Миңнеханов Болгарда ислам академиясенә һәм Казан изге ана иконасы чиркәвенә нигез ташы салу фәрманын имзалады.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русиядә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, Болгарда ислам академиясенә нигез ташы салу һәм Казан изге ана иконасы чиркәвен яңадан төзү турында фәрман имзалады.
Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул итүне бәйрәм иткәндә, 2016 елның 21 маенда Болгарда ислам академиясенә нигез ташы салыначак. Болгар ислам академиясе – фәнни-мәгариф һәм рухи-мәгърифәт үзәге Татарстан һәм Русия мөселманнары диния идарәләре тәкъдиме белән ачылды.
Болгар ислам академиясенең бинасы әлегә проект хәлендә генә булса да, бу академия кысасында беренче чаралар оештырыла башлады инде. 8 октябрьдә Болгарда «Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында мөселман дини тәгълиматы» дигән халыкара конференция үтте. Аның эшендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Казан изге ана иконасы чиркәве дингә каршы көрәш барганда җимерелә һәм хәзер аның урынында бушлык. Иконаның Казанда 1579 елда янгыннан соң табылган көненә туры китереп чиркәүгә нигез ташы 2016 елның 21 июлендә салыначак.
* * *
Президент РТ Рустам Минниханов вчера подписал указ о создании Болгарской исламской академии и воссоздании Собора Казанской иконы Божией Матери.
Кабинету министров РТ до 31 декабря 2015 года поручено разработать и утвердить план мероприятий по созданию академии и воссозданию собора, «в том числе предусмотреть организацию мероприятий по закладке памятного камня на месте создания Болгарской исламской академии — 21 мая 2016 года, в День официального принятия ислама Волжской Булгарией, и предусмотреть организацию мероприятий по закладке памятного камня на месте возрождаемого Собора Казанской иконы Божией Матери — 21 июля 2016 года, в день обретения Казанской иконы Божией Матери», говорится в тексте документа.
Просмотров: 1616