Камышлының халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Оста куллар» түгәрәге эшли (ФОТОСУРӘТЛӘР)

image8Татар халкы элек-электән үзенең үзенчәлекле кул эшләре белән аерылып торган. Тегү, чигү, сәйлән белән нәкышләп калфаклар эшләү — барысын да санап чыгу өчен генә дә шактый вакыт кирәк булыр иде.

Һәр чәршәмбе саен Камышлы район үзәгенең халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә Гөлнара Хисмәтова җитәкчелендә  «Оста куллар» түгәрәге эшли. Анда авылның олы яшьтәге хатын-кызлары бәйләү-чигү белән шөгыльләнәләр, тәҗрибәләре белән уртаклашалар.

Үз кулларың белән бәйләгән свитер, кофта, күлмәк кигән балаларыңны һәм оныкларыңны күрү күңелгә зур сөенеч, куаныч бирә, горурлыгыңны арттыра. Чөнки алар кибеттән алынган, ясалма тукымадан тегелгән салкын, зәвыксыз әйберләр түгел. Аларны бәйләгәндә, теккәндә, чиккәндә син җан җылыңны биреп, һәр җөе саен яхшы теләкләр тели-тели, чын куаныч белән эшлисең.

- Түгәрәктә шөгыльләнергә теләүчеләр булса — килсеннәр, көтеп калабыз! — ди Гөлнара ханым.

image20

Гөлнара Хисмәтова

image2image3 image4 image5 image6 image7 image8 image9 image10 image11 image12 image13 image14 image15 image16 image17 image18 image19image21Камышлы  район үзәгенең халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНЕГАЛИМОВА.

Просмотров: 1943

Один комментарий

  1. Венера Набиуллина (Асылгареева) в пишет:

    Молодец Гульнарочка