Серле дөнья…

Яктылык библиотекаУкучыга сыйфатлы белем бирү өчен бүгенге мәктәпләргә бик зур таләп куела: яхшы бинасы, стандартлар буенча җиһазландырылган спорт залы һәм төрле кабинетлар булдырылырга тиеш. Болардан тыш, мәктәп китапханәсе дә укучыларны белемле итүдә зур роль уйный. Без бу турыда Самараның “Яктылык” татар мәктәбе китапханәчесе Лия ГАЛИМОВА белән сөйләштек.

- Мәктәп китапханәсен укучыларның һәм укытучыларның иң зур ярдәмчесе дип әйтер идем мин. Биредә күпме мәгълүмат, аң-белем тупланган.

- “Яктылык” мәктәбенең китап фонды бай, укучылар, укытучыларны уку әсбаплары белән тулысынча тәэмин итәбез. Татар теле һәм әдәбияты, “Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезе” (“Основы духовно-нравственной культуры народов России”) дәреслекләре белән безгә Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы ярдәм итә, аларны безгә Казан бушлай бирә.

Китапханәбездәге күптөр¬ле сүзлекләр, методик әсбаплар, стендлар укучыларга ярдәмче булып тора. Өлкәбездә татар телендә нәшер ителүче көндәлек матбугатны да яздырып алабыз. Аларны укыр өчен биредә уңайлы уку залыбыз бар.

- Бүгенге заман балалары китапханәгә йөрергә бик яратмый. Мәктәп программасы буенча бирелгән әсәрләрне дә хәзер бик популяр булган электрон китаптан гына укый. Сез бу турыда ни уйлыйсыз?

- Хәзер техника, компьютер заманы булуга карамастан, “яктылык”лылар китапханәгә бик теләп йөри. Укучыларыбыз рус, татар язучыларын да бертигез яратып укыйлар.

Ә электрон китапка килгәндә, аны дәреслек урынына файдалануны хуплыйм, чөнки укучыларга көн саен 5 — 6 китап салган сумка күтәреп йөрүе чынлап та авыр.

Шәхсән үзем әдәби әсәр¬ләрне электрон китаптан укырга яратмыйм. Чөнки кәгазь китапны ачып уку — үзе бер серле әкият сыман. Әйтерсең лә, ул безнең белән сөйләшә, серле бер дөньяга алып кереп китә һәм аның беренче битеннән төп геройлар белән вакыйгалар өермәсенә кереп чумасың.

- Балаларда китап укуга кызыксынуны ничек уятырга?

- Китап укуны яшьтән тәрбияләргә кирәк. Шуңа да мин мәктәбебезнең 1 — 4 сыйныфларында укучылар өчен түгәрәкләр оештырып, бу юнә¬лештә зур эш алып барам.

Өйдә дә вакыт табып, балалар белән әкият, кызыклы хикәяләр укырга кирәк. Һәр бала әнисенең матур рәсемле, ачык төсләр белән бизәлгән китаптан әкият укыганын йотлыгып тыңлый, исендә калдыра. Бу ата-ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләрне дә ныгыта, китап укуга да кызыксыну тудыра.

Балалары белән бергәләп район китапханәсенә йөргән гаиләләрне күрү аеруча куандыра. Китапханә — ул бит үзе бер серле дөнья, рухи мирасыбызны буыннан-буынга тапшыручы, бала күңеленә иң тәүге милли хисләр салучы мәгърифәт йорты. Моны без һәрвакыт истә тотарга тиеш.

Әңгәмәдәш — Алия АРСЛАНОВА.
 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1511

Комментирование запрещено