Ринат Бикташевның “Рәссам юлы”

Бикташев8 октябрьдә Тольяттиның сәнгать музеенда (Ленин бульвары, 22нче йорт) якташыбыз, күренекле рәссам Ринат Бикташевның рәсемнәр күргәзмәсе ачылды

Красный Яр районының Кызылсу авылында туып үскән бу талантлы милләттәшебез  1982 елда Куйбышев инженер-төзүчеләр институтын тәмамлый һәм Тольяттиның архитектура идарәсенә яшь белгеч буларак эшкә килә. Аннан ул “АвтоВаз”да эшләп ала, ә 1987 елдан Ставрополь районының баш архитекторы итеп билгеләнә. Ринат әфәнде — СССР Архитекторлар берлеге әгъзасы, Россиянең мактаулы төзүчесе. Ул бик күп картиналар авторы да.

Сәяхәт итәргә яраткан бу талантлы шәхес, дөньяның иң зур музейларында булып, бөек рәссамнарның анда күрсәтелгән эшләреннән илһам ала. Ринат Бикташев рәсемнәре өчен бу сәфәрләрдән яңа темалар да алып кайта. Шуңа күрә аның рәсемнәренә карап, үзеңне Италия, Швейцария, Көнчыгыш илләре буенча сәяхәт иткәндәй тоясың. Ә рәссам сурәтләгән пейзажлар бе­лән танышкач, кешенең чыннан да та­бигатьнең бер кыйпылчыгы икәненә ышанасың.

2007 елда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе бергәләп Казан милли-мәдәни үзәгендә рәссамның шәхси күргәзмәсен үткәргәннәр иде инде. Шул чакта Ринат Бикташевның рәсемнәрен халык яратып караган иде.

Ринат Габделәхәт улы Бикташевның 60 яшьлегенә багышланган “Рәссам юлы” дип аталган рәсемнәр күргәзмәсе 8 ноябрьгә кадәр барачак.

Белешмәләр өчен телефоннар: 8 — (848-2) 48-20-89, 40-3-98.

Бу турыда “Тольятти яңалыклары” интернет сайты хәбәр итә.

Әминә ШИҺАПОВА.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1561

4 комментариев

  1. РИНАТ БИКТАШЕВ- ЭТО СЫН АХАТА ХАМЕТОВИЧА БИКТАШЕВА?

    • Да это он сын нашего учителя Бикташева.Ринат -гордость .Я очень рада что росла с ним по соседству,зимой играли в хоккей ,а летом он прятался и мы все соседские дети целый день могли его искать.А он оказывается мог дома и покушать и поспать.Вот он у нас какой.

      • А Я УЧИЛАСЬ С МАРАТОМ ОЧЕНЬ ЧАСТО ВСПОМИНАЮ АХАТА ХАМЕТОВИЧА как он всегда говорил когда дома забудешь тетрадь А У МЕНЯ ДОМА ЕСТЬ ЖАРЕНАЯ КАРТОШКА И ЖЕНА РАЯ почемуто так запомнилась эта его присказка

  2. Татар авылларыннан учучыларны алып барасы ды да бит…. Школьников с татарских сел повезти бы на выставку. А кто организует ?