Самарның Җәмигъ мәсҗидендә балалар өчен корбан мәҗлесе уздырылды

SONY DSCСамарның Җәмигъ мәсҗидендә шәһәребезнең 117 нче мәктәп-интернатында укучы сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен корбан мәҗлесе үткәрелде.

Менә инде ничәнче ел рәттән милләттәшләребез Искәндәр һәм Галия Мостафиннар начар ишетүче нарасыйларны шатландырып, алар өчен мул табын коралар.

Мәҗлес уздыруга шулай ук акча, ризыклар, корбан ите белән Тәлгат һәм Мәрьям Төхвәтшиннар, Ракия Шәфыйкова, Йосыф һәм Рәмзия Мостафиннар, Нәсимә Насыйрова, Фатыйма Зыятдинова, Рөстәм һәм Асия Йосыповлар, Гөлфия Яһудина ярдәм иткәннәр.

Мәсҗиднең яңартылып матурайткан зур ашханәсендә укучылар һәм аларның укытучылары җыелды. Баш имам Иршат хәзрәт Сафин балаларга корбан, динебез Ислам турында сөйләде, юмарт, мәрхәмәтле булырга, бер-беребез белән дус, бердәм яшәргә өндәде. Ә Таһир ага Мамышев ветераннар исеменнән чыгыш ясап, укучыларга олы буынның ышанычлы дәвамчылары булуларын теләде.

“Бу игелекле гамәл Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен кылына. Ә балаларның шатлануын күргәч, күңелгә рәхәт булып китә. Ходай мәҗлесне уздырырга ярдәм иткән кешеләрнең корбаннары кабул итеп, үзләренә исәнлек-саулык, әҗер-саваплар бирсен иде. Киләчәктә дә укучыларны шулай сөендерергә насыйп булсын”, — ди Галия апа Мостафина.

Миләүшә ГАЗЫЙМ язмасы һәм фотосурәте.

«Сәлам».

Просмотров: 1259

Комментирование запрещено