Гамил Нур: «Кайбер яшьләр «европача» дип уйлап, туйларга әллә нинди тузга язмаган яңалыклар кертеп туганнарын рисвайга калдыралар»

news_12837Чечня Республикасының Грозный шәһәре мэриясе мәдәният департаменты туйларда милли йолаларның дөрес үтәлешен тикшерәчәк. Яңа өйләнешүчеләр әби-бабаларыннан калган гореф-гадәтләрдән читкә тайпылырга тиеш түгелләр. Ә бездә бу хакта ни уйлыйлар?

Туй мәҗлесләре бию­ләрдән башка узмый, әл­бәттә. Яңа таләпләр буенча исә Чечня туйларында беренче булып олылар бии, аннары гына яшьләр. Кәләш озаклап, кич буе биергә тиеш түгел. Кияү егете белән биегәндә арадагы дистанция кыскару кызны да, туганнарын да рәнҗетергә мөмкин. Туйга исерек килеш килү, мәҗлес барышында пистолеттан ату, чарага туры килерлек итеп киенмәү тәртип бозуга керә. Туйда торт кисү мәсьәләсе шау‑­шу тудырырга өлгергән дә инде. Моны кайберәүләр тортны бөтенләй кисәргә ярамый дип аңлаган.

Чынлыкта исә аны фәкать кәләш кулыннан алу дөрес түгел дип бәяләнә. Кәләш ул башкалар күзе өчен ябык булган кагылгысыз нәфис зат, дип аңлата моны мәдәният департаменты директоры Мәдинә Шагидаева. Туйларны тикшереп йөрүче инициатив төркем банкет залларында гына түгел, туй салоннарында да йөри. Туй күлмәкләренең изүе ачык булырга тиеш түгел, беләкләр дә капланган булсын. Гомумән алганда, аның белән аксакаллар алдына чыгарга оят булмасын.

Күптән түгел генә Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров артык ачык туй күлмәкләренә карата үзенең тискәре фикерен белдергән иде. Аныңча, бу чечен гореф-гадәтләренә каршы килә. Андый күлмәкләрне сата торган кибетләрнең республика территориясендәге эшчәнлеген дә туктатырга кушкан ул. «Безнең әниләребез, апа-сеңелләребез, кызларыбыз гүзәллек, нәфислек үрнәге булсыннар. Алар үзләренә карата хөрмәт, соклану тудырырга тиеш. Ә моны тышкы кыяфәттән башларга кирәк», – дигән.

Ә бездә бу хакта ни уйлыйлар?

Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе:
– Чечня халкы өчен бу отышлыдыр, анда хатын‑кыз җырчылар да сәхнәгә яулыксыз менми. Ә менә бу тәртипләрне безнең җирлеккә кис­кен генә кертергә ярамый. Мин моны бер елга ярыннан икенче ярга сикерү дип күз алдына китерәм. Ике арадагы елгага мәтәлеп төшмәгәең.

Милли гореф-гадәтләрне җай белән, акрынлап кертергә кирәк. Үрнәкләр күрсәтеп, чаралар үткәреп, сөйләп-кызыксындырып кына килергә була моңа. Безнең республикада күпмилләтле халык яшәвен дә онытырга ярамый.

Рөстәм хәзрәт Батров, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары:
– Гореф-гадәтләрне саклау, әлбәттә, бик күркәм эш. Борынгы традицияләр буенча үткәрелгән мәҗлесләрне күреп сөенәбез. Әмма туйны ничек уздырырга, нәрсә кияргә, анда биергәме-юкмы – болары кешенең шәхси эше. Кемгә дә булса үз идеяңне тагарга омтылу юньлегә китерми. Диндә мәҗбүр итү юк.

Бу тәртипләрне кертеп, кешеләрдә дингә карата тискәре фикер тудырырга мөмкин. Безнең арада атеистлар да, дин тотучылар да бар. Кемдер яулык яба, кемдер юк. Мәҗбүр дә итәргә кирәкми моны. Кеше үзе теләгәнчә яшәсен.

Гамил Нур, иң билгеле татар тамадасы:

– Татар туйларына кагыйдә кертү – хыял гына. Туй мәҗ­лесләренә шундый милли яки әдәп кагыйдәләре, чамалы чик­ләр кертелсен иде дә. Югыйсә, дөнья күрмәгән, Казаннан ары чыкмаган кайбер тәҗрибәсез яшьләр, «европача» дип уйлап, туйларга әллә нинди тузга язмаган яки артык, исраф, кыйммәтле әйберләр, яңалыклар кертәләр дә үзләрен дә, туганнарын рисвайга калдыралар. Алар кыланмышыннан кунакка килгән кешеләр аеруча зур зыян күрә: кая утырырга, ялгыш селкенергә, артык ашарга, биергә, җырларга, авыз ачып котларга куркып утыралар.

Туганнарны күрүче дә, таныштыручы да юк! Кыланчык туйга туганнар вакыт табып, конверт күтәреп килә, тик тозсыз концерт карап кына тамаша кылырга мәҗбүр була. Шуңа күрә татар туйларын чикләү булмаса да, аерым кагыйдәләрне расларга кирәк. Әмма безнең халык канунны гына үтәргә, кушканны гына эшләргә өйрәнгән, тәкъдимнәрне түгел. Шуңа күрә кагыйдәләр дәүләттән чыгарга, кануни булырга тиеш.

 

Просмотров: 1138

Комментирование запрещено