«Саматов укулары» алтынчы тапкыр шәкертләрен җыя / В Казани пройдут VI Саматовские чтения

DSC_0757Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Татар дин галимнәре елы уңаеннан 27 октябрьдә Россия ислам институты белән берлектә  алтынчы тапкыр “Саматов укулары”н уздыра. Конференция  ХХ гасыр азагы ХХI гасыр башы күренекле дин әһеле Габделхак хәзрәткә багышлана.

Габделхак хәзрәт Саматов (1930-2009) XX гасыр азагы — XXI гасыр башының күренекле дин әһелләренең берсе, күп сандагы дини китаплар авторы, нәзарәтнең беренче казые. Ул — татар халкының инкыйлабка кадәрге чордагы бай дини мирасын тудыручы дин әһелләренең дәвамчысы.

“Саматов укулары” Габделхак хәзрәтнең мирасын барлау, эшчәнлеген өйрәнү һәм традицион ислам кыйммәтләрен ачу максатыннан оештырыла. Ошбу чара кысаларында дини-милли эшчәнлек юнәлешендә тырыш хезмәт куйган шәхесләргә Г. Саматов исемендәге “Рухи мирас” премиясен һәм дини уку йортларында белем алуда уңышка ирешкән шәкертләргә Татарстан мөфтиенең махсус стипендиясен тапшырыла.

Укуларга билгеле теологлар, галимнәр, Габделхак хәзрәтнең укучылары,чордашлары һәм дин әһелләре чакырылган.

Чара Россия ислам институтында уздырыла, дип җиткерде Диния нәзарәтенең матбугат хезмәтендәгеләр.

intertat.ru

* * *

27 октября Духовное управление мусульман Татарстана совместно с Российским исламским институтом в рамках Года татарских богословов проводит VI Саматовские чтения, посвященные памяти и деятельности видного религиозного деятеля Габдулхака Саматова (1930-2009).

Габдулхак хазрат Саматов был первым главным мухтасибом Татарстана, первым главным казыем республики. Он внес значительный вклад в возрождение национальных исламских традиций мусульман Волго-Уральского региона.

Габдулхак Саматов был одним из виднейших мусульманских теологов современного российского мусульманского общества, сыграл большую роль в развитии исламских наук в постсоветское время.

На предстоящем мероприятии состоится вручение премии имени Габдулхака Саматова «Рухи мирас – Духовное наследие», а также именных стипендий муфтия РТ лучшим шакирдам духовных образовательных организаций Татарстана.

В чтениях примут участие видные теологи, ученые, представители мусульманской интеллигенции РТ и РФ.

«Татар-информ»

Просмотров: 1744

Комментирование запрещено