31 октябрь — Хэллоуин бәйрәме
- Нигә дип татарлар Хэллоуинны бәйрәм итмәскә тиеш?! Бәйрәм итәбез – бергәләп, бик күңелле итеп, онытылмаслык шоуда күңел ачачакбыз! Моның өчен бары тик 30 октябрьдә чарага барырга онытмаска гына кирәк, ә калганы… калганын оештыручылар югары дәрәҗәдә әзерләп маташалар. Сезне кайнар, куркыныч, дәртле, җырлы-моңлы тамаша көтә. Сез бу караңгы, шомлы төннең искитмәле якты йолдызлы шәп концерт-дискотекасын, һичшиксез, күрергә тиеш, - ди Самар шәһәрендә татар дискотекаларын уздыручылар… (http://vk.com/tatarpartyhalloween)
Октябрь башыннан ук кибетләр әлеге бәйрәм атрибутикасы – убырлы, мәет, скелет, ярканат, вампир киемнәре, үрмәкүч җепләре ише вак-тияк белән тулды. Татар егет-кызлары шушы костюмнарны киеп килсә, Хеллоуин бәйрәменә багышланган татар дискотекасына бушлай керә имеш! Кытычкыч хэл бу! Җен-пәри булып киенеп, әллә нинди мәгънәсез чараларда күңел ачып йөргәнче, күбрәк үзебезнең бәйрәмнәрне билгеләп узсыннар иде алар.
31 октябрьдә Көнбатыш илләрендә, зурлап, Хэллоуин бәйрәмен уздыралар. Ирландия һәм Шотландия территориясендә яшәгән борынгы кельтлар традициясенә барып тоташкан бу бәйрәм узган гасырның 90нчы елларында акрынлап Россиягә дә үтеп керә башлады. Бүген инде ул яшьләрнең иң яраткан бәйрәмнәреннән берсенә әверелеп бара… Шулай да күпләр Хэллоуин дигән “кабак бәйрәме”н кабул итми. Мин дә әлеге бәйрәмгә каршы булучылар рәтеннән.
Һәр бәйрәм нинди дә булса традицияләргә нигезләнә, йә булмаса дәүләт тарафыннан билгеләнә. Хэллоуинда исә мөселманнарның да, православие дине вәкилләренең дә традицияләре сизелми. Ул дәүләт бәйрәме дә, безнең җирлектә барлыкка килгән тарихи бәйрәм дә түгел. Шуңа күрә бездә Хэллоуинны билгеләп узуны кирәк, дип тапмыйм.
Кызганычка, яшьләр дә үзебезнең бәйрәмнәрдән ләззәт тапмыйча, читтән кергәннәренә өстенлек бирә. Тик бу бәйрәм ниндидер җыелма, ясалма субкультуралар барлыкка китермәсме икән дигән шик тә туа.
Дөнья болай да тыныч түгел. Хэллоуин шаукымы белән яшьләргә конфет дип наркотигын да таратырга мөмкиннәр. Бу бәйрәм, гадәттә, эчүгә корылган була. Аек кеше алай акылдан язган сыман юләрләнеп йөри алмый.
Хэллоуин психиканы да боза. Ниндидер җен-пәридән түгел, Аллаһы Тәгаләдән куркырга кирәк.
Дин, гомумән, сихерче, албасты, шайтан, җен-пәриләргә каршы. Әлеге тискәре затларга атап уздырылган бу бәйрәм, тора-бара сихерче, җен-пәриләрнең тормышыбызда популярлашып китеп, кешеләрнең аларга уңай карый башлавына китерергә мөмкин. Шуңа күрә дә без бу бәйрәмгә каршы булырга тиешбез! Минемчә, Хеллоуин бәйрәменә багышланган татар дискотекаларын оештыручыларны штрафка тарта башласыннар иде!..
…Ирланд легендасына караганда, Джек исемле эчэргэ һәм азарт уеннар яратучы фермер ике тапкыр Шайтанны алдый. Ә үлгәч ул гонаһлары аркасында оҗмахка эләкми, ә Шайтан аны исән вакытында ук Тәмугъка алмаска вәгъдә иткән була. Шуңарга ул башка вакытын эчендә утлы күмер салынган ташкабак баш белән җир йөзендә йөрергә тиеш була. Хәзер мондый кабак башларны Джек уты дип атыйлар. 1 ноябрьгә каршы төнне берәр тәрәзәдән ут күзле ырҗаеп торган баш күрсәгез, аптырамагыз, бер юнсезе, Хэллоуин билгели, димәк.
Исемем редакция өчен генә.
Редакциядән. Берәүләр Хэллоуинны Көнбатыш мәдәниятен кабатлау дип санаса, икенче берәүләр әлеге бәйрәмне Аллаһы Тәгалә урынына шайтанга табындырган “пәри туе” буларак кабул итә.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Ә сез ничек уйлыйсыз: безгә Хэллоуин кебек бәйрәмнәр кирәкме?
Просмотров: 2570
ВИДЕО С «ТАТАРСКОЙ» ДИСКОТЕКИ: http://vk.com/video21002170_171472085
После таких сатанинских праздников как правило следует ожидать всплеск трагических смертей, странных заболеваний и душевных расстройств среди молодежи… Ходайнын каргышы озак коттертми. Йа Раббым яшьлэребезгэ тэуфик хидаят биреп тугры юлга кундерсэ иден. бу адэм сурэтле шайтаннарнын бозыклык хэм явызлыгындын сакласа иден.
коточкыч! Мескен татар теле!
Татарский Хэллоуин-бред…
Куда мы катимся?!???!
Докатились, татарский хэллоуин. Facepalm
Перенимают всякую дурь.Если в язычество потянуло,пусть культ Тенгри изучают.Зачем кельтские праздники?К своим истокам надо идти.
Женем сэйми чит бэйрэмнэрне. Мин патриотка.
яшь чакта шундый куркынычлар кызык бит ул… Шулай булгач Хеллоуинны нигэ уткэрмэскэ?