Мөселман — мөселманга туган

onkologiyaМәчәләйдән китеп Самарда эшләүчеләр күп. Алар күршеләренә, туганнарына даими ярдәм итеп яшиләр.

Әхмәдулла кызы Лилия Шаһвәлиева онкологиядә эшли. Бик уңган, тере, ярдәмче кеше. Үзләренең бүлегендә ул дәрәҗәле белгеч булып санала. Шуңа да аның белән киңәшәләр, бергә эш алып баралар.

Мөдәррис углы Фәрит белән Әхмәдулла кызы Лилиягә, аларның уллары — Рөстәм белән Илдарга зур бәхетләр теләп калам.

Онкология — шифаханә түгел. Авыр хис белән киләләр. Тирә-юн мохит тә шул тойгыны көчәйтә әле.
Менә шул вакытта миңа авылдашларым нык терәккә әйләнделәр.

Рәхмәт сүзләремне Сарыйм кызы Гөлиягә, Абдулла кызы Сөләймановага, Хәдичәгә җиткезәм. Авыр вакытта авылдашларың белән очрашу күңелләрне күтәреп җибәрә. Аларның ярдәмен мәңге онытмам. Аллаһы Тәгалә аларга да мохтаҗ вакытларында ярдәм күрсәтеп торсын.

Мөселман мөселманга туган. Ул аны җәберләми. Ярдәмсез калдырмый. Үзенең туганына мохтаҗ вакытында булышучыга Аллаһы Тәгалә үзенә дә ярдәмен күрсәтәчәк.

Мөселман нинди генә булса да, кайгысыннан коткаручыны Аллаһы Тәгалә үзен дә кыямәт утыннан пәрдәләячәк.

«Мөселман кешесе үз кардәшенә ярдәм итсә, кайда торса да, ун ел буена гыйбадәт кылучыдан да яхшырак», дип әйтеп калдырган бит Пәйгамбәребез Мөхәммәд(с.г.в.)

Шамил МАМЫШЕВ.
Мәчәләй авылы.

«Сәлам».

Просмотров: 1365

Комментирование запрещено