Состоялось очередное заседание Совета СОТО «Туган тел» / Самарада быел да “Нардуган” бәйрәме үтәчәк

DSC_0070Вчера, 21 октября 2015 года, состоялось очередное заседание Совета Самарского областного татарского общества «Туган тел». 

Открывая заседание, президент общества И.Г.Шакуров рассказал собравшимся о том, что днем на базе школы «Яктылык» г.о. Самара состоялось совместное совещание руководства татарских НКО Самарской области и соплеменников-депутатов из Самары, Тольятти, Сызрани, Жигулевска (ПОДРОБНЕЕ ОБ ЭТОМ ЧИТАЙТЕ НА НАШЕМ САЙТЕ В БЛИЖАЙШИЕ ДНИ).

DSC_0070DSC_0072 DSC_0076На встрече прослушали информацию директора СОТО «Туган тел» Ф.С.Махмутова о ближайших планах общества. Фархад Сабирзанович рассказал о том, что 22 ноября молодежная секция общества планирует провести День матери, 27 декабря в ДК «Чайка»  (пос. Управленческий, ул. Сергея Лазо, 21) пройдет новогодний утренник для татарских детей и новогодний вечер для активистов татарских общественных организаций региона. Также СОТО «Туган тел» в декабре 2015 года проведет традиционный конкурс знатоков татарского языка и литературы среди учащихся 1-11 классов школ Самарской области, где не преподается татарский язык; областную олимпиаду по татарскому языку и литературе среди учащихся областных школ, где преподается родной язык.

Далее члены Совета СОТО «Туган тел» обсудили вопрос активизации деятельности секций общества «Туган тел» История и краеведение»; «Спорт»; «Женская секция»;  «Образование»; «Культура»; «СМИ»; «Юридическая помощь»).

samtatnews.ru

* * *

Октябрь азагында Самараның “Халыклар дуслыгы йорты”нда өлкә “Туган тел” татар оешмасы советы әгъзалары җыелышы уздырылды

Оешманың президенты Ильяс Шәкүров бу көнне Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә татар иҗтимагый оешмалары активистлары, Самараның һәм өлкә шәһәрләренең район советлары депутатлары белән очрашуы турында кыскача сөйләп, җыелышны башлап җибәрде.

Самара өлкә “Туган тел” оешмасы директоры Фәрхәт Мәхмүтов оешманың алдагы планнары белән таныштырып үтте.

- Шәһәребезнең татар балалары өчен берничә ел инде “Нардуган” — Чыршы бәйрәме үткәреп киләбез. Быел да бу матур традицияне дәвам итәргә булдык  һәм бәйрәм 27 декабрьдә Самараның Управленческий бистәсендәге “Чайка” Мәдәният йортында узачак, — дип белдерде ул.
Җыелышта декабрьдә өлкә мәктәпләренең 1 — 11 сыйныф укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар үткәреләчәге турында да игълан ителде. Алар, гадәттәгечә, программа буенча ана теле укытылган һәм укытылмаган мәктәпләрдәге укучылар өчен аерым-аерым үтәчәк.

“Туган тел” оешмасы секцияләренең эшчәнлекләре турында да сүз барды.

- “Тарих”, “Спорт”, “Мәдәният” һәм “Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары” секцияләре әйбәт кенә эшләп килә, 2015 ел планына кертелгән чараларның төрле сәбәплар аркасында барысын да үткәрә алмасак та, аларның шактые чынга ашырылды. Ә менә “Хатын-кызлар”, “Мәгариф” һәм “Юридик ярдәм” секцияләре бөтенләй диярлек эшләми, аларны да активлаштырырга иде, — дип, Фәрхәт Мәхмүтов аларның  эшчәнлегенә этәргеч бирәчәк берничә фикер дә әйтте. Алар һәм 2016 елга Самара өлкә “Туган тел” оешмасының эш планы буенча тәкъдимнәр киләсе җыелышта каралачак.

Әминә ШИҺАПОВА.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1774

2 комментариев

  1. Встреча для галочки или разговор для разговора

  2. В декабре 2015 года сызранский «Туган тел» отметит свое 25-летие.