Камышлының халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Гашура көнендә изгелек кылдылар (ФОТОСУРӘТЛӘР)

image11

Үткән җомгада, Гашурә бәйрәме көнне, Камышлының халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Эльмираны Камышлыга алып килделәр һәм кибетләрдә йөрттеләр.

Камышлы районының Бозбаш авылында яшәүче Эльмира Минзакир кызы ​Рәхмәтуллина 1977 елның 11 январендә  туа. Камышлы мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлый, аннан машина йөртүчегә укый, таныклык ала һәм Самардагы Инвестнефть оешмасына эшкә урнаша.  

Бик йомшак күңелле кыз йомышы төшкән һәркемне кайда кирәк икән — үз машинасында шунда илтеп куя торган була. 2008 елда шулай бер авыруны шифаханәгә алып барганда юл хәлакәтенә эләгә ул. Машинада булган бер кеше вафат була, Эльмира үзе һәм тагын бер ир-ат гомерлек инвалид булып калалар… 

Хәзер Эльмира — беренче төркем инвалид. Озак вакыт түшәктә дә ятты ул. Камышлы район үзәгенең халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге  хезмәткәрләре аны карарга алындылар. Оешмабызның шәфкать туташлары һәр эш көнендә янына барып, үзен дәвалап йөрделәр, үлемнән алып калдылар.

Исән чагында ир-егетләрне уздырып печән чапкан, утын әзерләгән, абзар тутырып эре мөгезле терлек асраган хатын-кыз хәзер инде өеннән дә чыкмый.  Шулай да ул якты дөньяга гашыйк булып гомер итә. «Минем яшисем килә», — ди ул.

Оешмабыз хезмәткәрләре Эльмира янына әле дә баргалап торалар, авыру өчен төрледән-төрле чаралар һәм бәйрәмнәр дә оештыралар әле. Чәч кисүчеләребез үзенә прическалар да ясап кайталар.  Ә үткән җомгада, Гашурә бәйрәме көнне, безнең кызлар Эльмираны Камышлыга алып килделәр һәм  кибетләрдә йөрттеләр. Өеннән чыкмаган хатын-кыз кирәк-ярагын сатып алды, таныш-белешләрен һәм иптәшләрен очратты. Аның шатлыгы бу көнне эченә сыймады!

imageimage2 image3 image4 image5 image6 image7 image8 image9 image10 image11 image12

Бүгенге көндә Эльмира ярдәмгә мохтаҗ. Аның өенең ишек төбенә пандуслы тупса кирәк. Бәлки, ярдәм итүчеләр дә табылыр, дип өметләнеп калыйк. Кылган игелек юкка чыкмый, кире әйләнеп кайта бит ул.

Шушы дөньяның да, ахирәт тормышының да бәхет-сәгадәтенә ирешергә һәркайсыбызга да насыйп булса иде.

Камышлы  район үзәгенең халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНЕГАЛИМОВА.

КОНТЕКСТ:

Просмотров: 1592

Комментирование запрещено