Туйдым рекламалардан (ФИКЕР)

news_1679Бүген Россиядә — реклама хезмәткәрләре көне

Бүген кешеләрне әдәп-әхлакка чакырган өндәмәләр күбрәк кирәк. Самар Җәмигъ мәчете янәшәсендә хәдисләр язылган щитлар күренә. Аларны укып, күңел игелеккә тартыла.

Телевизордагы рекламаларның чамадан тыш артык булуын халыктан көлү дип бәялим мин. Без бит салым, программалар өчен махсус акча түлибез, иркенләп бер генә тапшыруны да карап булмый. Күпмедер минут узуга, тавышы көчәйтелгән реклама башлана. Бер тапшыру беткәнче ничә кабатлыйлар аны, тәмам күңел кайта. Бу аеруча өлкән яшьтәгеләрнең һәм болай да авыру кешеләрнең саулыгына зыян сала.

Мәгънәсез рекламаларның чамадан тыш күплеге сәламәтлек бәрабәренә җыелган пычрак акчалар алар. Махсус рекламалар каналы булдыру кирәк. Теләгән кеше көне буе карасын, ә калганнарны газапламасыннар иде. 

Файдалы эшләргә өндәү булса, аларның күплеге сизелмәс иде. Бүген барысына караганда да кешеләрне әдәп-әхлакка чакырган  өндәмәләр күбрәк кирәк. Әнә Самар Җәмигъ мәчете янәшәсендә хәдисләр язылган щитлар күренә. Аларны укып, күңел игелеккә тартыла. Ә менә кибет ачу, нәрсә дә булса сату, ниндидер чара уңаеннан куелган рекламалардагы ярымшәрә хатын-кыз рәсемнәре руль артында баручы ир-атларның игътибарын башкага җәлеп итеп, аларны тормыш калеясыннан чыгара. Болар кешелек кыйммәтләренә каршы килә.

Дини күзлектән караганда, реклама артында җитди таләпләр дә ята. Нәкъ менә шулар үтәлмәү сәбәпле, тормышыбызда дошманлык, хөсетлек, җинаятьчелек, хәйлә, алдашу аша максатка ирешү кебек күңелсезлекләр күзәтелә, яман сыйфатларга юл кую иман зәгыйфьлеге китереп чыгара.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “…Ялган сүзләрдән сакланыгыз” (“Хаҗ” сүрәсе, 30 нчы аять), “Әй мөэминнәр, Аллаһыдан куркыгыз! Чын дөресен сөйләгез”, – ди (“Аһзаб” сүрәсе, 70 нче аять). Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрендә дә бу хакыйкатьне раслаган дәлилләр шактый. Шуларның берсе: “Тугрылыкны саклагыз, чөнки ул яхшылыкка өнди, яхшылык җәннәткә илтер. Кеше һәрвакыт туры сөйләсә, Аллаһы янында сиддик (дөресен сөйләүче), бик тугры адәм дип язылыр. Ялганнан сакланыгыз, чөнки ул начарлыкка, начарлык җәһәннәмгә илтер. Кеше дәвамлы ялган сөйләсә, Аллаһы янында ялганчы дип язылыр”, – дигән.

Хәзер, аеруча сәүдәдә рекламасыз булмый. Сату ниятеннән малыңны артык мактарга, яманны яхшы дип ялганларга, хәйлә корырга, әйбер хакын чамадан тыш арттырып җибәрергә, хөсетлек юлы белән хәрәм гамәлләр кылырга ярамый.

Реклама үтемле булсын өчен, аның артында әдәплелек, сыйфатлылык, кешелеклелек, гаделлек ятарга тиеш. Алдакчы, ялган сөйләүче башкаларны алдаса да, Аллаһы Тәгаләне алдый алмый, чөнки Ул кешеләрнең барлык эшләрен күреп-белеп, ишетеп торучы һәм, гөнаһына карап, җәзасын бирүче. Ә фәрештәләр яхшы гамәлләр белән бергә барлык яманнарын да язып баралар. 

Фәрит.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1201

Комментирование запрещено