Казанда “Татар балалар лидеры мәктәбе” старт алды

ТДШЛ24 нче октябрьдән 29 октябрьгә кадәр ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге алтынчы мәртәбә Татар балалар лидеры мәктәбен уздыра.

Чараның максаты татар балаларына, татар яшьләр берләшмәләре активистларына ярдәм күрсәтүдән, татарлар урнашкан төбәкләрдә татар үзәкләре каршында татар балалары белән эшләү буенча аерым юнәлеш булдырудан гыйбарәт.

Оештыручылар алдында түбәндәге бурычлар тора: яшь лидерларны укыту өчен база формалаштыру; уңышлы эш тәҗрибәсен тарату; төрле төбәкләрдән лидер балалар өчен тәҗрибә һәм белем уртаклашу өчен шартлар тудыру.

Татар балалар лидеры мәктәбендә РФ төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәп, иҗтимагый һәм мәдәни тормышта актив катнашучы 8-11 нче сыйныф укучылары – барлыгы 60 активист катнашачак. Шулай ук смена дәвамында үзен күрсәтә алган “Милләтебез хәзинәләре” профильле сменасында катнашучылар чакырулы.

Сменада катнашучылар өчен төрле лекцияләр, гамәли дәресләр, түгәрәк өстәл утырышлары, диспутлар, татар зыялылары белән очрашулар каралган. Моннан тыш, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына һәм Габдулла Тукайның әдәби музеена бару планлаштырыла. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Просмотров: 1757

Комментирование запрещено