В Челябинске открыт памятник Мусе Джалилю / Илдар Халиков Чиләбедә Муса Җәлилгә скульптура ачылу тантанасында катнашты

Musa-DjalilПамятник Герою Советского Союза великому татарскому поэту Мусе Джалилю открыли 16 октября в Челябинске. В торжественной церемонии приняли участие премьер-министр РТ Ильдар Халиков, губернатор Челябинской области Борис Дубровский, председатель исполкома конгресса татар Челябинской области Лена Колесникова, дочь татарского поэта Чулпан Залилова.

Памятник находится в центре Челябинска, в сквере у театра «Манекен». Скульптура известного мастера Баки Урманче из серии «Портреты в камне» стала подарком Татарстана столице Южного Урала, сообщает пресс-служба президента РТ. На церемонии открытия Халиков подчеркнул, что Джалиль олицетворяет собой героизм советских солдат и всего татарского народа. Памятник был создан Урманче более 50 лет назад.

«Важно, что мы сумели отдать дань памяти не только Мусе Джалилю, но и величайшему скульптору Баки Урманче. Творение мастера нашло свое место. Я хочу поздравить всех вас с этим событием», — добавил премьер-министр.

Дубровский отметил, что открытие памятника очень символично, поскольку проходит в Год литературы и 70-летия Победы над фашистскими захватчиками.

Руководство Татарстана и Челябинской области поблагодарила и дочь известного поэта. «Я преклоняюсь перед творчеством великого творца Урманче и счастлива, что в вашем городе будет стоять этот памятник. В феврале 2016 года исполнится 110 лет со дня рождения моего отца. Хотя он никогда не был в вашем городе, его здесь знают, почитают, знакомы с его творчеством, это очень радует», — сказала Залилова.

business-gazeta.ru

* * *

16 октябрьдә Чиләбедә Советлар Союзы Герое, бөек татар шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды. Тантаналы чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский, «Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы» өлкә иҗтимагый оешмасы Башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова, татар шагыйренең кызы Чулпан Җәлилова, Татарстан делегациясе вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Һәйкәл Чиләбенең үзәгендә «Манекен» театры янындагы скверда урнашкан. Танылган оста Бакый Урманчының «Таштагы портретлар» сериясеннән скульптурасы Татарстанның Көньяк Урал башкаласына бүләге булды.

Җыелучыларны тантаналы вакыйга белән котлап, Илдар Халиков Муса Җәлилнең батырлык үрнәге булып торуын ассызыклады. Ул Чиләбе өлкәсе губернаторына эшләр барышында күрсәткән актив ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Илдар Халиков сүзләренчә, бу скульптура үзенчәлекле. Ул танылган скульптор Бакый Урманчы тарафыннан 50 ел элек иҗат ителгән, әмма бүгенге көнгә кадәр остаханәдә торган.

«Безнең Муса Җәлилгә генә түгел, бөек скульптор Бакый Урманчыга да хөрмәт билгесе күрсәтә алуыбыз әһәмиятле. Останың иҗат җимеше үз урынын тапты. Бөтенегезне дә бу вакыйга белән котларга телим. Бу очрашулар, бөек шагыйрьнең иҗаты белән танышу урынына әверелсен иде», — дип өстәде ТР Премьер-министры.

Борис Дубровский үзенең чыгышында бу вакыйганың Чиләбе өлкәсе һәм Татарстан Республикасының уртак эше ярдәмендә мөмкин булуын билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, үзенчәлекле скульптура ике төбәк арасында какшамас дуслык символы булып тора.

«Чиләбе бөек татар һәм совет шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл куелган шәһәрләр исемлеген тулыландырды. Бу чараның Әдәбият һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү елында узуы да зур әһәмияткә ия», — диде губернатор.

Танылган шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова Татарстан һәм Чиләбе өлкәсе җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде. «Мин бөек оста Бакый Урманчы иҗаты алдында баш иям һәм сезнең шәһәрдә бу һәйкәлнең торачагы белән бәхетле. 2016 елның февралендә әтиемнең тууына 110 ел тула. Гәрчә ул беркайчан да сезнең шәһәрдә булмаса да, биредә аны беләләр, хөрмәтлиләр, аның иҗаты  белән танышлар — бу бик тә сөенечле», — диде Чулпан Җәлилова.

chelyabinsk.ru хәбәр иткәнчә, митингтан соң Җәлилгә чәчкләр китерелде, Муса Җәлил исемендәге 81 нче мәктәп укучылары шагыйрьнең әсәрләрен татар һәм рус телләрендә укыды.

«Татар-информ»

Просмотров: 1279

Комментирование запрещено