“Ак торналар” артыннан

Розалия ӘБҖӘЛИЛОВА Гакыйль СӘГЫЙРОВның тор¬мыш юлы һәм иҗаты ту¬рында сөйли.

Розалия ӘБҖӘЛИЛОВА Гакыйль СӘГЫЙРОВның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйли.

22 октябрьдә Россиядә “Ак торналар бәйрәме”н билгеләп үттеләр. Дагыстан шагыйре Рәсүл Гамзатов инициативасы белән 1986 елда гамәлгә кертелгән шигърият бәйрәме халыкара дуслыкны ныгыту, сугыш кырларында ятып калган солдатларны искә алу чарасы булып хезмәт итә. Бу көнне Дагыстан һәм Россиянең атаклы шагыйре туган Цада авылында илебезнең төрле почмакларыннан танылган шагыйрьләр һәм язучылар җыелып, бик матур әдәби кичәләр уздыралар. Россиянең башка шәһәр һәм авылларында уздырылган шигърият кичәләрендә дә төрле чорда иҗат иткән шагыйрьләрнең иҗат җимешләре яңгырый. 

Самараның Ветераннар сараенда да “Ак торналар бәйрәме” ел саен үткәрелеп килә. Быел ул аеруча кызыклы, йөрәкләргә үтеп керердәй итеп төзелгән иде.

Аның оештыручысы һәм алып баручысы – Самара дәүләт университеты укытучысы, Рәсүл Гамзатов исемендәге шигърият үзәге җитәкчесе Геннадий Матюхин төбәгебезнең мордва, татар, чуваш үзәкләре белән элемтәгә кереп, тамашачыларны җирле милли шагыйрьләр белән таныштырырга теләве турында хәбәр иткәч, Самараның “Ялкынлы яшьлек” татар җыры, бию һәм шигърият ансамбле җитәкчесе Илгиз Колючев, “Масторава” мордва милли үзәге җитәкчесе Вера Алексеева һәм “Уяр” чуваш милли үзәге җитәкчесе Мария Ахримова дәртләнеп эшкә алындылар.

Татарларның чыгышы озак еллар Кошки районының Иске Фәйзулла авылында яшәгән каһарман шагыйребез Гакыйль Сәгыйров иҗатына багышланган иде. “Ялкынлы яшьлек” ансамбле артистлары Розалия Әбҗәлилова һәм Фәнил Зыятдинов якташыбызның аянычлы язмышы турында сөйләделәр, шигырьләрен укыдылар һәм аның шигырьләренә язылган җырларны башкардылар.

Дагыстан егете Магомед САИДОВ якташы Рәсүл ГАМЗАТОВ шигырьләрен укый.

Дагыстан егете Магомед САИДОВ якташы Рәсүл ГАМЗАТОВ шигырьләрен укый.

Мордва үзәге җитәкчесе Вера Алексеева исә Кинель районының Большой Толкай авылы кешесе, “Масторава” мордва милли җәмгыятен оештыручыларның берсе — Чеслав Журавлев иҗаты белән таныштырды, ә чувашларның “Уяр” ансамбле Шенталы районының Каменка авылында яшәгән Стихван Шавлы иҗатына мөрәҗәгать итте. Шагыйрьләрнең залда утыручы милләттәшләре һәр чыгышка шаулатып кул чаптылар, ә Гакыйль Сәгыйровның язмышы турында беренче тапкыр ишетүчеләр елап та алдылар. Бу шагыйрьләрнең икесе Гакыйль Сәгыйров һәм Стихван Шавлы ак торналар артыннан очып киткән изге җаннар инде. Ә шигырьләре халык күңелендә һаман яши.

Кичәнең икенче өлеше тулысынча Рәсүл Гамзатов иҗатына багышланган иде. Офицерлар йортындагы “Ватан” (“Отечество”) түгәрәгендә шөгыльләнүче яшүсмерләр Рә¬сүл Гамзатовның “Пришла пора задуть огни селений”, “Покарай меня, край мой нагорный”, “Тик-так”, “Орлы в Гуниве”, “Следующий” шигырьләрен сәнгатьле башкарып, күңел ялкыны, күзләр очкыны, яшьлек дәрте белән тамашачы күңелен яулый алдылар.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
 «Бердәмлек».

Просмотров: 1417

Комментирование запрещено