Мөселман яшьләрен кызыклы очрашулар көтә / РДУМСО приглашает детей принять участие в викторине «Знаешь ли ты Ислам?»

1-DSC_1252Самар өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте яшь буында Ислам диненә карата кызыксыну уяту, аларга әхлакый тәрбия бирү максаты белән әледән-әле төрле бәйгеләр, кызыклы очрашулар оештырып тора. Шулай, 15 ноябрьдә Самар шәһәренең Җәмигъ мәчетендә (Стара Загора урамы, 54 йорт) мәктәп яшендәге балалар өчен “Ислам динен беләсеңме?” дигән викторина үткәреләчәк. Бәйге 10 сәгатьтә башлана.

Белемнәрен сынап карарга теләүчеләр үзләре яшәгән авыл яисә шәһәр мәчете имамнарыннан викторина турында төгәлрәк белешә ала. Викторина сорауларын Самар өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте сайтында да табарга була.

Исегезгә төшереп үтәбез, өлкәнрәк яшьтәге мө­селман кардәшләребез өчен 21 ноябрьдә сәгать 10да шулай ук Самар шәһәренең Җәмигъ мәчетендә “Хәзерге дөнья мө­селманнары” дип аталган форум узачак.

* * *

Региональное Духовное управление мусульман Самарской области приглашает всех желающих детей принять участие в викторине «Знаешь ли ты Ислам?». Мероприятие состоится 15 ноября  в 10.00 в Соборной мечети г.Самара (ул. Стара-Загора, д. 54). Вопросы по участию в викторине можно задать имаму мечети вашего населённого пункта. Победителей ждут призы.

 Вопросы викторины находятся на сайте РДУМСО (http://www.islamsamara.ru/).

КОНТЕКСТ:

В Самаре пройдет Форум мусульманской молодежи / Самар шәһәрендә мөселман яшьләре форумы уздырыла

* * *

Җәйге укуларда тупланган белемнәр тикшерелде / В Самаре состоялась исламская викторина для детей (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Просмотров: 1599

Комментирование запрещено