Сәламәт тәндә-сәламәт яшәү рәвеше

сагида

Сәгыйдә ханым һәм Расих әфәнде МИНҺАҖЕВЛАР оныклары Альбина белән.

Авыл хатын-кызлары Җир шарында яшәүчеләрнең чирегеннән артыгын тәшкил итә. Алар азык-төлек җитештерүдә, авыл районнарының тотрыклыгын булдыруда зур роль уйныйлар. Моннан тыш, хатын-кызларга балалар тәрбияләү, өлкәннәрне һәм авыруларны карау да йөкләнгән бит әле.

1995 елда хатын-кызларның Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан Пекинда үткәрелгән 4нче конференциясе карары нигезендә 15 октябрь, 2008 елдан башлап, һәр елны Авыл хатын-кызларының Бөтендөнья көне буларак билгеләп үтелә.

Без бүген “Бердәмлек” газетасында укучыларыбызны авылларыбызның иҗтимагый тормышына зур өлеш кертүче хатын-кызларыбызның берсе белән таныштырабыз.
Татар авылларын хатын-кызлардан башка күз алдына китерүе дә кыен. Күп авылларның картаюы, ә кайбер очракта бөтенләй яшәүдән туктавының төп сәбәбе дә биредә туып-үскән кызларның, шәһәр тормышына кызыгып, читкә китүләренә бәйләнгән бит.

Шенталы районының Денис авылында яшәүче Сәгыйдә Таһир кызы Минһаҗева да, урта мәктәпне тәмамлагач, дус кызлары белән Мәскәү өлкәсенең Иваново шәһәрендәге туку фабрикасына эшкә барып урнашкан.

- Тик баштан шәһәр тормышы кызык булып тоелса да, соңрак туып-үскән авылымны сагынуга түзәр хәлем калмагач, яңадан әйләнеп кайтырга мәҗбүр булдым. Әти-әнием дә моңа каршы килмәде. Ә язмышым миңа биредә сюрприз хәзерләп куйган икән бит. Хат ташучы булып эшли генә башлаган идем, армиядән кайткан машина йөртүче яшь егет Расих белән очраштым. Ә бу очрашулар никах, туй мәҗлесе белән тәмамланды.

Бергә яши торгач, гомер үткәне сизелми дә калды. Безнең мәхәббәт-җимешләре булып дөньяга килгән өч кызыбыз инде үзләре тормышка чыгып, безгә биш онык бүләк итәргә дә өлгерделәр, — дип узган тормыш юлы белән таныштырды Сәгыйдә ханым.

Ул колхоз кырларында күп еллар суган, чөгендер үстерү белән шөгыльләнә. Ә инде күмәк хуҗалык таркалгач, ире Расих әфәнде белән алар шәхси хуҗалыкларында күпләп терлек асрый башлыйлар. Бу аларга шактый гына табыш китерә.

Сәгыйдә Таһир кызы гомере буена спортка гашыйк. Кичке эшләр тәмамланып, караңгы төшә башлауга, алар Расих Сәлимҗан улы белән авыл Мәдәният йортындагы спорт залына ашыгалар. Сәгыйдә ханым кул көрәшенә өстенлек бирә һәм районда, өлкәдә үткәрелгән бәйгеләрдә катнашып, алтын һәм бронза медальләре алуга ирешкән. Бихисап Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары да аның спортны яратуы, хөрмәт итүе турында сөйли.

- “Сәламәт тәндә — сәламәт яшәү рәвеше”, дип әйтәләр бит. Без, хатын-кызлар, спорт белән шөгыльләнеп, балаларыбызга да үрнәк күрсәтәбез. Ә бу тормышыбызны тагын да кызыклырак, матуррак итәргә булыша, — дип сүзен төгәлләде Сәгыйдә ханым Минһаҗева.

Нурсинә ХАКИМОВА.
Денис авылы,
Шенталы районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1515

Комментирование запрещено