Самарның Җәмигъ мәсҗиде җитәкчеләренә бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез

c3da3852Мин — Исламия Зәбирова — Самар шәһәренең Киров районы инвалидлар җәмгыяте әгъзасы. Безнең оешмада бик күп инвалидлар теркәлгән. Шуларның 46сы — мөселманнар. Алар арасында дүрт бала да бар.

Изге Корбан ае алдыннан мин Самарның Җәмигъ мәсҗиде мәхәлләсенең рәисе Җәүдәт Шараповка барып, аңа үзебезнең җәмгыятебез турында сөйләдем. Мөмкин булса, корбан итен безнең оешманың мөселман әгъзаларына да тарату турында сорадым. Мине дикъкать белән тыңлап, бик теләп булышырга ризалаштылар. Миңа тик аларның исемлеген генә китерергә куштылар.

Әйтелгән көнгә мин исемлек белән мәсҗидкә килдем. Мине яхшы каршы алып, 46 кешелек корбан ите биреп, үз машиналарында аны җәмгыятебез бинасы урнашкан йортка илтеп үк куйдылар. Бу эшне башкарырга Илнур хәзрәт Сабиров һәм Әлфия Морзакаева ярдәм иттеләр.

Һәрбер инвалидка шалтыратып хәбәр иттек. Кайсылары үзләре, кайсыларының туганнары килеп алды. Ә кайберәүләренә үзебез илтеп бирдек. Алар бик канәгать булып, олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Инвалидлар җәмгыяте әгъзалары, оешманың җитәкчесе Валентина Королева исеменнән Самарның Җәмигъ мәсҗиде җитәкчеләренә, корбан ите биргән кешеләргә бик зур рәхмәтләребезне җиткерәм.

Киров районының инвалидлар җәмгыяте әгъзасы Исламия ЗӘБИРОВА.

«Сәлам».

 

Просмотров: 1502

Комментирование запрещено