Башка мәшәкатебез юк иде шул

docs.mail.ru2Сентябрь башларында “Самарагорэнергосбыт” фирмасы, кырмыска оясына таяк тыккандай, өлкә үзәген гөж китерде. 200 меңләп фатир хуҗалары почта әрҗәләреннән электр уты өчен килгән яңа квитанцияләр табып алдылар. Хуҗаларның һәрберсе еллар буе түләмәгән диярсең, оешма барыбызга да меңләгән сум бурыч язып җибәргән. Кайдан алынган ул саннар — беркем дә белми. Аен — айга түләп барган кешеләр, астыртын түләмәүчеләргә әве­релгәч, түзмәделәр, квитан­цияләрдә язылган телефоннар буенча шалтыратырга тотындылар. Ә оешмада йә трубканы алмыйлар, йә кыска гудоклар яңгырый. Аптыраган халык “Самарагорэнергосбыт” бүлекчәләренә һөҗүм ясарга кереште. Икешәр, өчәр сәгать чират торып ярсыган кешеләрне операторлар ничек булдыра алдылар, шулкадәр тынычландырып, кайтарып җи­бәрделәр. Алар, “Самарагор­энергсбыт” базасында счетчик күрсәткечләре булмаган фатир хуҗаларына түләү хакын уртача норматив буенча санап чыгарганнар, дип аңлатканнар. Алай булгач, “Самарагор­энергсбыт” счетына акча кайдан килеп тора, дип беләләр икән электр уты хуҗалары? Ай саен миллионлаган шәһәр халкы 300 — 500 сум акча җибәреп торуны сизмиләр дә микәнни?

Шунысы да кызык, “Сама­рагорэнергсбыт”та безнең счет­чик күрсәткечләре нишләп юк соң әле? Югыйсә, ай саен квитанцияләребезгә язып, ярты ел саен үсә барган тарифларга тапкырлап, түләп барабыз түгелме? Һәр хуҗабикә ел саен оешма бүлекчәләренә барып, киләсе ел өчен квитанцияләр алганда, бурычы бармы-юкмы икәнен компьютер аша тик­шертә, аерма булса, шунда ук түләп тә кайта. Димәк, оеш­маның компьютерларында без­нең күрсәткечләр бар бит.

Почта әрҗәсенә килә башлаган яңа квитанцияләрдә түләүнең яңа ысулы аңла­тылган. Һәр хуҗа һәр айның 15 – 25ләрендә йә шалтыратып, йә смс язып, йә интернеттагы шәхси кабинет аша, йә кәгазьгә язылган күрсәткечләрне ниндидер махсус тартмаларга салып, счетчикларының күпме санаганын хәбәр итәргә тиеш. Халыкның башка мәшәкате юк, диярсең. Туксан яшьлек әби-бабайлар, көне-төне эштә бил бөгүче урта яшьтәге апа-абыйлар, төз рәтләргә басып, һәр айның 15 – 25ләрендә счетчик күрсәткечләре язылган кәгазь кисәкләрен тотып, салырга тартма эзләп йөрергә тиеш. Ике миллион халкы булган шәһәрдә аларның саны ун гына икән. Вәт, ичмасам, кайгырталар бездә картларны! Аларга нинди “прогулка” ясарга туры киләчәк! Айның беренче ункөнлегендә килгән квитанция буенча түләргә дә кирәк икәнлеген исәпләсәң, карт-корыларның исәнлекләре бермә-бер артачак. Урыннарыннан тора алсалар, әлбәттә.

Ә яшьләр? Эштәге, бала­ларның мәктәптәге пробле­малары, йә үзәк өзгеч мәхәб­бәтләре, йә аерылышу сагышлары аркасында смс җи­бәрергә онытып җибәрсәләр, нишләтерләр икән аларны? Тагын судлашып, штраф түләтеп йөртерләр микән? Монда Зоя Космодемьянскаяның “Всех не перевешаете!” сүзләре искә төшә. Барыбызны да утыртып бетерә алмаслар, мөгаен.

Компьютерлар, айфон-смарт­фоннар заманында “Са­ма­ра­горэнергсбыт” оеш­ма­сының халыкны шулай җә­фаларга җыенуы, аз дигән­дә, аптыраш тудыра. Счетчик күрсәткечләре язылган кви­тан­цияләребездәге ике санны түләүләрне алучы оператор компьютерга кертә алмый микәнни? Аның программасы башка дисезме? Соң, ай саен икейөз мең квитанция язып җибәрергә, ай саен аларны таратып йөрергә акчалары җиткәнне, бер мәртәбә программа язып ташлаганы өчен “Самарагорэнергсбыт” программачысына түләргә акча табылыр иде әле.

Хәер, безнең дәүләттә гел шулай инде. Менә дигән иттереп йөз ел буе эшләп торган системаны бозып, халыктан ниндидер тартмалар эзләтә башлаган “Самарагорэнергсбыт”ның керемнәре, әйтте диярсез, күпкә төшәчәк. Әнә, суга счетчиклар куйдырган кешеләр, күрсәткечләре язылган кәгазь кисәкләрен тотып, сүгенә-сүгенә ай саен чират тора бит инде. Ә гаеплеләр алдан ук билгеле — ул да булса тартма эзләргә теләмәгән шәһәр халкы. Яңа системалар уйлап чыгарып, ниндидер эш күрсәтергә тырышучы җитәкчеләр бераздан югарыга үрмәләячәкләр һәм илебез белән дә шулай ук, үз мәнфәгатьләрендә, идарә итәчәкләр. Ә алар урынына килгән яңа менеджерлар безгә яңа мәшәкать уйлап чыгарачак.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1801

Один комментарий

  1. Фатхутдинов Мухаммат Мубинович в пишет:

    Авылда күптән шулай тартмага салып торабыз инде.