Хәния Фәрхи туган көнен Мәскәүдә бәйрәм итә

Tpodiu1kTNw1 ноябрьдә Татарстанның халык артисткасы, 30 ел татар эстрадасы сәхнәсеннән төшмәгән Хәния Фәрхи үзенең 55 яшьлек юбилеен илнең төп сәхнәсендә — Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда бәйрәм итәчәк. 

Зур бәйрәм концертында танылган артистлар һәм шулай ук яшь җырчылар катнашачак. Хәния Фәрхине Россиянең халык артисты Александр Серов, Татарстанның атказанган артисты Бари Алибасов җитәкчелегендәге “На-На” төркеме, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Альберт Әсәдуллин, Татарстанның халык артисткасы Алсу, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов, Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина, Татарстанның атказанган артистлары Алсу Әбелханова, Марсель Вагыйзов, Раяз Фасыйхов, моннан тыш Филүс Каһиров, Радик Юльякшин, “Казан егетләре” котлаячак. Юбилей программасында популяр хитлар һәм яңа җырлар да яңгыраячак.

Просмотров: 1878

2 комментариев

  1. Молодчина Хэния!Горлэт эле .курсэт эле Татар монын Мэскэу шэхэрендэ дэ!Алла Пугачевалар бер якта торсын безнен Хэния жырлаганда!Унышлар Сезгэ Хэния юлдаш булсын!Сезне бик яратучы.Сезнен ижатыгызга гомер буе гашыйк тугры тамашычыгыз Зэлфирэ.

  2. Шушы кэдэр халык жыеылырмы икэн?