Гомер көзендә парлы булу — олы бәхет ул

2015-10-26_080701Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар шатлыгын бергә тату-олы бәхеттер ул. Районыбызның Балыклы авылында яшәүче Заһит ага һәм Миңнурый апа Шакуровлар гаиләсенә әнә шундый бәхет насыйп булган.

Аларның йорты ерактан ук пөхтәлеге белән аерылып тора. Ә өй эчендәге тәртип, чисталык һәркемне сокландырырлык.

Заһит 1930 нчы елны, Закир ага һәм Гайшә апа Шакуровлар гаиләсендә, Балыклы авылында дөньяга килә. Бала чагы сизелми дә үтеп китә аның. Беренче Бөтендөнья сугышыннан инвалид булып кайткан әтисе дә гел авырый, әнисенең исәнлеге дә әйбәтләрдән булмый. Ә иң аянычы-сугыш башлана. 12 яше дә тулмаган малай укуын ташлап колхозда эшли башлый: чәчү, печән, урак өсләрендә ат белән кыр эшчеләренә су да ташыган ул, лабогрейка белән ашлык та чапкан, ындыр табагында да эшләгән, бер сүз белән әйткәндә, эшкә кая кушсалар-шунда эшләгән. Сугыш елларындагы авырлыкларны үз җилкәсендә татыган Заһит. Менә ниһаять көтеп алынган Җиңү көне! Авылга берәм-сәрәм ир-егетләр кайта башлый. Ләкин тормыш көтү һаман авыр: илдә ачлык-ялангачлык, җимерелгән илебезне торгызырга эшче куллар җитешми. 1947 нче елны 17 яше дә тулмаган егетне Сызрань шәһәре тирәсендәге шахтага эшкә җибәрәләр. Анда ике елга якын эшли ул. Шахтада чыныгып кайткан егет әнисенең туган авылы Яңа Усман авылына барып, буровойга эшкә урнаша. Бер елдан аны армия хезмәтенә алалар. Бер ел Ярославль шәһәрендә хезмәт иткәч, аны Мәскәүгә күчерәләр. Авылда, эштә чыныгып үскән егеткә армия хезмәте кыен булмый. Аннары ул хезмәт иткән җирдә шартлар да әйбәт була. Юлбашчыбыз Ленинның дачасына экскурсиягә барырга да туры килә аңа. Заһитка армия хезмәтендә калырга тәкъдим дә ясыйлар, аның үзенең дә калырга исәбе булмый түгел. Ләкин аны авылда олыгайган, чирле әти-әнисе көтеп тора, аларны кем карар?! Һәм ул туган авылына кайтып колхоз фермасына эшкә урнаша. Шул фермада беренче кат күргәч тә күзе төшә дә инде аның гомерлек яры Миңнурыйга.

Миңнурый 1935 нче елда Балыклы авылында дөньяга килә. Нурлы йөзле, сөйкемле кызларына Харис ага һәм Шәмсезаһа апа белеп куштырганнар исемне. Аның йөзеннән чыннан да нур бөркеп тора. Миңнурыйның әтисе Харис ага да беренче Бөтендөнья сугышы инвалиды була. Шуңа күрә Миңнурыйга югары белем түгел, урта белем алырга да насыйп булмый. Мәктәптә 7 сыйныф белем алган кыз фермага эшкә урнаша. Әй, авыр була да ул елларда фермада эшләүләре! Бөтен эш кул белән эшләнә бит. Бозаулар да карый ул, сыер да сава. Чи утын белән мичкә ягып су җылытулар, тирес чистарту, бозау-сыерларның өстен чистарту-өлкәннәргә дә авыр булган эшләрне башкарган алар.

