Посетителей туристической выставки World Travel Market в Лондоне заманивают к стенду Казани треугольниками и чак-чаком (ВИДЕО)/ Казан Лондонны шаккатыра!

2011_WTM_ImageВ Лондоне на международной туристической выставке  World Travel Market-2015 презентуют туристический потенциал Казани. Помимо столицы РТ, Россию на выставке представляют Москва и Санкт-Петербург.

Казань впервые представлена на выставке отдельным от республики стендом. Представители делегации в национальных костюмах, встречают посетителей, угощают их традиционными татарскими блюдами: треугольниками, чак-чаком и татарским чаем, сообщает пресс-служба мэрии Казани.

«Мы немного ушли от стандартной презентации только туристического потенциала и расширили спектр интересных моментов, которые мы можем представить посетителям выставки, — рассказала заместитель главы муниципального образования Казани Евгения Лодвигова. – Мы говорим о том, что Казань – это не только город, в котором можно приятно отдохнуть, также это город для делового туризма, город спорта, который при этом славится своей научной историей. Презентуя Казань, которая уже стала известной среди иностранных туристов, мы рассказываем о самых разных направлениях развития нашего города».

По словам участников выставки, узнаваемость столицы Татарстана благодаря чемпионату мира по водным видам спорта FINA-2015 и Универсиаде для туристов значительно возросла. В частности, специалисты из Ростуризма подтверждают, что Казань сделала огромный рывок в развитии туризма. Если раньше иностранцы знали в основном только Москву и Санкт-Петербург, то теперь нашу страну достойно представляют уже три города, в числе которых есть и Казань.

World Travel Market ежегодная международная туристическая выставка в Лондоне, в этом году проходит со 2 по 5 ноября.  Каждый год ее посещают около 50 тыс. представителей турбизнеса.

business-gazeta.ru

* * *

Лондонда Казанның туристлык потенциалын тәкъдим итәләр. Әлеге шәһәрдә икенче көн рәттән “World Travel Market-2015” дигән халыкара туристлык күргәзмәсе эшли. Быелгы чарада Россиянең өч шәһәре – Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан катнаша.

Татарстан башкаласы күргәзмәдә беренче тапкыр катнаша һәм ул аерым стендта тәкъдим ителә, дип хәбәр итә мэриянең рәсми порталы. Республика стенды беренче көннән үк шактый күп кунаклар игътибарын җәлеп иткән. Кичә күргәзмә туризм өлкәсендәге белгечләр өчен ябык режимда үткәрелүгә карамастан, Казанга булган игътибар һәм кызыксыну кичкә кадәр кимемәгән.

“World Travel Market” – сәяхәт буенча дөнья индустриясендә иң мөһим вакыйга. Икътисади шартларның авыр булуына карамастан, күргәзмәне оештыру дәрәҗәсе башка еллардан бер дә калышмый. Һәр ил стендларын бизәү барышында яңа оригиналь үзенчәлекләр уйлап тапкан, үз милли колоритлары белән катнашучыларның игътибарын җәлеп итәргә тырыша. Бу юнәлештә Татарстан башкаласы да башкалардан калышмый: Казан стенды белән кызыксынучыларны делегация вәкилләре бик кунакчыл рәвештә милли киемнәрдән каршы ала, аларга милли татар ризыклары — өчпочмак, чәк-чәк, татар чәен тәкъдим итә.

“Без туристлык потенциалын стандарт тәкъдим итү юлыннан бераз читкә киттек. Кызыклы вакыйгалар спектрын киңәйттек, — дип сөйли Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова. – Без, Казан – ул рәхәтләнеп ял итү урыны гына түгел, шулай ук эшлекле туризм, спорт шәһәре дип тә сөйлибез. Шәһәребезнең зур фәнни тарихка ия икәнлеген әйтеп үтәбез. Чит ил туристлары арасында инде танылу тапкан Казанны тәкъдим итү барышында шәһәребез үсешенең төрле юнәлешләре турында мәгълүмат җиткерәбез”.

Күргәзмәдә катнашучылар билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласын масштаблы вакыйгалар – спортның су төрләре буенча FINA-2015 дөнья чемпионаты һәм Универсиада-2013 аша беләләр икән. Шулай итеп, Ростуризм белгечләре Казан туризм үсешендә гаять алга китте дип саныйлар. Элегрәк чит ил туристлары нигездә Мәскәү һәм Санкт-Петербургны гына белсәләр, хәзер инде безнең илебезне лаеклы рәвештә араларында Казан да булган өч ил тәкъдим итә дип билгелиләр.

Россия Мәдәният министрлыгының туризм буенча федераль агентлыгы экспертлары фикеренчә, әлеге башлангычны саклау өчен нәкъ менә шундый чараларда катнашырга кирәк тә инде. Казанга шулай ук вакыйгалы туризмны үстерүне дәвам итү бурычы йөкләнгән. Вакыйга нәтиҗәсендә шәһәргә күпсанлы туристлар килә, шәһәр зур танылуга ирешә.

Бүген Лондонда күргәзмәнең икенче көне үтә, биредә инде теләге булган һәркем катнаша ала. Казан делегациясе составында турагентлык һәм шәһәр отельләре вәкилләре дә бар. Алар кызыксынган катнашучыларга үзләре турында мәгълүмат җиткерәчәкләр.

“Хәзер икътисадның иң өстенлекле секторларының берсе – ул туризм. Әлеге тармак үсешенә басым ясау безнең көннәрдә бик кирәкле эш. Кризис булуына да карамастан, шәһәр бюджетына материаль чараларны җәлеп итүдә ул начар нәтиҗәләр бирми, күпсанлы эш урыннары китереп чыгара, — дип фикере белән уртаклашты Евгения Лодвигова. – Тулаем алганда, республикада һәм шәһәребездә туризм үсешенә басым ясала, мондый күргәзмәләрдә катнашу – әлеге максатка ирешү юлында тагын бер кирәкле адым”.

intertat.ru

КОНТЕКСТ:

Казань представят на Всемирной туристской выставке

Просмотров: 1237

Комментирование запрещено