Миңнетаһир БАЙБЕКОВ: «Дустымның васыятен үти алмадым…»

wpid-Smeshannyiy-brak-v-CHelnah-kak-sekret-pyati-urovney-0-300x264Гомер дигән араның сигез дистәсе артта калган. Кемнәр белән генә очрашмадым да, кемнәр белән генә эш алып бармадым. Кешенең кем икәнен хезмәт казанында кайнаганда аеруча тирән беләсең. Самарның авиация институтын тәмамлап, галәм техникасын иярләгән дустымны бигрәктә хатын-кызлар күккә чөйделәр. Озын буйлы, чибәрнең чибәре, акыл иясе. Нина исемле кыз үзенә каратты. Еллар узды. Ике урыс малаен үстерделәр. Олыгая-олыгая дустымда үз татарына карата мәхәббәт уянды.

Ике бала да, хатын да татар рухын кабул итмәделәр. «Миңнетаһир, мин үлгәч авылга алып кайтып, әниләр янына җирлә», — диде. Вәгъдә — иман, ди халкым. Сүз бирдем — үти алмадым. Дустым кинәт вафат булган. Хатыны Нина миңа да, иренең элеккеге эш урынына да шалтыратмаган. Минем канәгатьсезлеккә: «Не дозвонилась» белән трүбкәне ташлады.

Әйтер сүзем шул. Яшьләр, үз милләтегез белән гаилә корыгыз. Гомер җил искәндәй уза да китә. Картая-картая һәр кеше үз тамырына тартыла. Картлыкны да бәхетле итәсегез килсә, үз татарыгыз белән сайрашып гомер кичерегез, намазлыкта тынычлык алыгыз. Иң олуг бәхет — татар мохитендә яшәү.

Шакир углы
Миңнетаһир БАЙБЕКОВ.

«Сәлам».

Просмотров: 1887

Один комментарий