Самолетта булган «төп пассажиры»ның да гәүдәсе табылган… (Үлгән пассажирларның туганнары катнашында ТВ-тапшыру)

regnum_picture_144644128447943_big31 октябрьдә, Шарм-эш-Шейхтан очып китеп, Синай ярымутравында һәлакәткә очраган Airbus A-321 самолетының иң кечкенә пассажирының да үле гәүдәсе табылган.

Дарина Громовага 10 ай гына булган. Ул Мисырга әти-әнисе – Татьяна һәм Алексей Громовлар белән барган. Бортта иң кечкенә бала булганлыктан, әнисе аны «главный пассажир», дип атаган. Ул кызның фотосын «Instagram»га урнаштырып, шулай, дип язып куйган.

Әбисенең Даринаны һич кенә дә Мисырга җибәрәсе килмәгән, әти-әнисе ял иткән арада үзе карап торырга да тәкъдим итеп караган. Кызганыч, әти-әнисе ризалашмаган…

Бер бортпроводник сәер төш күргәннән соң «Когалымавиа»дан киткән булган. Кичә НТВда чыккан «Говорим и показываем» тапшыруын карагыз:

Intertat.ruМатбугат.ру.

 

Просмотров: 1370

Комментирование запрещено