Хаҗ — ислам диненең бишенче баганасы ул. Мөмкинлекләре булган һәр мөселман гомерендә бер тапкыр Зөлхиҗҗә аенда хаҗга барырга тиеш. Безнең Похвистнево районы Гали авылыннан да ел саен 8 – 10 кеше, Аллаһыга тапшырып, шушы изге сәфәргә чыга.
Быел да 11 авылдашыбыз Мәккәгә барып, хаҗ кылып кайтты. Бу бәхеткә Нәүфән Латыйпов, Кәүсәр Шәйхетдинова, Фәнүзә Латыйпова һәм Нәфисә Исхакова ирештеләр. Ә менә авылыбызның юмарт ирләре Расих Латыйповка — әтисенең сеңелесе Саҗидә Гарифуллинаның, Ринат Мортазинга әнисе Рәшидәнең хаҗ кылу чыгымнарын үз өсләренә алганнары өчен савабы икеләтә булыр, мөгаен.
Хаҗилар арасында читтә яшәүче авылдашларыбыз – Самарадан — Наҗия Сәлимова, Похвистневодан ирле-хатынлы Расих һәм Илһамия Кәримовлар, Мөдәррис һәм Розалия Латыйповлар да бар иде.
Хаҗи-хаҗияләребез изге җирләребезгә барып, Коръән иңгән мәгарәләрне күреп, догалар кылып кайтуларына без — аларның авылдашлары да, чиксез шатбыз. Аларның һәрберсенең хаҗларын Аллаһы Тәгалә кабул итсен иде. Хаҗ сәфәрләренә тагы да күп ке¬шегә барырга язсын.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
КОНТЕКСТ:
Самарские паломники вернулись домой (ВИДЕО)
Просмотров: 1602
фотографиясендә генә Галилеләр түгел!