Айдар Галимовның концерты искеткеч шәп булды! (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-DSC_0253Гастрольләр белән илебез шәһәрләре буйлап сәяхәткә чыккан Айдар Галимов үткән җомга кичендә Самарда булып китте. Артист якташларыбызга «25 ел сезнең белән. Яңа сулыш» дип аталган юбилей концерт программасын тәкъдим итте.

Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Айдар Галимовның концертында сәхнәдән яңа җырлар да, 25 ел дәвамында башкарылганнары да яңгырады. Халык артистның һәр чыгышын дәррәү кубып, көчле алкышлар белән каршылады, үзен чәчәк бәйләмнәренә, Самар кәнфитләренә күмде. «Самара — щедрая душа», — дип моңа комментарийлар биреп торды җырчы.

Сәхнә бик зәвыклы итеп бизәлгән, арткы пәрдә урынына зур экран урнаштырылган иде. Һәр җырның эчтәлегенә туры килерлек күренешләр экранда да яктыртылып торды. Анда барлык җырларның исемнәре һәм авторлары да язылып барды. Бу яңа композицияләрне тулаемрак кабул итәргә мөмкинлек бирде.

1-DSC_02061-DSC_0210 1-DSC_0212 1-DSC_0218 1-DSC_0219 1-DSC_0224 1-DSC_0239 1-DSC_0248 1-DSC_0250 1-DSC_0252 1-DSC_0253Тамашаны алып баручы конферансьелар булмады, шуңа да тамашачыларны кем дә озын-озак сөйләп ялыктырмады, программа үзеннән-үзе билгеле сценарий буенча акты.

Җанлы, моңлы җырлар бәйләменнән торган программа, гомумән, яшәеш һәм тормыш темаларына багышланган иде. Башкортостан җирендә гомер итүче җырчының концертында, гадәттәгечә, башкорт телендәге җырлар да яңгырады.  Аларны  Айдар Галимов үзе  һәм яшь җырчылар Руслан Габбасов, Зилия Вафиева башкардылар. Яшьләр Айдарның 25 ел дәвамында башкарган хитларыннан торган попурины да җырлап үттеләр.

1-DSC_0262Яңалык буларак, Айдар Галимов быелгы концертында үзе дә өздереп баянда уйнап җырлады, аннан моңа кадәр беркайда һәм беркемгә сөйләмәгән яшьлек чорындагы вакыйганы искә алды. Студент елларында ул дусты белән Уфаның 3 тугыз этажлы тулай тораклары каршында баянда уйнап-җырлап, концерт күрсәткән.

1-DSC_0259- Хатын-кызлар яши торган тулай торакларның балконнары шыгрым тулы булды, гүзәл затлар безне алкышларга күмделәр. Бу тамашабыз ничек тәмамланды, дисезме? Милиция килеп, мине һәм дустымны машиналарына утыртып, алып киттеләр, - дип көлде артист.

- Бу тамашабыз минем беренче «концертым» булды, әлеге вакыйганы һич онытырлык түгел, — диде җырчы тулган күзләрен дә сөртеп.

Гомумән, Айдар концерт дәвамында яшьлек елларын искә алды.

- Рәхәт яшәдек, мөнәсәбәтләрләр башкачарак иде ул елларда… Ипотека дигән сүзләр булмады, дәүләт безне кайгыртты… «Коммуналкаларда» көн күрдек, кызык иде… Бүген тормыш куып яшәргә мәҗбүрбез, — дигән фикерләре дә яңгырады аның.

1-DSC_0264 1-DSC_0266Самар тамашачысы, һәрвакыттагыча,  «Айдар» театр-студиясенең егет-кызлары тәкъдим иткән үзенчәлекле биюләрне дә яратып кабул итте. Гомумән, бу программа тамашачыны битараф калдырмады, якты һәм матур хисләр генә уятты яраткан җыр­чы­бызның Самар тамашачысына бүләк иткән концерты. Тамаша тәмамлангач та, әле озак кул чабып озаттык артистларны, алардан һич аерыласы килмәде.

Залдан чыкканда таныш-белешләребездән “Концерт ничек?”, – дип сораштырмый булдыра алмадык. Һәрберсе “Искеткеч шәп булды!” – дип җавап бирделәр.

samtatnews.ru

Просмотров: 2001

3 комментариев

  1. Флорида Стильно! Красиво! Современно! Динамично! Со вкусом! Ничего лишнего! Концерт очень понравился! в пишет:

    Стильно! Красиво! Современно! Динамично! Со вкусом! Концерт очень понравился!

  2. Очень замечательный концерт

  3. Присоединяюсь отличный был концерт, очень понравилось