Сабырсызланырга һәм өметсезләнергә кирәк түгел

1409034100_9469-fbpost“Бердәмлек” газетасын да, аның айлык “Кыйбла” дини кушымтасын да яратып укып баручылар бездә байтак. Кайберәүләр “Кыйбла”ның еллык тупламаларын саклап та торалар икән әле. Андагы файдалы һәм кызыклы язмаларга кире әйләнеп кайтып, үзләренең фикерләрен белдерүчеләр дә табылгалый.

2012 елның 29 октябрендә дөнья күргән “Кыйбла” санында басылган “Сабырсызлар һәм өметсезләр бәласы” дип аталган язма нәкъ шундыйлардан. Анда бер ханым инде картаеп баручы һәм еш авыручы әнисенең аны: “Ул миңа бозым ясады”, — дип гаепләве һәм каһәрләве турында язган иде. Моңа җавап итеп, без Камышлы, Кләүле, Исаклы районнары имам-мөхтәсибе, өлкә Диния нәзарәте президиумы әгъзасы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримнең фикерләрен дә бастырган идек. Ә менә хәзер бу хакта үзенең уй-фикерләре белән 90 яшен тутырып килүче, бүгенге көндә Кләүле район үзәгендә яшәүче Әфидә апа КАЮМОВА уртаклашты. Бу безгә бик тә кызыклы һәм гыйбрәтле булып күренде һәм без аларны укучыларыбызга да тәкъдим итәргә булдык.

Уйлый белсәң, “Сабырсызлар һәм өметсезләр” дигән җөмлә үзе генә дә нинди тирән акыл белән язылган һәм уйга калдырырлык.

Картлык беркемнән сорамыйча, беркөнне барыбызга да килә һәм киләчәк. Картлык — ул үзе бер чир. Бер язучы: “Картлыкта яшәү — кешене тере килеш җиргә күмгән кебек”, — дип язып калдырган. Картлыкта аяк та, бөтен әгъзалар да авырта башлый. Картаеп, хәлең беткәч, балаларың булса, алар кулына калачаксың. Ә аларның кайсысы сине караячак — Аллаһы Тәгалә бер үзе генә беләдер. Нәкъ шул син яманлаган балаң сине карарга да мөмкин. Картайгач, син беркемгә дә кирәкмисең, бары шул балаларыңда гына ышаныч.

Балаңны яманлап кешегә сөйләү, балаңны да, үзеңне дә хурлау, мыскыл итү, каргау — бик куркыныч нәрсә ул. Каргап балаңны, оныкларыңны бәхетсез иткәч, үзең дә бәхетсез булачаксың.

Борынгы заманда бер ана балаларын каргап, “Сак-Сок”ка әйләндергән риваять тә бар бит. Каргалган балалары кош булып очып киткәннәр дә “сак -сок” дип кычкырып йөргәннәр, имеш.

Кешеләрне, хәтта дошманыңны да каргарга ярамый. Аллаһыга тапшырып, сабырлык белән: “Аллакаем, хөкем ит!” — дип теләргә генә кирәк.

Балаң — синең үз каның, үзең бит ул. Әгәр бозым төшкән дип курыксаң, Аллаһыга таян. Бозымны кайтара торган догалар укы, йә белүчедән укытып, доганы язып ал, яныңда йөрт, баш очыңа, мендәрең астына куй. Аеруча Әлхәм, Аятелкөрси, Фәләк, Нас, Рәтнамә догалары бик тә файдалы.
Үзеңнең һәм кызыңның күңеленә Аллаһы Тәгаләдән елый-елый сабырлык, йомшаклык, шәфкатьлелек сора, сабырсызланма, кычкырма. Үзеңә дә, кызыңа да бәхетсезлекләр, афәтләр килмәсен.

Бу ананың кызына да әйтер сүзләрем бар.

Мин үзем яшь чакта бер баламны таба алмыйча озак интектем. Авылда әбиләр генә ярдәм итә алмады, ирем хастаханәгә илтергә мәҗбүр булды. Мине чыдарлык түгел тулгак ашый, ә туасы бала кыз булса, аның тулгагы да бик ачы була икән. Эчемне тотып, залда “у-у-у” дип елап утырам. Кызы янына килгән бер апа минем шулай улаганымны ишеткәч:

«Кызым, “у-у-у” димә, “И Аллам, и Аллам” диген һәм туачак балаңа: “Балам, тәүфыйклы, миһербанлы, игелекле бул”, — дип теләк телә. Теләгең һичшиксез кабул булачак», — диде. Ә мин аңа: «И, апа, юкны сөйләмә! Шушылай интегеп, үлем хәленә җитешеп тапкан бала һич тә шулай булмаячак!” – дип җавап бирдем.

Борынгы заманда бер малайның анасы чирләгән, имеш. Ул аны дәваларга, терелтергә ком чүлләре аша күтәреп, 100 чакрымлап араны үтеп, көч-хәл белән барып җиткән һәм шунда үзе дә егылган. Әнисе терелә башлагач,шулай җәфа чигеп, киредән өенә күтәреп алып кайткан. Аллаһы Тәгаләдән елый-елый: “Мин анамның бәхиллеген, мине дөньяга китергәнгә ризалыгын алдыммы?” — дип сораган. Ә күктән: “Анаңның сине тапкандагы тулгакларының берсен үтәдең”, — дигән җавап иңгән.
Ана хакы – Аллаһы хакы ул. Сине анаң зур өметләр белән дөньяга китергән, азапланып үстергән, кеше иткән. Шуңа күрә ананы рәнҗетү бик зур гөнаһлардан санала.

Ни өчен анаң сиңа карата дошманга әйләнгән соң? Нинди сәбәптән? Син күбрәк үзең турында гына уйлыйсыңдыр, ә синең балаларыңны кем карый? Балаларың алдында анаңны хөрмәт итмәгәч — аның белән талашкач, ачуы чыгарырлык хәлгә җиткергәч, беренчедән, балаларыңны бозасың, икенчедән, сиңа кыен булган кебек анаңа да кыен.

Сиңа бик сабыр булырга, анаңның ризалыгын алырга, гайбәтне тикшермәскә кирәк. Анаңны дус-дошман арасында хурлама. Бары яхшылык белән Аллаһыдан сорап, яхшы теләкләр телә.

Сабыр итмәү аркасында болай һаман тавыш булса, киләчәккә икегезнең дә өметегез юк. Шуны онытмасагыз иде. Бу сүзләр күп аналарга да, балаларга да кагыла.

Әфидә апагыз КАЮМОВА.
Кләүле станциясе.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1761

Комментирование запрещено