Фирдүс Тямаев Камышлыны таң калдырды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

image (74)Ял көннәрендә Камышлы район үзәгендә татар эстрадасында нык популярлашып киткән иҗат итүче яшь автор-башкаручы Фирдүс Тямаев төркеме концертлары узды. Ике көн рәттән булган тамашалар тулы залларда үтте. Өстәмә урындыклар, эскәмияләр куеп утырдылар, хәтта. 

Тамашаларга районыбызда һәм күрше-тирә районнарда яшәүче милләттәшләребез җыелдылар. Концертлардан алар рухи азык алып, канәгатьлек хисе белән таралдылар. 

Тамашачылар һич кенә дә үкенмәделәр, дияр идем мин. Ике сәгать ярым барган концерт программасы беркемне дә ялыктырмады, киресенчә, күңелләрне җилкендереп, күтәреп җибәрде. “Язмыштан узмыш”, “Дусларга”, “Сөям җаным”, “Аллар күрдем — алмадым, гөлләр күрдем — өзмәдем”, “Буран мәхәббәте”, “Түз йөрәгем”, “Көймә”, “Бергә булыйк, җаным”, «Ялгызларга кагылмагыз», «Әнкәйләргә, әткәйләргә», «Гомер үтә»  кебек җырлар яңгырады. Тамашачылар да кушылып җырладылар, хәтта биеделәр. Дөрес, концерт барышында  инде гадәткә кереп киткән әхлаксыз сүзләр дә ишетелгәләде. Заманасы шундый инде бүген, үпкә белдерүем түгел бу…

Без концертка барган көнне, 17 октябрьдә, кайберәүләр туган көннәрен билгеләп үттеләр. Ә менә без ирем белән 33 ел элек нәкъ шушы көнне никахыбызны укыткан идек. Шуңа да бу тамашаны бәйрәм кебек кабул иттек. 

image (59)image (60) image (61) image (62) image (63) image (64) image (65) image (66) image (67) image (68) image (69) image (70)Фирдүс үзенең тормыш иптәшен һәм кечкенә улын да алып килгән иде. Сабый әти-әнисе җырлаганда рәхәтләнеп биеде.

Фирдүс үзенең тормыш иптәшен һәм сабый улын да  алып килгән иде.

Фирдүс тормыш иптәше белән.

image (72)

image (73) image (74) image (75) image (76) image (77) image (78) image (79) image (80) image (81)Концертларга йөрик, милләттәшләрем, үкенмәссез.  Барлык тормыш мәшәкатьләрегезне онытып, тамашалар карап, ял итеп кайтыгыз.

«Терра-Камышла» дип аталган төркемне алып баруда актив катнашучы Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНЕГАЛИМОВА.

Просмотров: 2228

Один комментарий

  1. Бу арада Башкортостан якларында гастрольдә күп йөргән ул. Кыргыз-Миякә районындагы концертында көтелмәгән хәл булган. Гадәттәгечә, сәхнәдә җырлый, халыкны көлдерә… Шул вакыт күзенә төтен керә башлаган, сәхнәне томан каплаган. Җырчы борылып караса, сәхнәнең пәрдәсе дөрләп яна. Тиз арада үзен кулга алып, халыкны тынычландыра башлаган. Күпләр залдан чыгып киткән. Һәркемгә тормышы кадерле. Янгынны сүндерергә кирәк бит. Пәрдәне тартып төшергәннәр. Чиләк белән су сибә башлаганнар. Сүндергәч, барысын да җыештырганнар, идәнне юганнар, ишекләрне ачып җилләткәннәр.
    Янгынны туктаткач, тамашачы яңадан урыннарына утырган, тынычланганнар. Әзерләгән программаны азагына кадәр тәкъдим иткәннәр. Соңыннан бер апа сәхнәгә чәчәк менгезгәч: “Бу бәйләм матур җырларың өчен генә түгел, ә геройлыгың өчен дә! Батыр, көчле икәнсең! Маладис!” — дигән. Көлешкәннәр.