланасы юк, үзебез өчен эшлибез бит. Шәһәрдә шул ук яшелчәне, ит — сөтне сатып алалар, ә без үзебез җитештергән, яхшы сыйфатлы азык-төлек белән тукланабыз.

Менә шундый алар, Яңа Ярмәк хатын-кызлары. Алар җиң сызганып эшлиләр дә, күңелле ял да итә беләләр. Хатын-кызларыбызның балалар тәрбияләүдәге, гореф-гадәтләрне, гаилә, милли традицияләребезне саклаудагы  роле дә бәяләп бетергесез. Аларның һәрберсенә диярлек дан җырларга, сабырлыкларына, тормышларына сокланырга була.

Алия АРСЛАНОВА (ШАЯХМЕТОВА),

«Одноклассники» социаль челтәрендәге Яңа Ярмәк авылы төркеменең администраторы

samtatnews.ru

Просмотров: 2146

Один комментарий

  1. Булачак ирем студент вакытында (әле мимен белән танышканчы) шәһәр кызы белән очрашып ергән булган. Әниләре белән таныштырырга сөйгәнен дачага алып барган икән. Булачак кайнана кеше, әлбәттә, кызны эш белән сынап карарга булган. Үзе помидорлар белән шөгыльгән вакытта теге кызга кишер утарга кушкан икән. Бераздан бу кызый килгән дә: “Амина апа, я весь участок обошла – морковку не нашла”, — дип әйтә икән. Кайнанам: “Әллә без чәй эчкән арада күрше малайлары елкып чыктымы икән?!” – дип аптырап, кишер түтәлләре янына йөгергән. Яшелчә үз урынында үсеп утырганын күргәч:“Лена, вот же морковь, на грядке растет. Как же не нашла?!” – дип сорый икән тегенәрдән. “Как на грядке?! Я всегда думала, что морковь растет на дереве,” – дип жавап биргән кызыкай.
    - Көләргәме, еларгамы, белмәдем. Тик малаема: “Моны кайдан алып килдең – шунда илтеп куйган бул! Авыл татар кызына өйләнмәсәң – бәхилләмим!” – дидем. Аралары бозылгач, куанып бетә алмадым. Аллаһыга шөкер, бәхетебезгә син туры килдең, балакай! – дип сөйләгән иде бу хәл турында кайнанам.