Дөнья бүтән сугыш күрмәсен

imageЕллар узган саен сугыш афәте тагын да ныграк булып безнең хәтерләрдә саклана.

Канкойгыч бу сугыш мең­ләгән, миллионлаган гаилә­ләрне сагыш дәрьясына ташлады, безнең Денис авылыбызның 235 кешесе дә яу кырыннан яңадан әйләнеп кайтмады. Тормышыбыз бүгенге кебек матур булсын өчен, алар ятып калды.

Авылыбыз уртасына куелган һәйкәлнең мәрмәр ташына һәлак булганнарның исемнәре язылган, һәм без аларны онытмыйбыз.

Сугыш елларында тылдагы бөтен авырлыкны үз җил­кәләрендә күтәргән, безнең өчен җанлы тарихның үзе булган әбиләр дә инде хәзер олыгайдылар. Аларның иң яшь дигәннәре дә бүген җиденче дистәне тутырып килә.

Сугыш башланганда 8-15 яшьлек, ач-ялангач сабыйлар кырларда үгезләргә җигелгән сабаннар белән җир сөреп, икмәк үстерделәр, аякларына чабаталар киеп, болыннарда печән чаптылар, көзләрен ашлыкларны чистартып, амбарга салдылар, аннары атларга төяп, район үзәгенә элеваторга ташыдылар. Завод-фабрикаларда станоклар артына баскан нәни генә кызлар, малайлар, көне-төне станок­ларда эшләп, фронтка корал җитештереп, җиңү көнен якынайттылар.

Шушы авырлыкларны үз җил­кәсендә күтәргән, инде якты дөньядан китеп барган авылдашыбыз Зәйнәп апа Га­ләүтдинова (Мусина) сугыш вакытында күргәннәре турында истәлекләрен язып калдырган: “1941елның кыш айларында Минсара, Гыйльмафа абыстай, Сәетгали абзый һәм әле тагын бик күп башка авылдашлар белән мине дә Ульяннан 60 чакрым арага урнашкан урынга окоп казырга җибәрделәр. Ә инде 1942 елның май аеннан алып, өч ай дәвамында Кләүле районының Пронино станциясендә чуен юлында эшләдек. Шул елның кышында Шенталыда урман кистек, куб агачы ташыдык. Сугыш вакытында авылдан күп кенә яшүсмерләрне ФЗӨга укырга җибәрделәр. Ан­нан соң Сызранның Батраки бистәсендә токарь булып эшлә­дем. Без анда паровозлар өчен тәгәрмәчләр ясадык. Бер ел буена көненә бер мәртәбә төшке ашны гына ашый идек. Анда да бер кружка сыек аш кына. Өскә кияргә рәтле кием юк, салкын, ашарга җитми, ят җир. Ә үзебез — 14-16 яшьлек кызлар.

Сагыну-саргаюларга чик-ча­ма юк иде. Шул авыр­лык­ларга чыдарлык булмаса да, ты­рышып эшлә­дек, сугыш­ның тиз­рәк тәмам­лануын көтә идек.

1948-1949 елларда миңа Львов станциясендә шахтада эшләргә, ә 1950-1951 елларда Безымянкада канау казырга, 1952 елда Бөгелмәдә йортлар төзергә туры килде. Шунда эшләгәндә мин җир-балчык астында калдым һәм шуннан соң гына өйгә кайтарып җибәрделәр”.

Менә шушы сагыш-әрнүләре турында Зәйнәп апа 540 куп­летлы бәет язган. Берничәсен сезгә дә тәкъдим итәсем килә:

Солдат итеп алдылар,

Билгә каеш салдылар.

Уналтыга яшем җиткәч,

ФЗӨга алдылар.

Кара сатин күлмәгемне

Тектергәнсең, әнкәем.

ФЗӨга насыйп итеп

Үстергәнсең, әнкәем.

“Батрак” суын эчә-эчә

Эчләрем күбә инде.

“Колесный”да эшли-эшли

Саргаеп үләм инде.

Без ясаган куласалар

Японга җитте инде.

Бу Герман сугышлары да

Башыбызга җитте инде.

Аккош очса, йонын койса,

Юк монда җыючылар.

“Батрак”ларда вафат

                                     булсак,

Юк монда җыючылар.

Зәйнәп апа күптән вафат инде. Бу язган юлларыбыз аның рухына дога булып барсын иде.

14 — 16 яшьлек кызлар-малайлар, сугыш башланыр алдыннан гына тормышка чыгып калган япь-яшь киленнәр озак­ламый ач-ялангач килеш кышкы суыкларда урман кисәрмен, окоп казырмын, сабан артына басып, ябык атлар белән җир сөрермен, кулларына сәнәк тотып карамаган хатыннар, катык белән тамак ялгап, кибән салырмын, дип уйламаганнардыр да. Кышын да ял булмады бит аларга: кар ерып, салам ташыдылар, авылыбыздан 12 чакрымда урнашкан Шенталы станциясенә олауга йөрделәр.

