Бәхет була төрлечә

сафиуллины 2Камышлы районының Чулпан авылында яшәүче Әхтәм белән Алсу Сафиуллиннарның өйләре матур табигать кочагында урнашкан. Тирә-якта киң болын җәелеп ята, ерактагы мәһабәт таулар да үзләренә тартып, игьтибарны җәлеп итеп тора. Ә аларның капкасын ачып кергәч, биредә үзеңне әкияти дөньяга килеп эләккәндәй хис итәсең.

Иң әүвәл мине биредә агач башына үрмәләүче ягуар, кытай пандасы һәм маймыл сыннары каршы алды. Сөзәк калкулыктан, плитәләр ябыштырган баскыч буйлап төшкәндә, йорт эче уч төбендәгедәй күренеп тора. Биредә ак төнбоеклар үсеп утырган күлдә үрдәкләр йөзеп йөри, яр кырыенда аккошлар чирәм йолка.

Күл аркылы салынган күпер бик матур беседкага алып керә. Ә ерак та түгел шашлык пешерү җайланмасы көйләп куелган, казан асылган учакта ялкын телләре биешә, өстәлдә самовар чыжылдый.

Йортның икенче ягындагы фонтаннан су бәрә, кое өстендә канатларын кагып, менә-менә кычкырып җибәрергә телә¬гәндәй, горур кыяфәттә әтәч басып тора. Агач ботагына кунган аллы-гөлле тутый кошны чәчәкләр арасыннан болан баласы күзәтә. Ә умарта кортлары оясы янына, урлап бал ашау нияте беләндер инде, аю килеп баскан. Күп монда шундый төрледән-төрле сыннар, рәсемнәр.

Уңган хуҗаларның каралты-кураларының барысы да төзек, теплицада өлгергән кыяр-помидорлары «мине өзеп ал» дигәндәй, үзләренә чакырып тора.

Самовар кайнап чыккач, без беседкага кереп утырдык да чәй өстәле янында әңгәмәбезне башлап җибәрдек.

- Мин иртәнге таң әтәчләре белән торып, бары тик төн җиткәч кенә ял итәргә керәм. Биредәге барлык әйберләрне үз кулларым белән ясадым. Бу эш күп чыгымнар таләп итсә дә, мин бик шатмын, чөнки алар үзебезгә һәм кешеләргә шатлык, күңел матурлыгы бүләк итә. Бездән беркайчан да кеше өзелеп тормый. Бирегә рәсемгә төшәргә теләүчеләр дә, истәлек өчен үзләре рәсемгә төшерүчеләр дә, ә иң мөһиме, эчкерсез куанучы сабый балалар да күп килә.

Бездә аракы эчеп, азып-тузып йөрүче юк, Аллаһыга шөкер, барыбыз да догалар укып яшибез. Нигезебез тыныч, бирегә килүчеләр рә¬хәтләнеп ял итеп китәләр. Кешегә үпкәләп, хөсетләнеп яшәмибез. Ә киресенчә, алар¬ның уңышларын күреп, сөенеп яшибез.

Мин ярдәм сорап килүче¬ләрнең өйләренә капиталь ремонт та ясап бирәм, яңа бура да бурыйм, ишек-тәрәзә куям, өй түбәләрен ябам. Эшләмәгән эшем юктыр, мөгаен. Алсуым — хәләл җефетем, авылда балалар бакчасы мөдире булып эшли. Җәйләрен җиләк-җимеш җыярга, авыл елгасына балык тотарга да йөрибез. Ә Алсу балыкны миннән дә остарак тота. Мәдәният йортында үткәрелгән бәйрәм кичәләрендә мин уйнаган баянга кушылып, ул җырлый да, тамашаны да үзе алып бара. Менә шулай күңелле, матур итеп яшибез, — дип сөйләде гаиләсе турында Әхтәм әфәнде.

Сафиуллиннар гаиләлә¬рен¬дә ике малай үстергәннәр. Руслан белән Илнар хәзер шәһәрдә, үз гаиләләре белән яшиләр икән инде. Әти-әни¬ләрен оныклар белән дә сөендергәннәр.

Үз балалары үсеп, читкә киткәч, Сафиуллиннар балалар йортыннан тәрбиягә ятим балалар алып кайтканнар. Хәзерге вакытта Настя – колледжда, Ваня һөнәр училищесында, Раниф — Камышлыдагы мәктәп-интернатта, Реналь Иске Ярмәк авылы мәктәбендә укыйлар.

- Мин колхозда машина йөртүче, Алсу мәктәптә укытучы булып эшләгән чакта вакытыбыз юклыктан үз балаларыбызның үскәнен күрә алмадык. Шуның өчен аларга бирә алмаган тәрбияне шушы балаларга бирергә тырыштык. Аларның барсы да безгә якын итеп, әти-әни дип эндәшәләр. Татарча сөйләргә дә үзләре теләп өйрәнделәр. Мин аларга: «Туры юлдан атласагыз, без биргән тәрбиядән чыкмасагыз, килә¬чәгегез бәхетле булыр», — дип өйрәттем. Балаларга дөрес тәрбия бирер өчен иң элек үзебезгә махсус курсларда укып, белем үзләштерергә туры килде.

Ванябызга унсигез тулгач, машина бүләк иттем. Өйләнергә теләсәгез, матур итеп, туйлап өйлән¬дерәчәкмен, дип әйтеп торам. Кичен урамга чыгып йөрергә теләсәләр, рөхсәт сорыйлар, төнге унбердән дә калмыйча, өйгә кайтырга кирәк икәнлеген аңлыйлар. Өйдә рәхәтрәк дип, хәтта ял итәргә лагерьга барырга да теләмиләр.

Мохтаҗлык күрмәсеннәр, кимсенмәсеннәр дип, үзләренә компьютер, фотоаппарат, ве¬ло¬сипед, гитара кебек әйберләрне дә сатып алып бирдем.

Матур, пөхтә итеп киен¬дерергә тырышабыз, чөнки без аларны яратабыз, алар да безне хөрмәт итәләр.

Кеше әйберенә кызыкмагыз, рөхсәтсез алмагыз, дип өйрәттем. Минемчә, без аларны дөрес тәрбия биреп үстердек, — дип сүзен төгәлләде Әхтәм Кәрам улы.

Менә шундый матур гаилә яши Чулпан авылында. Ә хәзер мин аларның җыр репертуарыннан берничә юл тәкъдим итәсем килә:

“Бәхет, диләр, бәхет, диләр,
Бәхет була төрлечә.
Бәхет килә, бәхет килә
Һәр кешегә үзенчә”.

Дөрестән дә шушы җыр юллары, нәкъ аларның тормышы турында сөйлидер сыман.

Нурсинә ХӘКИМОВА.
Чулпан авылы.
Камышлы районы.

 «Бердәмлек».

КОНТЕКСТ:

Камышлы районының иң матур, чиста һәм төзек йортларының берсе (ФОТОСУРӘТЛӘР)

Просмотров: 2011

Один комментарий

  1. Туган жирем, аулым, Чулпаным! Герлэп тырсын Алсу туганым, тигез гомер, шатлык хэм байлык, сезне карап биктэ куандык.