Кагыйдәләрне үтәү — бәхетсез очраклардан котылу

2015-10-20_081426Ягып җылыту сезонына аяк бастык. Менә ничә еллар инде безнең район халкы зәңгәр ягулыктан файдалана. Рәхәткә тардык: утын әзерлисе, көл түгәсе, газ баллоннары артыннан чират торасы түгел-һәрбарчабызның торагына зәңгәр ягулык үткәрелгән. Ләкин зәңгәр ягулыкның файдасы булгандай, аннан зыян күрү очраклары да булып тора. Бигрәк тә ягып җылыту сезоны башында һәм болар бар да күпвакыт көнкүрештә газ җиһазын файдалану кагыйдәләрен бозу белән бәйле.

Без район газ челтәре участогы җитәкчесе Җават Нурсәхи улы Фәхретдинов белән очраштык һәм көнкүрештә газдан хәвефсез файдалану кагыйдәләре белән таныштырып китүен соралдык.

-Газ плитәсеннән файдаланганда барлык краннарның ябык булуына инаныгыз, шуннан соң гына газүткәргечтәге кранны тулысынча ачыгыз. Кабызган шырпыны газ горелкасына китерегез, шуннан соң гына кранны ачыгыз. Конфорканың ялкыны тыныч, зәңгәрсу яисә шәмәхә төстә булырга тиеш. Файдаланганнан соң кранны ябыгыз. Файдалану алдыннан духовка шкафының ишеген ачып, 2-3 минут җилләтегез, кабызылган шырпыны духовка горелкасына китерегез. Горелканың барлык тишекләре дә янарга тиеш. Газ плитәсенә чит әйберләр тутырмагыз. Кабызылган газ плитәсен караучысыз калдырмагыз, аны бинаны җылыту өчен кулланмагыз. Конфоркага су агызу рөхсәт ителми. Газ приборларына мәктәпкәчә яшьтәге балаларны, өлкән яшьтәге һәм исерек кешеләрне якын китермәгез.

Газда эшләүче мичтән файдаланганда юшкәне ачык тотарга, эшләп торучы приборларны караучысыз калдырмаска, казанның төзексезлеге турында яшәү урыны буенча газ участогына хәбәр итәргә, чөнки барлык төзексезлекләр газ хезмәте эшчеләре тарафыннан гына бетерелергә тиеш.

Газда эшләүче суҗылыткыч урнаштырылган бинага мотлак һава керергә, стенада җилләтү юлы булырга тиеш. Колонканы кабызыр алдыннан тарту көчен тикшерергә, моның өчен кабызылган шырпыны колонканың махсус тишегенә якын китерү зарур, ялкын эчкә тартылырга тиеш. Төтен юлында яисә җилләтү каналында тарту көче булмаганда яки җитәрлек булмаганда газ колонкасыннан файдалану катгый тыела! Кабызылган колонканы-даими караучысыз, шулай ук махсус кабызгычлы горелкада газ кранын ачык калдырырга ярамый. Хәвефсезлек автоматикасы төзек булмаган газ колонкасын файдаланырга ярамый.

Төтен юлы һәм җилләтү каналларын тиешенчә карау-тотуны күпфатирлы йортларда-идарә итүче компания, шәхси йортларда хуҗа тәэмин итә. Ягып җылыту чоры дәвамында төтен юлы һәм җилләтү каналларының торышын тикшерү һәм аларны чистарту елына ике-өч тапкыр башкарылырга тиеш.

Тарту көче бозылуның сәбәбе-төтен юлларының тыгылуы, торба башларының туңуы, аларга чит әйберләр эләгү булырга мөмкин. Шуңа күрә газ приборын яисә колонкасын кабызганчы тарту көчен тикшерергә кирәк. Тарту көче булмаганда яисә төтен юлларының бөтенлеге бозылганда газ приборларын һәм газ колонкаларын файдалану катгый тыела, чөнки сөрем газыннан агулану куркынычы барлыкка килә. Сөрем газыннан агулануның беренче билгеләре булганда (күрү һәм ишетү сәләте бозылу, маңгай тирәсе авырту, баш әйләнү) газ приборларыннан файдалануны туктатырга, приборлардагы һәм аларга тоташкан краннарны ябарга кирәк. Бинаны җилләтү өчен тәрәзә һәм форточкаларны ачыгыз, “04” телефоны буенча авария хезмәтен чакыртыгыз.

Көнкүрештә газдан хәвефсез файдалану кагыйдәләрен катгый үтәп, сез үзегезнең генә түгел, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның да хәвефсезлеген тәэмин итәсез. Шуны хәтерегездә тотыгыз! Сезнең онытучанлыгыгыз, игътибарсызлыгыгыз сезгә, якыннарыгызга һәм күршеләрегезгә зыян салырга мөмкин. Газ приборларыннан дөрес файдалану һәм газдан файдалану кагыйдәләрен белү генә сезгә бәхетсез очракларны булдырмаска ярдәм итәчәк. Газ белән эш иткәндә игътибарлы булыгыз!

-Җават Нурсәхиевич, аңлаешлы, эчтәлекле киңәшләрегез өчен бик зур рәхмәт. Җаваплы эшегездә уңышлар сезгә!

Әңгәмәдәш — Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

Автор фоторәсеме.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1339

Комментирование запрещено