Һәр яңа уку елы алдыннан илебездә укытучыларның август киңәшмәләре үткәрелә. Анда мөгаллимнәр үзләренең алдынгы тәҗрибәләре белән уртаклашалар, яңа уку елына яңа планнар коралар. Безнең “Яктылык” мәктәбе укытучылар коллективы исә быелгы киңәшмәне өлкәбезнең Гали авылы укытучылары белән бергәләп шушы авыл мәктәбендә үткәрергә булды.
27 августта безнең мәктәп директоры, директорның уку-укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасарлары һәм 30 укытучы иртән иртүк автобуска утырып Галигә юл тотты. Анда безне мәктәп директоры Мохтар Алтынбаев һәм очрашуга килгән авыл мөгаллимнәре каршы алды. Мәктәпнең актлар залында узган очрашуда Мохтар Исламнурович үзенең административ һәм педколлективның педагогик эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ә укытучылар безне мәктәп белән таныштырдылар. Без төрле кабинетларда, мәктәп каршында оештырылган балалар бакчасында булдык, зур кызыксыну белән мәктәп музеендагы экспонатларны, фойедагы төрле стендларны карадык. Мәктәпнең шундый матур төзекләндерелүенә, кабинетларның Самарадагы шәһәр мәктәпләреннән күпкә яхшырак җиһазландырылуына, мәктәп каршында үскән төрле җиләк-җимеш агачларына, яшелчәләргә хәйран калдык.
Шундый искиткеч уникаль мәктәп белән саубуллашып китү өйлә намазы вакытына туры килгәнгә, без авылның Үзәк мәчетенә кереп, намаз уку бәхетенә дә ирештек. Анда хәзрәтнең вәгазен тыңладык, Алла йортына, хәлебездән килгәнчә, сәдакасын да бирдек.
Тагын безне гаҗәпләндергән нәрсә – ул җирле эшкуар Расих Латыйповның “Сельский уют” дип аталган агротуризм үзәге. Бу әлегә бик үк гадәти булмаган үзәкне үз күзләребез белән күрү теләге белән без шунда бардык. Анда ул безне үзенең әкияткә әйләндерелгән хуҗалыгы, шунда төзелгән чын авыл өе, агротуризм үзәгендәге экзотик хайваннар һәм кош-кортлар белән таныштырды, бу гаҗәеп үзәкнең барлыкка килү тарихын сөйләде, аннары кафега бик тәмле итеп әзерләнгән төшке ашка чакырды.
Бу авыл әле “Морат бабкай чишмәсе” белән дә данлыклы. Ул агротуризм үзәге белән янәшәдә генә урнашкан. Шуңа без чишмә агып чыккан җиргә дә кереп чыктык. Морат бабкай чишмәсенең шифалы суларын эчтек, аның рухына дога кылдык. Галидән Самарага инде кич җиткәндә генә кайтып киттек. Без бу авылның төзек гөлбакчалы йортларына, чиста урамнарына, эшчән, ачык йөзле, кунакчыл халкына сокландык. Безнең шушы авыл мәктәбендә узган уртак киңәшмәбез, Галигә сәяхәтебез һәрберебезнең күңелендә бик озак сакланыр, дип уйлыйм.
Просмотров: 1851