«Иҗади җәүһәрләр» санында

1-DSC_0270-279x30017 — 18 октябрьдә татар һәм рус телендәге “Самар татарлары” интернет-порталы эшли башлауга ике ел тулып узды

Яше зур булмаса да, эше зур аның. Сайт Самара татарлары һәм мөселманнары тормышында булган бөтен вакыйгаларны да яктыртып тора. Анда милләтара мөнәсәбәтләр, дин, әхлак, милли гореф-гадәтләр темасына язылган мәкаләләрне укып була, җирле язучыларның, шагыйрьләрнең иҗат җимешләренә урын бирелә, артистлар һәм иҗади коллективларыбызның хезмәте халыкка җиткерелә.

Медиа-порталда өлкәбездә чыгып килүче татар массакүләм мәгълүмат чараларының һәрберсенә дә урын бирелгән. Ә укырга яратмаган кешеләр өчен татар тормышына кагылышлы аудио- һәм видеоматериаллар, фильмнар һәм сюжетлар урнаштырыла.

Порталның оештыручысы – өлкә “Туган тел” татар милли-мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Шәкүров татар матбугат чараларын бер кырда берләштерү максатын куя, милләтебезнең иҗади көчләрен бер урында тупларга тырыша. Һәм сайт бу бурычны уңышлы гына тормышка ашырып килә. Ай саен андагы материалларны 12-19 мең кеше укый, комментарийлар язып, мәкалә буенча үз фикерен әйтә ала.

«В Контакте» социаль челтәрендә дә “Самар татарлары” төркеме бар. Анда 4 меңләп кеше язылган. Ә «Одноклассники» челтәрендә “Самара өлкәсендәге татар авыллары” төркеме булдырылган. Анда тагын да кызыграк, чөнки һәр кеше үз авылы, анда булган хәлләр турында язмалар язып элә ала.

Әйе, ике ел эчендә “Самар татарлары” сайтын алып баручы Римма Нуретдинова бик зур эш башкарган. Шуңа да Казанда уздырылган VI «Белем җәүһәрләре» дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесендә “Самар татарлары” сайты финалга чыкты һәм «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә икенче урын алу бәхетенә иреште. 16 октябрьдә Казанның Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында финалистларны бүләкләү тантанасы уздырылды, һәм Римма ханым Нуретдиновага II дәрәҗә диплом тапшырылды. Шушы уңайдан без аны котлыйбыз һәм эшендә тагын да зуррак уңышларга ирешүен телибез.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

 «Бердәмлек».

КОНТЕКСТ:

Подарок на день рождения сайта / Сайтыбызның туган көненә бүләк булды

 

Просмотров: 1242

Комментирование запрещено