Татарстан фермерлары йөзем үстереп, шәраб һәм сок җитештерергә җыена / Фермеры Татарстана планируют заняться промышленным виноградарством

farmer harvesting a bunch of grapes in tuscany_2zkcwqtqФермерлар йөзем үстерүчелек белән шөгыльләнеп, бу өлкәдә сәнәгать тармагын киң җәелдерергә планлаштыралар.

Кыш дәвамында алар яңа эшчәнлек белән шөгыльләнү тәҗрибәсе туплау өчен белемнәрен арттырачак. Бу хакта Татарстан фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы коореративлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров җиткергән.

Республиканың селекционер-виноградчылары йөземнең Татарстанда үстерердәй кышкы чыдам берничә сорт булдырган да инде. Алар йөземнән шәраб, сок, дару кушылмалары җитештерәчәк. Ә йөзем төшләреннән май алырга була. Тулаем алганда, йөземнән 20 төрле продукция җитештереп була икән.   

Баштагы мәлләрдә Татарстанда бу эш белән 5-7 фермер шөгыльләнәчәк. Тора-бара аларның саны артырга тиеш. Алай гына да түгел, фермерлар яңа сортлар булдыру буенча да эш алып барырга ниятли, ди. Фермерларның беренче йөзем бакчалары 2016 елның язында ук барлыкка киләчәк.

intertat.ru

* * *

Фермеры Татарстана планируют заняться промышленным виноградарством. В течение зимы они намерены пройти обучение для того, чтобы заняться новым видом деятельности. Об этом корреспонденту агентства «Татар-информ» сообщил председатель Ассоциации фермеров, крестьянских подворий и сельскохозяйственных кооперативов Камияр Байтемиров.

По его словам, селекционеры-виноградари РТ вывели несколько зимостойких сортов этого плодового растения, которые можно выращивать в условиях Татарстана. Фермеры планируют производить из винограда вина, соки, лекарственные составы. Из косточек плодов можно получать масло. В общей сложности из винограда можно производить более 20 видов продукции.

На первых порах новым видом деятельности займутся 5-7 фермеров. Со временем таких хозяйств станет больше. Причем фермеры намерены специализироваться на сортах. Одни из сельских предпринимателей станут возделывать столовые сорта винограда, другие – винные.

Приступить к закладке плантаций винограда фермеры Татарстана планируют уже весной 2016 года, сообщил К.Байтемиров.

 

Просмотров: 1674

Комментирование запрещено