Самарда Хеллоуин бәйрәменә багышланган татар дискотекасы үткәрелә! Шайтанга табындырган “пәри туе” кирәкме?

31 октябрь — Хэллоуин бәйрәме

- Нигә дип  татарлар Хэллоуинны бәйрәм итмәскә тиеш?!  Бәйрәм итәбез – бергәләп, бик күңелле итеп, онытылмаслык шоуда күңел ачачакбыз! Моның өчен бары тик 30 октябрьдә чарага барырга онытмаска гына кирәк, ә калганы… калганын оештыручылар югары дәрәҗәдә әзерләп маташалар. Сезне кайнар, куркыныч, дәртле, җырлы-моңлы тамаша көтә. Сез бу караңгы, шомлы төннең искитмәле якты йолдызлы шәп концерт-дискотекасын, һичшиксез, күрергә тиеш, - ди Самар шәһәрендә татар дискотекаларын уздыручылар… (http://vk.com/tatarpartyhalloween)

Октябрь башыннан ук кибетләр әлеге бәйрәм атрибутикасы – убырлы, мәет, скелет, ярканат, вампир киемнәре, үрмәкүч җепләре ише вак-тияк белән тулды. Татар егет-кызлары шушы костюмнарны киеп килсә, Хеллоуин бәйрәменә багышланган татар дискотекасына бушлай керә имеш! Кытычкыч хэл бу! Җен-пәри булып киенеп, әл­лә нинди мәгънәсез чараларда кү­ңел ачып йөргәнче, күбрәк үзе­безнең бәйрәм­нәрне бил­геләп узсыннар иде алар.

31 октябрьдә Көнбатыш илләрендә, зурлап, Хэллоуин бәйрәмен уздыралар. Ирландия һәм Шотландия территориясендә яшәгән борынгы кельтлар традициясенә барып тоташкан бу бәйрәм узган гасырның 90нчы елларында акрынлап Россиягә дә үтеп керә башлады. Бүген инде ул яшьләрнең иң яраткан бәйрәмнәреннән берсенә әверелеп бара… Шулай да күпләр Хэллоуин дигән “кабак бәйрәме”н кабул итми. Мин дә әлеге бәйрәмгә каршы булучылар рәтеннән.

Һәр бәйрәм нинди дә булса традицияләргә ни­гез­ләнә, йә булмаса  дәүләт тарафыннан билгеләнә. Хэл­лоу­инда исә мөселман­нар­ның да, православие дине вә­килләренең дә тра­диция­ләре сизелми. Ул дәүләт бәй­рәме дә, безнең җирлек­тә бар­лыкка килгән тарихи бәй­рәм дә түгел. Шуңа күрә бездә Хэллоуинны билгеләп узуны кирәк, дип тапмыйм. 

--2hL342E0YКызганычка, яшьләр дә үзебезнең бәй­рәмнәрдән ләззәт тапмыйча, читтән кергән­нә­ре­нә өстен­лек бирә. Тик бу бәйрәм ниндидер җыелма, ясалма субкультуралар барлыкка ки­тер­мәсме икән дигән шик тә туа.

Дөнья болай да тыныч тү­гел. Хэллоуин шаукымы бе­лән яшь­ләргә конфет дип нар­котигын да таратырга мөм­­киннәр. Бу бәй­рәм, га­дәт­тә, эчүгә корылган була. Аек кеше алай акылдан язган сыман юләр­ләнеп йөри алмый.

Хэллоуин психиканы да боза. Ниндидер җен-пә­ридән түгел, Аллаһы Тәгаләдән куркырга ки­рәк.

Дин, гомумән, сихерче, албасты, шайтан, җен-пә­ри­ләргә каршы. Әлеге тискәре затларга атап уз­дырылган бу бәйрәм, тора-ба­ра сихерче, җен-пәри­ләрнең тормышыбызда популярлашып китеп, кеше­ләрнең аларга уңай карый башлавына ки­терергә мөм­кин. Шуңа күрә дә без бу бәй­рәмгә каршы булырга тиешбез! Минемчә, Хеллоуин бәйрәменә багышланган татар дискотекаларын оештыручыларны штраф­ка тарта баш­ласыннар иде!..

…Ирланд легендасына караганда, Джек исемле эчэргэ һәм азарт уеннар яратучы фермер ике тапкыр Шайтанны алдый. Ә үлгәч ул гонаһлары аркасында оҗмахка эләкми, ә Шайтан аны исән вакытында ук Тәмугъка алмаска вәгъдә иткән була. Шуңарга ул башка вакытын эчендә утлы күмер салынган ташкабак баш белән җир йөзендә йөрергә тиеш була. Хәзер мондый кабак башларны Джек уты дип атыйлар. 1 ноябрьгә каршы төнне берәр тәрәзәдән ут күзле ырҗаеп торган баш күрсәгез, аптырамагыз, бер юнсезе, Хэллоуин билгели, димәк.

Исемем редакция өчен генә.

samtatnews.ru

Редакциядән. Берәүләр Хэллоуинны Көнбатыш мәдәниятен кабатлау дип санаса, икенче берәүләр әлеге бәйрәмне Аллаһы Тәгалә урынына шайтанга табындырган “пәри туе” буларак кабул итә.

Хөрмәтле укучыларыбыз!  Ә сез ничек уйлыйсыз: безгә Хэллоуин кебек бәйрәмнәр кирәкме?

Просмотров: 2541

9 комментариев

  1. После таких сатанинских праздников как правило следует ожидать всплеск трагических смертей, странных заболеваний и душевных расстройств среди молодежи… Ходайнын каргышы озак коттертми. Йа Раббым яшьлэребезгэ тэуфик хидаят биреп тугры юлга кундерсэ иден. бу адэм сурэтле шайтаннарнын бозыклык хэм явызлыгындын сакласа иден.

  2. коточкыч! Мескен татар теле!

  3. Татарский Хэллоуин-бред…

  4. Гульшат Гузаирова(Тахаутдинова) в пишет:

    Куда мы катимся?!???!

  5. Докатились, татарский хэллоуин. Facepalm

  6. Перенимают всякую дурь.Если в язычество потянуло,пусть культ Тенгри изучают.Зачем кельтские праздники?К своим истокам надо идти.

  7. Женем сэйми чит бэйрэмнэрне. Мин патриотка.

  8. яшь чакта шундый куркынычлар кызык бит ул… Шулай булгач Хеллоуинны нигэ уткэрмэскэ?