Чабатада тездән суга

                                     батып,

Язгы чәчү җитәр алдыннан,

Чыгып киткән икән симәнәгә

Хатын-кызлар безнең

                                   авылдан.

Сыерлары юлда ятып калган,

Җилкәләргә күчкән симәнә.

Бу турыда сөйләгәндә

Әнкәй hаман елап җибәрә.

Ун-унбиш чакрым язгы суда

Кайталмасаң, илең ач кала.

Хатыннарда тик бер генә

                                     хәсрәт -

Һәр йорт саен көтә ач бала.

86 яшьлек Фатыйма апа Әхмәтова да, сугыш чоры баласы буларак, тормышның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татый: басуда чабата киеп, иртә яздан тирән көзгә кадәр эшли ул,өлкәннәр белән беррәттән урман кисү кебек бик авыр эшләрне дә башкара. “Язгы пычракта орлык ташу бигрәк тә үзәкләргә үтә иде, орлык салынган капчыкны җилкәдән төшерергә ярамый, юкса ул юешләнә. Аякларны күтәреп атлап та булмый — пычрак, саз, чабаталар таушалып, “чәчәк аткан”… Төн җитеп, өшеп өйгә кайткач, аяклар шешенә, сызлыйлар иде.

Безгә рәхәтләнеп мәк­тәптә дә укырга вакыт булмады. Хәзер сез берүк тырышып укыгыз, балалар”, — дип сөйли иде ул безнең белән очрашканда. Бу вакыйгаларны Фатыйма апа тыныч кына сөйли дә алмый, күзләрен яшь  каплый.

Хатын-кыз сабыр, барысына да түзә ул. Ә татар хатын-кызы бигрәк тә түзем. Күп апаларның ирләре сугыштан кайтмады. Аларның берүзләренә бер оя бала-чаганы үстереп, аякка бас­тыру бик авыр булды. Ләкин алар шундый авырлыкларны да җиңеп чыга алдылар, төшенкелеккә бирелмәделәр.

Уйлыйсың да шунда,

                           ихтыярсыз

Күз алдыннан кичереп

                                   узасың.

Әниләрнең ничек

                           күтәргәнен

Ул елларның утлы нужасын.

Бер шырпысыз

               түзгән,керосинсыз,

Чәй-шикәрсез түзгән авыл

                                         бит.

Сыер боты кадәр

                       малайларга

Илне туйдыруы авыр бит.

Һай авыр булды ул заманалар! Авылдашыбыз Минсара апа Сөләйманова-Таһаут­динова да (хәзер Бөгелмә шәһәрендә яши) үзенең “Кичү тау” дигән поэмасында сугыш елларында күргән михнәтләре турында яза. Шул поэмадагы газаплар, михнәтләр, авырлык­лар шушы апалар, абыйлар башыннан үткән…

«Болар безнең яшь чактагы азапларның берничәсе генә. Бездән соңгы буын моны гыйбрәт өчен укысын иде”, - дип сөйли ул.

Хөкүмәтебез бу тыл батырларын онытмый. Әле 1946 елда ук авылыбызның 82 хатын-кызы һәм ул вакыттагы үсмер егетләр “Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен” дигән медаль белән бүләкләнгәннәр иде. Ә быел бу апалар-абыйларның саны иллегә генә калган инде… Аларга быел да Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилей медальләре тапшырылды…

Сугыш тәмамлануга быел 70 ел тулды инде. Әмма аның сары сагышы, хәсрәте әтисезләр йөзендә. Алар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен татып үскәннәр. Алар утлы елларда туган балалар. Шуңа күрә сабыр, нык алар.

Сүземне авылдашыбыз Әсма апа Хәйруллинаның сугыш елларына багышлап язылган “Алабута” дигән бик тә гыйбрәтле шигыре белән тәмамлыйсым килә.

Балачагым авыр елда үтте,

Сугыш иде бөтен дөньяда.

Алабута ашап үстек бит

                                         без,

Яланаяк йөрдек урамда.

Еллар үтте, тормыш

                        матурланды,

Алар инде күптән

                             онытылды.

Алабута чүп үләне булып,

Күңелләргә кереп утырды.

Алабута чүп үләне диеп,

Бакчалардан аны утадым.

Соңгыларын алгач

                             кулларыма,

Кинәт кенә уйлап, тын

                                 калдым.

Тын калдым да үткән

                           көннәремне

Берәм-берәм итеп уйладым.

Чүп үләне безгә булышты

                                         дип,

Алабутадан мин оялдым.

Алабута чүп үләне булсын,

Без ашыйбыз хәзер күмәчен.

Тырышыгыз җирдә, бөтен

                                     кеше,

Дөнья бүтән сугыш

                                 күрмәсен!

 

Гөлсинә ХӘЙРУЛЛИНА,

Шенталы районы Денис урта мәктәбенең татар теле укытучысы, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1574

Комментирование запрещено