Эшкә батыр, уңган Миңнурыйны күзләп йөргән Заһит аңа тәкъдим ясый һәм алар никахлашып гаилә кора. Шулай итеп Миңнурый Шакуровлар йортына килен булып төшә. Кечкенә генә өй, ишле гаилә. Ләкин бер-берсен сөйгән яшьләргә бергә булганда тормышның авырлыклары сизелми, барына да түзә алар. “Ике кайнана белән тордым мин кызым. Гайшә инәй һәм каенапам Банат белән. Ләкин алар мине какмады, сукмады. Сабыр идем. Тормышта сабыр булырга. “Сабыр төбе-сары алтын”, диеп, юкка гына әйтмәгән бит әби-бабаларыбыз. Банат апай белән бигрәкләр дә тату яшәдек. Балаларны да үз балаларыдай күреп үстереште ул. Урыннары оҗмах түрендә булсын”. Заһит ага белән Миңнурый апа газиз кешеләрен кадер-хөрмәт белән карап, соңгы юлга озатканнар һәм һәр елны аларга багышлап Коръән табыннары үткәреп торалар икән.

Биш балага гомер биреп, аларны тәрбияләп үстереп, укытып олы тормыш юлына озатканнар алар. Өлкән кызлары Минҗәүһәр һәм Минсылу гаилә корып туган авылларында төпләнеп калган, Минсәрвәр һәм Алсу гаиләләре белән берсе Самара, икенчесе Тольятти шәһәрләрендә яшәсәләр, төпчекләре, бердәнбер уллары Мөхтәр гаиләсе район үзәге Камышлы авылында гомер итә. Кияүләре Фаик, Фәнис, Азат һәм Рафаэль күптән инде аларга үз уллары кебек булсалар, киленнәре Алияне мактап бетерә алмыйлар Заһит ага белән Миңнурый апа. “Алиябездән бик уңдык: ачык, уңган, сабыр, бөтен яклап та булган бала инде. Исән-сау булып тигезләре белән яшәсеннәр генә, берүк”, диеп теләкләрен тели алар. Без дә аларның теләкләренә кушылабыз. Алиябез күз алдында үсте, тәртипле кыз, уңган-булган кыз. Әти-әниләре дә яхшы кешеләр.

Гомер буе фермада эшләп лаеклы ялга чыккан Шакуровлар тормышларыннан канәгать, чөнки тормыш гел авырлыклардан гына тормаган бит. Фермада бергә эшләгән хезмәттәшләрен дә искә алып китте алар, балаларының сабый чакларын да. Заһит ага фермада эшләүдән тыш, умартачылар курсында укып кайтып, утыз елга якын умартачы булып та эшләгән. Әле бүгенгесе көнне дә умарта асрап, балаларын, оныкларын, туган-тумачаны бал белән сыйлап яши икән. Өстәлләреннән бал өзелмәгәнгә яшь күренәдер дә алар, мөгаен. Үз яшьләрен бирмәссең дә. Бүгенге көнне өлкән Шакуровлар төп йортта икесе генә гомер кичерә. Ләкин алар ялгызлыктан саргаймый, моңаеп утырмый. Балалар, оныклар килеп тора, кайтып тора. Балаларга бай булгандай, оныклар һәм туруннарга да бай алар: оныклар саны ун булса, туруннарныкы алтыга җиткән.

Июль аенда Шакуровларның зур гаиләсе Миңнурый апаның гомер бәйрәмен билгеләп үтсә, елның соңгы аеның, соңгы көнендә гаилә башлыгының гомер бәйрәменә җыйналыр. Әлбәттә инде юбиляр исеменә изге теләкләр юлланыр.

Хөрмәтле Миңнурый апа, Заһит ага! Без дә якыннарыгызның теләкләренә кушылып сезгә сәламәтлек, озын тигез гомер, җан тынычлыгы, балаларыгызның игелеген күреп, муллыкта яшәвегезне телибез. Сез боларның барына да лаеклылар! Гомер көзенә парлашып килеп җиткәнсез икән, ахыргача бергә булыгыз. Парлы булуларга ни җитә!

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.
Автор фоторәсеме.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1931

Один комментарий

  1. Бик зур рахмэт сезгэ, матур итеп язганыгызга! Чыннанда мондый кешелэр бик сирэк тер. Алар безнен очын кунеллэрен биреп яшилэр!